
- •2. Лера Шагыйрьҗанның “Кызык та, рәхәт тә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан шагыйрегез турында сөйләгез.
- •Билет №2
- •1. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Резедә Вәлиеваның “Бу класста ни булган?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №3
- •1.Шагыйрә Резедә Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Әминә Бикчәнтәеваның “Сөйкемсез песи” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
- •Билет №4
- •Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Ләбиб Леронның “Хәерле иртә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
- •Билет №5
- •1. Язучы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гөлшат Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезгә ошаган әсәр турында сөйләгез.
- •Билет №6
- •1.Язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Роберт Миңнуллинның “Исәнме мәктәп” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
- •Билет №7
- •Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Фәнис Яруллинның “Укыр идем бишкә генә” шигырен сәнгатьле укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Бер татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез. Кызыл әтәч
- •Билет №8
- •Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор). Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)
- •Билет №9
- •1. Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Шәүкәт Галиев “Шауламагыз, әти йоклый!” шигырен укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №10
- •1.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Һади Такташның “Мокамай” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
- •Билет №11
- •Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Энҗе Мөэминованың “Укытучыма” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
- •Билет №12
- •1.Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Муса Җәлилнең “Кичер илем” сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
- •Билет №13
- •Бәйрәмнәр турында сөйләгез.
- •2. Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез. Кызыл әтәч
- •Билет №14
- •Укытучы һөнәре турында сөйләгез. Сезгә укытучылардагы нинди сыйфатлар аеруча ошый?
- •2. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
- •Билет №15
- •Татарстанның башкаласы турында сөйләгез.
- •2. “Мин Казанга керәм поезд белән” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •Билет №16
- •1.Үзегез яшәгән җирегез турында сөйләгез.
- •2. Рафис Корбанның “Партадаш” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.
- •Билет №17
- •Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
- •Билет №18
- •Шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Шәүкәт Галиевның “Курыкма, тимим!” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
- •Билет №19
- •Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Гөлзадә Әхтәмованың “Тәрҗемәче” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор). Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)
- •Билет №20
- •Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
- •2. Фәнис Яруллинның “Ялкау ялы” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
- •3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
Татар әдәбиятыннан
“Татарча да яхшы бел” укыту методик комплекты буенча өйрәнүче
9 нчы класс укучылары өчен (рус төркеме)
имтихан билетлары үрнәкләре
Билет №1
1.Язучы Ләбиб Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Лера Шагыйрьҗанның “Кызык та, рәхәт тә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегезнең яраткан шагыйрегез турында сөйләгез.
Билет №2
1. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Резедә Вәлиеваның “Бу класста ни булган?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез.
Билет №3
1.Шагыйрә Резедә Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Әминә Бикчәнтәеваның “Сөйкемсез песи” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
Билет №4
1. Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Ләбиб Леронның “Хәерле иртә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
Билет №5
1. Язучы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Гөлшат Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегезгә ошаган әсәр турында сөйләгез.
Билет №6
1.Язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Роберт Миңнуллинның “Исәнме мәктәп” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
Билет №7
1. Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Фәнис Яруллинның “Укыр идем бишкә генә” шигырен сәнгатьле укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Бер татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез.
Билет №8
1. Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор).
Билет №9
1. Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Шәүкәт Галиев “Шауламагыз, әти йоклый!” шигырен укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез.
Билет №10
1.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Һади Такташның “Мокамай” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегезнең яраткан язучыгыз турында сөйләгез.
Билет №11
1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Энҗе Мөэминованың “Укытучыма” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
Билет №12
1.Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Муса Җәлилнең “Кичер илем” сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
Билет №13
1. Бәйрәмнәр турында сөйләгез.
2. Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халык әкиятенең эчтәлеген сөйләгез.
Билет №14
1. Укытучы һөнәре турында сөйләгез. Сезгә укытучылардагы нинди сыйфатлар аеруча ошый?
2. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгез.
Билет №15
1. Татарстанның башкаласы турында сөйләгез.
2. “Мин Казанга керәм поезд белән” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
З. Үзегезнең яраткан шагыйрегез турында сөйләгез.
