Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
tatar_telenn_1241_n_imtikhan_biletlary (2).docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
40.86 Кб
Скачать

Билет № 1

1.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа үз гаиләгез турында хат языгыз.

...Мин үз гаиләмне бик яратам. Гаиләм зур түгел: әтием, әнием, мин, сеңлем.

Гаиләңдә ничә кеше бар?Алар кемнәр? Кайда эшлиләр яки укыйлар? Шулар турында сөйлә.

2.Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.

3.Нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп языгыз,

тәрҗемә итегез.

... бәйрәме

... бүлмәсе

... укытучысы

... билгесе

... дәресе

Билет № 2.

1.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз.Шушы сорауларга җавап биреп, аңа дуслык турында хат языгыз.

... Әйе, мин үзем дуслыкның кадерен беләм дип уйлыйм. Минем дусларм күп. Алар – бик күңелле кешеләр.

Син дуслык кирәк дип саныйсыңмы? Синең дусларың бармы? Сез дуслар белән бергә нәрсәләр эшлисез?

2.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

а) Сообщите другу (подруге) о том,что сегодня после уроков вы идете в бассейн.

б) Спросите у друга (подруги), будет ли у вас сегодня урок литературы.

в) Как скажете о том, что у вас есть старший брат и ему 25 лет.

3.Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез. Болар нинди җөмләләр:гадиме,кушмамы? Бәйләүче чараларны күрсәтегез.

а) Минем дусларым күп, ләкин иң якын дустым берәү генә.

б) Айрат рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул олимпиадада җиңеп чыкты.

в) Ул чиста киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый.

г) Дустым белән бик рәхәт, чөнки ул һәрвакыт шат күңелле.

д) Хәл ителде: ялкаулар кайтып китә.

Билет № 3.

1.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз.Шушы сорауларга җавап биреп, аңа буш вакытыгызны уздыру турында хат языгыз.

... Мин йөзү белән шөгыльләнәм. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Йөзү буенча ярышларда да катнашам.

Син спорт белән кызыксынасыңмы? Син спорт секциясенә йөрисеңме? Спорт ярышларында катнашканың бармы?

2.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

а) Спросите у прохожего, который час.

б) Как скажете маме о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

в) Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается представление.

3.Сораулар куеп, җөмләләрне укыгыз.

...? Иң якын дустымның исеме-Айрат. ... ? Дустым 9 нчы “В”сыйныфында укый. ... ? Дустым- бик тәртипле һәм яхшы укучы. ...? Дустым бигрәк тә математиканы һәм татар телен яхшы белә. ...? Җәен без дустым белән спорт лагеренда булдык.

Билет № 4.

1.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа үзегез укыган мәктәп турында хат языгыз.

... Мин укыган мәктәп яңа, чиста, зур. Ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Анда заманча җиһазландырылган кабинетлар бик күп.

Синең мәктәбең ничә катлы? Анда нинди кабинетлар бар?

Нинди фәннәрне яратасың?

2.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

а) Скажите о том, что ваш друг очень щедрый и отзывчивый.

б) Предложите другу (подруге) пойти в воскресенье в кино.

в) Сообщите другу (подруге) о том, что завтра начинается фестиваль татарской песни.

3.Татарча бер сүз белән әйтегез.

Ваши советы, мои пожелания, их слова, твои поздравления, ее письма, мои родители, их дела.

Билет № 5.

1.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа үзегез яраткан ел фасылы турында хат языгыз.

... Миңа һәр ел фасылы ошый. Бигрәк тә җәйне яратам. Чөнки көннәр озын, җылы, мәктәпкә барасы юк.

Сиңа нинди ел фасылы ошый? Син ни өчен аны яратасың? Кайларга барасың, нәрсәләр эшлисең?

2.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

а) Скажите, что это ваша подруга, она из Америки.

б) Поздравьте маму с днем рождения и пожелайте ей здоровья и счастья.

в) Уточните у прохожего, который час.

3.Орфографик хаталы җөмләне табыгыз.

а) Кышын көннәр ессе була.

ә) Атнаның беренче көне - дүшәмбе.

б) Соңгы елларда күп кызлар аэробика белән шөгыльләнә башладылар.

в) Ачык күңелле кешеләр белән аралашырга тырышыгыз.

Билет № 6.

1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, яраткан бәйрәмегез турында аңа хат языгыз.

.... Безнең тормышта бәйрәмнәр бик күп. Миңа туган көн бәйрәме бик ошый. Туган көнем күптән түгел генә булды. Дусларым безгә кунакка килделәр. Без бергәләп күңел ачтык.

Нинди бәйрәмнәрне беләсең? Сиңа нинди бәйрәмнәр ошый? Ни өчен? Аны кемнәр белән, ничек уздырасың?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]