Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
131.07 Кб
Скачать

11 Нче билет

1.Хади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы Сыркыды авылында крестҗян гаиләсендә туа. Ул укырга –язарга башта әти-әнисеннән өйрәнә. Аннан соң авыл мәдрәсендә укый. Үсә төшкәч ,аны Пешлә мәдрәсенә бирәләр. Бу мәдрәсәдә малай тырышып укый. Шул вакытта чыккан газета-ңурналлар белән танышып барырга тырыша. Габдулла Тукай шигырьләрен яратып укый. Тормышлары авырлашып китү сәбәпле , Хади бу мәдрәсәне ташларга , Бохарага барып, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Бохарада ул белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектаклҗләрдә катнаша. 1918 елның җәендә ул,туган якларына кайтып, педагогия курсларында укый , Сыркыдыда укытучы булып эшли. Хади Такташны белемгә омтылу Оренбург шәхәренә алып килә. Монда ул “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1921 елгы ачлык вакытында Хади Ташкентка китәргә мәҗбүр була. Ул анда әдәбият укыта, “Белем йорты ” журналында ңаваплы секретарь булып эшли. 1922 елныҗ көзендә ул Казанга килеп урнаша. Татар театрында, “Чаян”, “Авыл яшҗләре”, “Азат хатын”, “Яңалиф” журналларында эшли. Х.Такташ ,барыннан да элек, шагыйрь буларак таныла. Әмма ул башка жанрларында да иҗат итә. Мәсәлән, “Күмелгән кораллар”(1927), “Югалган матурлык”(1928), “Камил”(1930) исемле драма әсәрләре , хикәяләр дә яза. Х.Такташ 1931 елның 8 декабрендә вакытсыз вафат була. Иҗаты ярты юлда өзелеп кала.

«Ояты юк сатлык юлбасарның...»

Ояты юк сатлык юлбасарның, Бүген менә йөзе ачылды. Бәясез мал — түбән, пычрак хайван Кытай байларына сатылды. Ләкин... килер бер көн, ирексез Кытай йорты Совет иле булып әйләнер; Кара бандит, сатлык Чан Кай-шилар Үлем дарларына бәйләнер.

12 Нче билет

1.Эдуард Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

1948-1953 елларда Казан дәүләт университетында белем ала.

1957 елда Э.Касыймов Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият , тарих иституты аспирантурасын тәмамлый, шул ук институтның татар фольклоры бүлегендә гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1962 елда язучының “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында “Кояш көн дә чыга” исемле повесте басыла. Бу повестьны укучылар яратып каршы ала.

Ике елдан язучының “Гомер ике килми” исемле романы дөнья күрә.

1966 елда Э.Кайсыймов “Татар халык әкиятләрендә сатира хәм юмор” дигән темага диссертаөия яклый , филология фәннәре кандидаты дигән гыйлҗми дәрәҗә ала. Шушы елларда язучының “Томан аша” романы, “Бир кулыңны, дустым!”, “Көмеш язулы кылыч”, “Сорбонна профессоры хәм без” повестьлары басылып чыга.

1971 елда “Томан аша” әсәрнең дәвамы булган “Хаваларда тургай” романын тәмамлый. Бу ике роман-дилогия, русчага тәрҗемә ителеп, “Чулман- река внуков” тсемле белән Мәскәүдә басылып чыга.

1979 елда Мәскәүдә “Язучы хәм заман” дигән сериядә нефтьчеләргә багышланган очерклар китабы дөнья күрә.

Э.Касыймов 1980 елда әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

1986 елның 21 мартында Чаллы шәхәрендә вафат була.

2. ...

Күзләр...күзләр...

Аермыйлар акны-караны.

Томан басты гүя,

Күзләренә

Шуып төште маңгай чәчләре,

Иптәш кызы нидер әйткән иде...

Дәшмәде.

Кызлар, дәшмәгез.

Кызлар,

Юатмагыз,

Хәзер соң иде...

Борылды да, башын түбән иеп,

Ул урмга чыгып йөгерде.

Поэма- зур күләмле шигъри әсәр. Шигырьдә сүз, нигездә, нинди дә булса бер эш яки күренеш турында барса, поэмада исә шагыйрьнең хисләре, уйлары күпкә катлаулырлак була. Әгәр поэмада хис-кичерешләр өстенлек итсә, аны лирик поэма диләр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]