Билет №16
1.Үзегез яшәгән җирегез турында сөйләгез.
2. Рафис Корбанның “Партадаш” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез.
Билет №17
1. Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Казанның истәлекле урыннары турында сөйләгез.
Билет №18
1. Шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Шәүкәт Галиевның “Курыкма, тимим!” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының берничә мәкален әйтеп бирегез.
Билет №19
1. Язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Гөлзадә Әхтәмованың “Тәрҗемәче” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Татар халкының атаклы шәхесләре турында сөйләгез (галим, рәссам, композитор).
Билет №20
1. Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
2. Фәнис Яруллинның “Ялкау ялы” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
3. Хәзерге заман шагыйренең шигырен яттан сөйләгез.
Билет №1
1.Язучы Ләбиб Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ул 1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан ул балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында һәм балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» дигән шигырьләр җыентыгы (1988), «Транзистор үч ала» дигән шаян хикәяләр (1989), «Тәгәрмәчле чана» дигән әкиятләр (1993), «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, җырлар, пьесалар авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы»), лирик-пуб-лицистик шигырьләр («Сине генә сөям»), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.
Аның «Күрше тавыгы» җыентыгы «Ел китабы — 1990» бәйгесендә икенче урынга лаек була, ә 1995 елда беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы өчен I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.
2. Лера Шагыйрьҗанның “Кызык та, рәхәт тә” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Җәй көне җылы да,
Кызык та, рәхәт тә.
Җәен бик күңелле
Булды шул Әхәткә.
Җәй үтте, көз җитте,
Башланды укулар.
Башланды... «ике»ле
Алудан куркулар...
Укырга, язарга,
Санарга, уйларга.—
Ай-һай эш күп хәзер,
Вакыт аз уйнарга.
Рәсемнәр, җөмләләр,
Мисаллар, мәсәлләр...
Китапта күп икән
Белмәгән нәрсәләр...
Тыңласаң, аңласаң,
Исеңдә калдырсаң,
«Сөйлимме үзем?» - дип,
Гел «биш»ле алырсың.
Дәресен шәп белгәч
Курыкмый Әхәт тә.
Тырышып укысаң,
Кызык та, рәхәт тә.
1. Җәй көне Әхәткә ни өчен рәхәт?
2. Уку башлангач, ул нәрсәдән курка башлый?
3. Ни өчен хәзер аның вакыты аз?
4. Аның нинди эшләре бар?
5. Дәресләрдә “биш”ле алу өчен нишләргә кирәк?
3. Үзегезнең яраткан шагыйрегез турында сөйләгез.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан соң Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли.
1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авыл» шигырьләрен бик яратып укыйлар.
Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.
Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.
Билет №2
1. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.
Гөлшат Хисам кызы Зәйнәшева 1928 елньң 13 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Иске Теләнче авылында игенче гаиләсенда туган. Башлангыч белемне Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында ала, жидееллык мәктәпне Хуҗамәт авылында тәмамлый. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Югары уку йортыннан диплом алып чыккач, Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, 1952-1963 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор вазифаларын башкара. 1983 елдан Гөлшат Зәйнәшева эшчәнлеген иҗатка гына багышлый.
Аның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре илленче еллар ахырында күмәк жыентыкларда басылып чыгалар. Г.Зәйнәшева бигрәк тә жыр жанрында актив ижат итә.
Әдиби каләмен драматургия өлкәсендә дә сыный. Аның «Бәхет кошым», «Кем гүзәл?», «Рамай» h.6. пьесалары языла. Г.Зайнашеваның соңгы елларда ул «Тузган тораклар бетсен!», «Күктән төшкән кияү», «Язмышлар һәм ялгышлар», дигән пьесалар язды.
Татар жыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г.Зәйнәшевага 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Татар шигьриятен үстерүгә зур өлеш керткән әдибә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге нә ия булды.
Г.Зәйнәшева 1969 елдан СССР Язучылар берлеге әгьзасы иде.
Г.Зәйнәшева 2005 елда үлә.