Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Газимҗанова Чулпан.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
102.4 Кб
Скачать

Кусагыз да һич уфтанмам, Язуымнан да тукталмам, Котылмассыз барыбер сез, Әле болай гына калмам.

Иҗатының башлангыч чорына караган югарыдагы дүрт юллык шигырендә без лирик миннең никадәр дә горур,тынгысыз икәнлеген сизәбез. Аз күләмле булса да, әлеге горур шигырендә аның киләчәккә өметләр баглавы, үз-үзенә ышанган зат булуы күрүенә.Инде бу яшь чагындагы ук шигырендә Кандалыйның булачак милли әдип булуы сизелә.

Лирик миннең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте әһәмиятле урын алып тора, аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:

Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,

Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!

Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,

Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..

Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп, Сәхипҗамалның чибәр булуын автор түбәндәгечә белдерә:

Йөзең нур хури гыйльмандан,

Сүзең хуб хури вилдандай,

Үзең сылу йәш угъландан

Матур кыйлмыш ушал алла!..

(“Сәхипҗамал”поэмасыннан)

Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең-лирик миннең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәте нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.

Лирик мин гыйшкы утында гына янып калмый, турыдын-туры булмаса да, читләтеп, авторның сурәтләү алымнарын оста, урынлы файдалану нәтиҗәсе йогынтысында хатын-кызның ачы язмышы өчен борчылуын белдерә: ул үз иҗатында турыдан-туры социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. "Кара кол тик" шигырендә, "Сәхибҗамал" поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана.

Эш эшләп унике аең,

Гомер буең, кышын-йәен,

Сызып бетеп йөрәк маең,

Каның да калмый кашыкка...

“Сәхипҗамал”,”Бәдыгага” һ.б мәхәббәт әсәрләрендә герой күңелендә кабынган утларның 2 сәбәбен күрсәтеп булыр иде:аерылу кайгысы, гыйшкылык. Лирик миндә кабынган шул хис кайбер очракта “бәгърем яна”, “йөрәгем яна” рәвешендәге образ-хәрәкәтләр кергән гыйбарәләр белән белдерелә. Әлеге гыйбарәләр аның –лирик миннең йөрәк түреннән чыккан,саф сүзләр икәнлегенә без кабаттан инанабыз.

Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.

Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык.

Лирик мин сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:

Тулган ай дик йөзең матур икәндер,

Ике битең кояш дик нур икәндер,

Кашың кара, сызылган күз өстендә,

Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.

Күргәнебезчә, кызның матурлыгы төрле чагыштырулар,символлар белән тасвирлана.Аларның бер өлешен кызның сыйфатламалары дип карасак, икенчеләре — лирик миннең рухи халәтен ачып бирү максатында кулланылган символлар.

Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли.Шагыйрьнең биографиясеннән билгеле булганча,ул олы яшьтә булуга карамастан яшь кыз-Сәхипҗамалга гашыйк була. Һәм әлбәттә инде аның тормышындагы чынбарлык безне-укучыларны, лирик геройның читтән уйлап табылган түгел,ул-Кандалыйның үзе-лирик мине икәнлегенә чын мәгънәсендә инандыра.Чөнки,әгәр дә ул үзе “мәхәббәт утларында янмаса”,аның “бәгыре төлгәләнмәсә” шигырьләрендә шуның кадәрле дә хисле, реаль,шул ук вакытта хыял да булган тәэсирле юллар булырлар идеме икән? –Әлбәттә юк.

Димәк, лирик мин тышкы матурлык белән генә мавыгып калмый, ул кызның эчке дөньясы, уйлары нинди икәнлеген дә беләсе килә. Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:

Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,

Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.

Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,

Белалмадым вәләкин уйларыңны!..

Г.Кандалый җәмгыятьтә хатын-кызның ролен зурлый,ул ирләргә бирелгән хокуклар хатын-кызны кимсетмәскә тиеш,хатын-кыз да үзенең язмышына битараф булырга тиеш түгел,ул үз бәхете өчен көрәшергә тиеш дигән идеяләрне шигъриятендә лирик мине аша барыбызга да мөрәҗәгать итә сыман.

Мисалга исемсез бер шигырен китерик:

Сачәк бер вакыт атадыр,

Коела, җиргә ятадыр;

Кибәдер — корып катадыр,

Көзенә керсә яринда.

Гомер дәхи шулай үтәр,—

Сачәк вакытың үтеп китәр,

Йөзеңнең рәүнәкъе бетәр,

Яшендин керсә кайгыга.

Әлеге шигырь тирән мәгънәгә ия.Лирик мин үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып , әйтерсең лә безгә үгет-нәсыйхәтләр бирә. Ягъни, кеше гомерен ул чәчәк гомере белән генә тиңли, гомернең кыска булуын искәртә,шул ук вакытта ул матурлык,йөзнең нурын кайгы җиле алып китергә мөмкин дип әйтмәкче сыман. Лирик миннең калебен «караңгылык» бассын өчен, сөеклесенең хыянәте кирәк. Әмма ул аңа, бу үз-үзеңә хыянәт итү, дип әйтергә ярата. Үзен кызгандырту аркылы шәхси мәнфәгатьләрен яклатмакчы. Ул кызны беркатлы, тормышны аңламаучы саный. Бу — бөтен бер иҗатта шулай!

Йә, сөямен, дип алдап, бер мут алсын,

Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!—

дип тели ул кызга «...Сөйгәнемгә инанмасаң Бәдига» шигырендә.

