
6 Нче билет
1.Илдар Юзеев 1933 елның 3 гыйнварендә Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлагачтан соң 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбият бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын ңурналистикадан башлый. Илҗдар башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Мәктәп чоры шигырьләр “Әдәби Башкортостан” журналында “Кызыл таң” газетасында басыла. Шагыйрь буларак Илдар Юзеев, 50-60нчы елларда формалаша. Ул-ике дистәдән артык поэма авторы. Шагыйрь шуннан соң язган шигырь һәм поэмаларын да (“Әнкәй”, ”Фәрит-Фәридә”, ”Язылмаган поэма”, ”Өзелмәс коллар” һ.б.) тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итә, кеше рухының боеклегенә, туган җире; һәртөрле явызлыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләре гәүдәләндерә. Шагырьнең бик күп шигырьләренә көй язылган. Халык арасында киң таралган “Яшҗ наратлар”, “Бөркет турында баллада”, “Кайтам инде” һ.б. И.Юзеев драматург буларак та таныла. Аның “Янар чәчәк”, “Кыр казлары артыннан”, “Кайтмый калсам көтәрсеңме?” пьесалары күп тапкыр куела. Анарга Муса Җәлил исемдәге республика премиясе һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе “Татарстанның атказанган сәнгать” һәм “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1993 елда И.Юзеев “Татарстанның халык шагыйре” исемнә лаек була. Шагыйрь 2004 елда Казанда вафат була.
2.Минем өчен Фәнияр бик көчле, ныклы, яшәүгә омтылып яшәгән кеше. Ул бер нәрсәдән дә курыкмады бик көчле булды. Авылда яшәп шәһәргә үк яшәргә килде. Минемчә аңа бик күп Илдус Гаделшин булышты. Ул бит аның инвалид булуына да шәһәрдән килеп янына барды. Ул анардан 5 яшкә генә олырак булды, ләкин шигырләрен укып аларны газетада язды. Больниска да әйбәт палатага урнаштырды, квартир алырга булышты. Аның шигырьләрен сатып Фәнияргә акчаларын алып килде. Шулай да больниста аңа Илсөя булышты. Ул килгәндә Фәнияргә бик күңелле була иде. Фәнияр аны бик яратты, ул аны күптәннән белә иде. Әнисе дә,Гөлсәйдә апа, үзе үзеннән булышты улына. Квартир биргәч Фәнияр белән әнисе бик шатландылар. Фәнияр институтка да керде, анда ул үзенә бик яхшы дуслар тапты, алар аңа шулай ук булыштылар. Шулай итеп Фәнияр белән әнисе яңа тормыш башладылар.
7 Нче билет
1.Т.Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Умга авылында крестьян гаиләсендә туа. Сигез яшендә Таҗи остабикәдән сабак ала, аннары мәдрәсәдә укый. Ул матур әдәбият әсәләре белән кызыксына. Шул чорда шигырьләр яза, авылдагы төрле вакыйгаларга багышлап төрле бәетләр чыгара. 1917 елда Таҗины Ижевск шәһәрендәге труппага суфлер итеп чакыралар. Ул шулай ук спектакльләрдә катнаша. Артистлык һөнәре аңа бик охшый. Армиядә хезмәт иткәндә ул драматүгәрәк оештырып спектакльләр куеп йөри. Сөңыннан аны Самара шәһәренә татар драма студиясенә укырга җибәрәләр. Театрда бик күп зшләп ул сәхнә образлары иҗат итә. 1922 елда ул “Талир тәңкә” исемле беренче драмасын яза. 1923 елда “Каһәрле мөһер” һәм 1925 елда “Наемщик” исемле пьесаларын яза. Таҗи Гыйззәт-бай әдәби мирас калдырган язучы. Ул дүрт сәхнә әсәрен яза (“Төнге сигнал”, “Изге әмәнәт”, “Чын мәххәбәт”, “Мактаулы заман”). Әдип ике тапкыр “Почет Билгелесе” ордены белән бүләкләнә (1939-1950). 1939 аны “Татарстанның атказанган сәнгатҗ эшлеклесе”, 1940 “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелә. Т. Гыйззәт 1955 елда Казанда вафат була.
2.