
1 Билет
1. Риваять –сүзе төрки телләрдә тәрле мәгънәләр белдерә. Ул легенда, тарих, истәлек, сойләм, повестҗ, хикәя, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә дә кулланыда. Риваятьләрдә эллекедән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Риваятьләрдә күп очракта тарих түгел, ә тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәҗе чагыла. Каюм Насыйри күп кенә риваятьләрне халык теленнән язып алган. “Халык арасында бик күп риваятьләр бар. Ләкин аларны халык авызыннан җыйнау бик читен. Кайсы вакыйганың ахырын, кайсы вакыйганың башын гына беләләр”,- ди ул.
“Хыянәтче “Бүләк””
Казанны алуда Иван Грозный гаскәрләренә ярдәм иткән бер хыянәтчене, бүләкләү өчен, Иван Грозный каршына китергәннәр. Аның турында патшага: “Бу кеше безгә, Казан каласының серләрен җиткереп, эшебездә ярдәм итте”,-дигәннәр. Патша:”Бу кеше үз халкына хыянәт иткән, ул безгә дә яхшылык итмәс. Аңа бүләк шул булыр:авызына күп итеп көмеш эретеп салыгыз!”-дип боерган.
2. Артыкбикә-ятим кыз. Актив комсомолка. Гаиләдә тугызынчы бала була. Чибәрлеге артык булганга әтисе аңа артыкбикә дип исем куша. Гаиләсе ачлыктан кырылып бетә. Бары тик Артыкбикәне авылның бер бай балалыкка ала. Аның тормышы анда бик авыр була. 13 яшкә җиткәч аны бай аны кияүгә бирергә уйлый. Артыкбикә кача. Шәһәрдә ул техникумга керә, спектакльләрдә катнаша. Анда төрле рольләр башкара. Артыкбикә образы гүзәллек, уйгамлык, сафлык һәм янып торган яшьлек үрнәге. Гаяз белән Ильяс-ике дус.
2билет
1.Шәриф Камал 1884 елның 27 февралендә элекеге Пенза губернасы инсар өязе Татар Пешләсе авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала, 1896-1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы мәдрәсәдә укый. 1901 елда Рига шәһәренә китә. Ике елдан соң Россиягә әйләнеп кайта һәм 1903-1904 елларда Украина Каспий диңгезендә балык тотуда эшли. 1905 елны Шәриф Камал Петербургта татар мәдрәсендә мөгаллим булып эшли. Шул ук вакытта ул “Нур” исемле беренче татар газетасы редакциясенә урнаша һәм шушы газета битләренә үзенең шигырьләрен, мәкальләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның “Аваз” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1907 елда Шәриф Камал туган авылына кайта һәм 1910 елга кадәр мәдрәсәдә балалар укыта. Монда ул “Уяну” исемле әсәрен яза. 1910 елда гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә. Монда ул утыздан артык хикәя, “Акчарлак” повестен һәм “Хаҗи әфәнди өйләнә” исемле сатирик комедиясен иҗат итә. Еерменче-утызынчы елларда Шәриф Камал зур проза әсәрләре һәм драмалары белән таныла. 1927 елда аның “Таң атканда” исемле романы басылып чыга. 1928-1934 елларда Шәриф Камал драматургия белән шөгелләнә башлый. Бу чорда ул бер-бер артлы “Ут”, “Козгыннар оясында”, ”Таулар”, “Тман арты” исемле әсәрләрен яза. 1937 елда аның “Матур туганда” романы басылып чыга. Бңек Ватан сугышы башлангач Шәриф Камал каләмен фашист илбасарларына каршы юнәлтә. “Марат” исемле хикәясен иҗат итә, “Сафура” пьесасын яза башлый. Ләкин 1942 елның 22 декабрендә әдип вафат була.
2.Драма-җидти конфликтка корылган жанр. Бер төрки кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куярга тамашачыны уйландырырга ярдәм итә.
“Изге әмәнәт” драмасында төп геройларның берсе Гыйният Галимҗанов. Ул-күмер остасы. Ул көчле, җаваплы. Ватанпәрвәр кеше. Гыйният образы миңа бик охшады. Хәзерге елларда андый, чын күңелдән Ватан өчен сугышкан, кешеләр бик аз, бәлки юктыр да.
Фуат Гыйнияткә үлем алдыннан немецларның шахтыларның планын биреп калдыра. Моның турында Әбүзәр белә һәм немеөларга барып әйтә. Гыйниятне кулга алалар. Пленда булганда Гыйният немецларга эшләргә риза бирә. Шул вакытта Гыйният немецларны үтерер өчен шахтага бомба куя һәм дусты Остап белән шахтаны шартлатмакчы булалар. Ләкин Гыйният чыгып җитә алмады ды шул шахтада үзе дә үлеп китте.