Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
131.07 Кб
Скачать

14 Нче билет

1.Мигазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиаөия мәктәбендә укый. Аннан соң авиаөия училиәесын тәмамлый, эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара диңгез параходчылыгында эшли, чит илләргә ййри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. 1968-1977 елларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли.

Миргазиян Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Сәүдә флотларында эшләп , ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, төрле милләт халыкларының тормышы белән таныша, төрле гыйбрәтле хәлләргә тап була.

“Безнең өй өянке астында иде...”, “Энҗе эзләүчеләр”, “Кочегар”, “Йәмәнгз сәяхәт”, “Диңгезче Хәнифә” һ.б әсәрләре- чын мәгънәсендә дөнья гизеп язылган әсәрләр.

Язучының әсәрләре ифрат кызыклы, киң мәгълүмфтлы, тирән эчтәлекле.

М.Юныс 1988 елда Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе һәм 2004 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

Соңгы елларда М.Юныс бигрәк тә публиөистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика өлкәсендә актив эшли.

13 Нче билет

1.Мирсәй Әмир 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мәләүез районы Җиргән авылында крестҗян гаиләсендә туа. 1919 ела- әтисе, 1921 елгы ачлык вакытында әнисе дә үлеп китә. Ятим малай башта туганнары гаиләсендә, аннары Эстәрлетамак шәүәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә.

1926 елда Каазнга килә, сәнгать техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында ук, ул “Кызыл яшьләр” газетасы , “Авыл яшьләре” журналында Мирсәй Әмирнең “Дуслар хәм дошманнар” исемле беренче хикәясе басылып чыга. Бу аның иҗатының башлангычы була.

193301934 елларда “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарҗ эшен башкара. 1936-1937 елларда Татарстан китап нәшриятында(Татгосиздат) редактор булып эшли.

Бу чорда ул иҗатын авыылдагы үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә. 1935 елда шул темага “Агыйдел” дигән атаклы әсәрен яза.

Сугыш чорында әдип Татарстан радиосында эшли. Аннан соң фронтка китеп, “Ватан өчен” исенедә чыга торган газета редакөиясендә дә эшләргә туры килә аңа.

Мирсәй Әмир,- проза әсәрләре язу белән беррәттән, драматургия өлкәсендә дә уңыш казанган әдип. Аның “Тормыш җыры”,”Җыр дәвам итә”, “Миңлекамал” әсәрләре татар театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барды.

М.Әмир гомеренең соңгы елларында үзәктә шәхси тормышы торган документалҗ повестҗ яза. Ул “Без бәләкәй чакларда”, “Үсә төшкәч ”,”Казан” дигән кисәкләрдән тора.

М.Әмир 1937,1961-1968 елларда Татарстан Язучылар оешмасына җитәкчелек итә.

1980 елның 1 июнендә Каазнда вафат була.

2. Сәет- 19 яшҗле урман каравылгысы,. Бик матур итеп гармунда уйный. Гореф гадәтләргә, риваятьләргә ошанмый. Туган якларына кайтмый. Сау-сәләмәт вакытта авылына кайтмый, инвалид каляскасына утыргач каны авылын,Мөнирәсен исенә төшерә. Яшлектә биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен гомер буе газапланып яши.

Мөнирә- яшҗ,матур кыз, матур җырлый , кыю эше. Бер генә атна торып калган ирен гомере беу кетә, биргән вәгъдәсенә тугры булып кала. Тормыш авыр була, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авылы, тау турында кайгырта. Нәсел кушаматы үрдәк була.

Өмет- гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә,хатынын ,балаларын җашлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала. Әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гашыйклар тавындагы күлгә су тутырырга уйлый, үрдәкләрнең кайтавын кетә.

  1. Икмәк

Яшәү чыганагы- Кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк-игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-Әни,Ватан һәм икмәк!

Бу сүзләрдә-тормыш мәгънәсе.

Бәхет,хезмәт,ирек,яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]