
- •Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлекле яклары.
- •19 Гасыр әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
- •Лирика,лирик герой, лирик “мин” төшенчәләренә кыскача аңлатама.
- •Кусагыз да һич уфтанмам, Язуымнан да тукталмам, Котылмассыз барыбер сез, Әле болай гына калмам.
- •Гомуми нәтиҗәләр.
- •Кулланылган әдәбият:
Гомуми нәтиҗәләр.
Г. Кандалый дини–суфыйчылык рухындагы поэмалардан дөньяви– реалистик юнәлешкә юл ярган, тел-сурәтләү чараларын куллануда да өлгерлек күрсәткән шагыйрь.
Ул гомумхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады.
Кандалый үз иҗатында халык әдәбиятына, халык теленә нигезләнде.
Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли.Чынбарлыкка турыдан-туры якын килергә омтыла, крестьяннар яшәгән социаль һәм тарихи шартларны тормышның үзендәгечә дөрес сурәтләү Кандалый реализмының уңышы. Бу реализм беркатлырак, башлангычы гына. Ләкин әдәбиятка 19 йөзнең беренче яртысында Кандалый алып килгән яңалык – яңа тематика, яңа герой, яңача сөю хисе, шәхес бәхете.Татар әдәбиятының шул чоры өчен хас яңа идея-тематиканы чагылдыруда Г.Кандалыйның шигъриятендәге лирик миннең зур роль уйнавына без алдагы бүлектә инде төшендек дип әйтер идем. Гомумән, карашка аның шигъриятендәге лирик мин,ягъни үзенең караш-идеяләрен безгә җиткерүче шагыйрь безнең алга тынгысыз, горур,эзләнүчән, киң табигатьле, олы җанлы зат булып килеп баса.
Кулланылган әдәбият:
“Татар әдәбияты тарихы. 2 том”. 19 йөз татар әдәбияты.6 томда.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты.
Казан:Татарстан китап нәшрият, 1985.
Әдәбият белеме: Терминнар һөм төшенчәләр сүзлеге.-Казан: Мәгариф,2007.-231 б.
Татарская электронная библиотека.
“Карурманны чыккан чакта...: XIX гасыр әдәбияты.” ШакироваТ.Р., ФәйзрахмановаХ.Г., КадыйроваК.К. Нәшрият: Мәгариф,2001ел.317 бит