Гомумән алганда,шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре —яратканына бәйле тормышка ашмаган хыяллары хакында фәлсәфә ул. Аннан башка һәм аның белән яшәткән утлы дөнья! Лирик мин —сөйгәненә “саҗдәдә”, аңа тулысынча бирелгән, чөнки ул аның дөньясын үз яктысы белән тулысынча тутырган, әйтерсең башка яктыларга урын юк.

Кеше мөнәсәбәтләрен, лирик мин мәхәббәтен тасвирлау, күләм зурлыгы һәм кулланылган образлар ноктасыннан караганда, башта бөтенләй үзгә булып күзгә ташланган «Көләрмен мин» шигырен карыйк. Икешәр юллы ике өлештән торган бу шигырьдә мәгълүмати кисәк лирик геройның башкалар белән мөнәсәбәте катлаулы булуны чагылдыра һәм тематик каршылыкны бирә:

Көләрмен мин, елый дошман,

Бәнем бәхтем ачылганда.

Йөрәгенә төшә хәсрәт,

Уты бездә басылганда.

Шагыйрьнең тормыш юлына караган мәгълүматлар күрсәткәнчә 1849 елда аның башына хәсрәт килә: аның укымышлы, бәет-шигырь язарга да сәләтле улы Садретдинны 25 елга патша армиясенә алалар. Шагыйрь өчен бу күтәрмәслек кайгы була. Ул бер-бер артлы хәсрәт–сагыш тулы шигырьләрен яза башлый. Шундыйларның берсе- “Бу хәсрәтләр бетәр микән?” шигырен карап үтик:

(..).– Әя йил, сән китәр булсаң, Фәлән йиргә йитәр булсаң, Туганымны күрәр булсаң, Дога дигел ки безләрдин.   (...)– Әя кош, сән күрермүсән? Фәлән җирдән кәлермүсән?- Туганымны күрермүсән? –  Дәюб сорам ки анлардин.   – Әя кош, сән бармы балаң? Атаң берлән дәхи анаң? Вәсил итеп йөрермүсән? Фиракмусән ки анлардин?   Туганың сагына дигел, Сагынып, саргая, дигел; "Туганым, сән кайда?" – дигел, –  Дога булсын ки безләрдин.   (...)Яфраклар яшь гомер икән, Ботаклары бала икән; Фираклык бер бәла икән,- Бәгырь өзгән туганнардин.   (...)Языйм микән, йитәр микән? Ушал кайгу бетәр микән? Ушал кайгу, ушал хәсрәт Күңелләрдин китәр микән?”

 Шигырьдән күренгәнчә, лирик мин сагыш утларында яна. “Туганы” белән рухи очрашу юлларын эзли,шуңа да ул беренче булып “ул якларга” баручыларга,аннан соң инде кошларга да мөрәҗәгать итә,үзенең сагынганлыгын белдерергә тели:

Туганымны күрәр булсаң, Дога дигел ки безләрдин”-

-дип яза ул.”Дога” сүзе беренче чиратта Аллаһы Тәгаләне мактау,аннан ярдәм сорау буларак аңлашыла. Димәк, лирик мин Аллаһыга ышана,аңа сыена,аннан ярдәм өмет итә.Лирик мин үзенең туганыннан аерылуны(бу очракта улыннан ерак булуны) “ бер бәла”дип атый, аның бәгыре өзгәләнә. Без, укучылар, аның әлеге шигыре аша, улыннан аерылуны ул ни дәрәҗәдә авыр кичергәнлеген аңлыйбыз. Ләкин лирик сагыштан хәсрәтләнсә дә, ул төшенкелеккә бирелми сыман. Шигыренең ахырын ул риторик сорау белән тәмамлый. Әйтерсең лә, тиздән аның сагыну тулы сүзләре туганына ирешер дә,аның кайгылары юкка чыгар кебек.

Языйм микән, йитәр микән? Ушал кайгу бетәр микән? Ушал кайгу, ушал хәсрәт Күңелләрдин китәр микән?”

Ләкин,трагик хәлен гел истә тоткан лирик мин сабырсыз, бу мөселман һәм милли эстетик идеалларга туры килми. Шуны акларга теләпме, шагыйрь даими рәвештә Алладан сабырлыклар сорый, түзүнең юлларын күрсәтүен үтенә. Баласына багышланган шигырьләр шуның ачык дәлиле була ала:

Иляһи, хәсрәтем агыр,

Ничек итим икән сабыр?

Газиз балам фиракендин

Янып бетте йөрәк-бәгырь.

(«...Ки әүвәл ибтида итдем»)

Лирик миннең үзенчәлекле чагылышы «Рисаләи-л-иршад» - «Тугры юлга күндерүче китабында» да күзәтелә. Бу поэма кереш, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендәге «мөнәҗәттән» тора.

а) Кереш «вәгазьләр бабы» белән башлана, нәрсәнең яхшы нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен гыйлемле булырга кирәклеген төшендерә. Лирик мин гыйлемле булып бәхеткә ирешеп булла дигән идеяны алга сөрә.

б) Бүлекләр үгет-нәсыйхәт бирүдән тора:

    1) сабыйларга үгет-нәсыйхәт

         2) яшьләргә үгет-нәсыйхәт

         3) кызларга нәсыйхәт

    4) сөйләм культурасы хакында

         5-8) ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр; изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк ди.

в) Ахырда «мөнәҗәт» бирелә. Анда җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.

Поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән үрелеп бирелә.