
- •1 Нче билет
- •Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.
- •2 Нче билет
- •Якын дусларың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •3 Нче билет
- •1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •4 Нче билет
- •Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •Нче билет
- •Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •Нчы билет
- •1.Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •2.Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
- •7 Нче билет
- •Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.
- •Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.
- •8 Нче билет
- •1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.
- •2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.
- •9 Нчы билет
- •Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •10 Нчы билет
- •1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.Б.) бу уку йорты
- •11 Нче билет
- •1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •12 Нче билет
- •13 Нче билет
- •2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •14 Нче билет
- •1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •2. Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •15 Нче билет
- •1. Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •16 Нчы билет
- •Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •Әниеңне (әбиеңне, апаңны һ.Б.) Халыкара хатын-кызлар көне белән котла.
- •17 Нче билет
- •1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •18 Нче билет
- •1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.
- •19 Нчы билет
- •1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •20 Нче билет
- •1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа буш вакытын үткәрүе турында сораулар бир.
Татар теленнән имтихан сорауларына җаваплар
1 Нче билет
Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
Минем гаиләм зур түгел: әнием, әтием, энем һәм мин. Әниемнең исеме – Ольга Ивановна, аңа 36 (утыз алты) яшь. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әнием бик матур, уңган, эшчән. Әтиемнең исеме – Олег Владимирович, аңа 38 (утыз сигез) яшь. Ул такси йөртүче булып эшли. Әтием акыллы, көчле. Энемнең исеме – Дима, ул әле кечкенә, аңа ике яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Дима – шук, шаян, сөйкемле малай. Минем исемем Марина, миңа 15 (унбиш) яшь. Мин 5 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлыйм.Минем гаиләм дус һәм тату. Мин гаиләмне бик яратам.(14 җөмлә)
Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.
Кадерле әбием!
Чын күңелемнән сине Өлкәннәр көне белән котлыйм!
Сиңа нык исәнлек, бәхет, шатлык телим. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күр!
Без сине бик яратабыз!
Оныгың Кристина.
2 Нче билет
Якын дусларың турында сөйлә.
Минем дусларым күп, ләкин иң якыннары өчәү генә. Алар: Ләйсән, Алинә һәм Ксюша. Ләйсән һәм Алинә белән без бер мәктәптә, бер сыйныфта укыйбыз. Мин алар белән бишенче сыйныфта укыганда дуслаштым. Ләйсән акыллы, тәртипле кыз, китаплар укырга ярата. Алинә дә әдәпле, тырыш кыз. Ул музыка мәктәбендә укый, фортепианода уйнарга өйрәнә. Без кызлар белән бергә мәктәпкә йөрибез, буш вакытны да бергә үткәрәбез. Алар белән бик кызык. Ксюша белән без Түбән Камада таныштык. Ул миннән бер яшькә зуррак. Ксюша – сөйкемле, шат күңелле кыз. Ул Чистайга еш кайтып йөри. Минем дус кызларым ышанычлы, ярдәмчел. Миңа алар белән рәхәт. (15 җөмлә)
2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
1) Синең гаиләң зурмы? 5) Әти-әниең кем булып эшли?
2) Гаиләгездә ничә кеше? 6) Абый-апаларың бармы?
3) Әти-әниең кайда эшли? 7)Алар зурлармы?
4) Аларның исемнәре ничек? 8)Син гаиләңне яратасыңмы?
3 Нче билет
1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.
Безнең шәһәрдә Боз сарае, Яшьләр үзәге, Мәдәният сарайлары, күп төрле клублар, секцияләр, түгәрәкләр эшли. Минем яраткан шөгыльләрем күп. Мин кечкенәдән үк төрле түгәрәкләргә йөрдем: башта бию түгәрәгенә, аннан соң бәйләү, тегү түгәрәкләренә. Берничә ел чаңгы секциясенә йөрдем. Мин тимеракта йөрергә яратам, шуңа күрә буш вакытта дусларым белән Боз сараена яисә шугалакка барам. Кызыклы китаплар укырга, компьютерда эшләргә яратам, чөнки белемемне һәрвакыт үстерергә тырышам. Шулай ук буш вакытта яшьтәшләр белән аралашырга да яратам. Әлбәттә, әти-әнигә өй эшләрен эшләргә булышам. Минемчә, төрле шөгыльләр сәләтләрне үстерергә булыша. Мин буш вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрергә тырышам.(11 җөмлә)
Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
Мәктәп китапханәсе кайда урнашкан? 5) Китапханәнең уку залы бармы?
Ул зурмы? 6) Син китапханәдә язылганмы?
Китапханәдә нинди китаплар бар? 7) Син китапханәгә еш йөрисеңме?
Анда газета-журналлар бармы? 8) Китапханәнең эш вакыты нинди?