
17 Нчы билет
1.Рәссам Лотфулла Фәттахов 1918 елда Новогород өлкәсенең Анда авылында туа. Башлангыч белемне авылында ала,. 1940 елда Казана сәнгатҗ училищесын тәмамлый. Тиздән Лотфулла Фәттахов фронтка китә. Лотфулла Фәттахов-тематик картина жанрында аеруча зур уңышларга ирешкән рәссам. Аның әсәрләрендә халык тормышы яктыртыла. “Игеннәр өлгерде” (1952), “Күчмә лабораториядә” (1954), “Туган ил турында җыр”, “Яшьлек” (1955), “Әни күрмәгәндә”, “Толя”, “Сабантуй” һәм башка зур әсәрләре белән Лотфулла Фәттахов татар сәнгатенә зур өлеш кертә. 1951 елда Л.Фәттахов СССРның Дәүләт премиясе бирелә, ә 1958 елда ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемндәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2.Бу шигырь укытучылрга багышланган. Бу шигырьдә Фәнис Яруллин укытучылар турында язган, аларның авыр хезмәтләре турында. Алар дөньяда иң сабыр кешеләр. Миңа укытучыларда сабырлык, кешелеклек, толерантлылык сыйфатлары охшый. Мәсәлән безнең мәктәптә шундый сыйфатларга хас укытучылар бар.
18Нче билет
1.
2.Дөнь мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы?-
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
-Кайт!..-дип, хатлар килделәр.
Юллар...озын иделәр...
Кайттым.
-Бусы-алкалары,
Бусы-кабере...-диделәр.
Әгәр тагын килсәләр:
-Сау!-дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
-Шундадыр ул...-дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?-
Бәйлисе бар йөрәкне...
19 Нчы билет
1.
2.И телем, сансыз гасырна
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.
И безнең батыр телебез,
И безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәо бераз.
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
Чишмәләр исән чагында,
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?
Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барысы юлларыбыз.
Син-минем тере тарихым,
Син-минем киләчәгем,
Тик Синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
20Нче билет
1.Кармак Солтангарәйнең дусты. Кармак кәрзиннәрне бик оста итеп үрә. Солтангәрәй Кармакны уздыра алмый. Кармак бер ай системасы белән укырга өйрәнә алмый. Кармакны мастерскойда останың ярдәмчәсе итеп билгелиләр. Кармак борынын чөйми. Алар тагын да дуслашып китәләр. Кармак үзен булдыклы җитәкче итеп танытты. Повесть-эпик төрнең бер жанры яки хикәяләп язылган әдәби әсәрнең бер төре. Повестьта вакыйгалар, нигездә, туры сызык буенча үстерелә, бер-берсенә ялганган төрле вакыйгалар сүрәтләнә. Татар әдәбиятында повестьны озын хикәя дип тә йөртәләр.
2.Туган җирең-Идел буе.
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетлереңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Фәннән сине аерса да
Гасырларның афәт җиле,
Аксакалларыңдай олпат,
Акылла син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындарган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син?!
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс Тукай теле!
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире.
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
Кабатланмас үткәннәрең-
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасрлар,
Татар теле, дуслык теле.
Татар телененең язмышы әсәрдә төрле авырлакларны җиңеп чыккан тел буларак тасвирлана (“Чукынмадың татар теле, Фашистлар да җиңә алмый, Акыллы, ачык йәзле, гайрәтле, моңлы”,-дип язылган). Шагыйрь үзенең шигырендә татар телен дуслык телен дип әйткән. Мин автор белән киләшәм чыннан да татар теле дуслык теле ул. Моны төрле мисалларда күрсәтергә була. Татар тел аша без үзебезнең милләтебезнең кабатланмас тарихын өйрәнәбез. Әгәр татар телен белсәң башка төрки халыклар белән аралашып була.
21нче билет
1.
2.
22нче билет
1.
2.
23нче билет
1.
2.
24нче билет
1.
2.
25нче билет
1.
2.