Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
җаваплар.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
43.42 Кб
Скачать

7 Нче билет

  1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

Роберт Миңнуллин “Әни кирәк”

Көннәр якты булсын өчен, Ашлар тәмле булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк. Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк. Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен, Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Усаллардан яклар өчен, Бәхет-шатлык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк. Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен, Иң кадерле кеше җирдә -

Әни кирәк. Әни, димәк.

  1. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

1) Казанга ничә яшь? 5)Казанда нинди уку йортлары бар?

2) Казанда нинди истәлекле урыннар бар? 6) Казанда нинди завод-фабрикалар бар?

3) Казанда күпме кеше яши? 7)Казанда нинди милләт кешеләре яши?

4) Казанда театр, музейлар күпме? 8) Сиңа Казан ошыймы?

8 Нче билет

1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Минем алдымда да шундый сорау тора: кем булырга? Башта мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә теләгән идем. Кечкенә балаларны уйнатырга, аларны тәрбияләргә теләдем. Аннан соң мин укытучы булырга хыялландым. Балаларга белем бирергә, дәресләр кызык итеп үткәрергә теләдем. Ә хәзер мин балалар табибы булырга хыялланам, чөнки балаларны бик яратам һәм аларның сәламәт булуларын телим. Табиб булыр өчен яхшы укырга, күп белергә кирәк. Бигрәк тә биология, химияне әйбәт белергә кирәк. Шуңа күрә мин яхшы билгеләренә генә укыйм. Табиб һөнәре - кирәкле һәм дәрәҗәле эш. (11 җөмлә)

2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.

1) Татарстан Республикасының территориясе зурмы?

2) Татарстанның Президенты кем?

3) Татарстанның табигате нинди?

4) Татарстан Республикасың башкаласы нинди шәһәр?

5) Татарстанның үз символикасы бармы?

6) Татарстан Республикасының дәүләт телләре нинди?

7)Татарстанда нәрсә җитештерелә?

8)Татарстанда ничә район бар?

9 Нчы билет

  1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

Татарстан Республикасы Идел белән Каманың кушылган җирендә урнашкан.Татарстан Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия һәм шулай ук Самара, Ульяновск, Киров, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Татарстан Республикасы 67,8 мең кв.км. мәйданны алып тора. Бу – Ирландия, Литва, Шри-Ланка кебек дәүләтләрнең мәйданына тигез. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Аның үз флагы, гербы һәм гимны бар. Татарстанның президенты – Рөстәм Миннеханов. Татарстанда дәүләт телләре – рус һәм татар телләре. Татарстанда 4 млн. якын кеше яши. Башкаласы – Казан. Республикада җәйләр җылы, кайчак бик эссе, ә кыш уртача салкын була. Иң салкын ай – гыйнвар, ә иң эссе ай – июль. Табигате бай: калын урманнар, тулы сулы елгалар. Татарстанда иң зур табигый байлык – нефть. Файдалы казылмалардан соры күмер, ташкүмер, торф, бакыр рудасы, гипс, пыяла комы, известь һәм доломитлар, балчык, шифалы су бик күп. Татарстан – күпмилләтле дәүләт. (16 җөмлә)