- •Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлекле яклары.
- •19 Гасыр әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
- •Лирика,лирик герой, лирик “мин” төшенчәләренә кыскача аңлатама.
- •Кусагыз да һич уфтанмам, Язуымнан да тукталмам, Котылмассыз барыбер сез, Әле болай гына калмам.
- •Гомуми нәтиҗәләр.
- •Кулланылган әдәбият:
19 Гасыр әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
Татар әдәбияты тарихында ХIХ йөз үзенчәлекле урын алып тора. Бу татар тарихы hәм әдәбиятының чагыштырмача мөстәкыйль бер чоры, бер кисәге итеп карала. Бу чорда патша хакимиятенең милли-колониаль сәясәте дәвам иттерелсә дә ,татарлар үз хисапларына күп санлы мәктәп-мәдрәсәләр ачтылар, ХIХ гасыр башында татар халкы тормышында ике вакыйга әhәмияткә лаек булды. Беренчесе Казан университеты ачылу. Россияда өченче югары уку йорты булып ачылган Казан университеты Идел буе регионындагы барлык милләтләргә зур файда китерде. 1825 нче елда Казан университеты каршында көнчыгыш факультеты ачылу, гарәп, фарсы, төрек телләре белән бергә татар телен өйрәнүгә юл ачты. Икенче зур вакыйга татарча типография ачылу,татарларның рус гимназиялзрендә, университетларда, гаскәри уку йортларында укуы, татар телендә “Тәрҗеман ” исемле татар газета чыгуы бу чор өчен зур әhәмияткә ия була.
Бер гасыр икенчесенә охшамый, бер-берсен кабатламый. Шул ук вакытта һәр яңа гасыр үзенең элгәресеннән үсеп чыга һәм аның дәвамы була. XIX гасырда булып узган вакыйгалар — XVIII гасырдагы социаль-иҗтимагый бәрелешләрнең, баш күтәрүләрнең үзгәргән бер дәвамы ул. Мондый үзгәлек җәбер-золымга, колониаль изүгә каршы чара итеп физик көчне, баш күтәрүләрне түгел, бәлки аң-белемне, интеллектуаль җегәрне сайлау белән аңлатыла. Яңалыкка омтылу, шул юнәлештә эзләнүләр әдәбиятыбызда яңа күренешләр барлыкка китерде. Электән яшәп килә торган традицион жанрларга яңалары өстәлде. Искелек белән «бәрелешен гәүдәләндерә торган полемик рухтагы әсәрләр иҗат ителде. Ниһаять, яңа төр сәнгать әсәрләре туа башлады. Бүгенге көн югарылыгыннан караганда, узган гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең кайберләре жанр һәм сәнгатьчәлек ягыннан шактый садә, беркатлы булып тоелырга мөмкин. Ләкин мондый әсәрләрнең үз кыйммәте бар: алар яңа күренешләрнең туу, үсү юлы никадәр авыр, катлаулы икәнлеген күрсәтә. Халыкның үз омтылышы, үз узган юлы, үз тәҗрибәсенең җимеше буларак кадерле алар. Шуңа күрә XIX гасырны, анда барлыкка килгән үзгәрешләрне, шул чор татар иҗтимагый фикерен, нәфис әдәбият әсәрләрен яхшы белү, тирән үзләштерү зарур.
Гомумән алганда, 19 гасырда булган яңалык,үзгә күренешләр,төрле вакыйгалар иң элек әдәбиятта чагыла. Әдипләребез үзләренең карашларын төрлечә чагылдырырга тырышалар,төрле жанрларда иҗат итәләр. 19 гасырның беренче яртысына караш-идеяләрне шигъри формада тапшыру хас. Ә шигырьләрдә,белгәнебезчә, лирик герой,лирик “мин” өстелек итә.
Лирика,лирик герой, лирик “мин” төшенчәләренә кыскача аңлатама.
Г.Кандалый иҗатындагы лирик “мин”проблемасын ачыклау өчен аның шигъриятенә, тормышында булган вакыйгаларның агышына анализ бирү генә җитми,минемчә. Лирик “мин”, лирик герой төшенчәләрен искә төшереп алуны нигез итеп алырга кирәк дип уйлыйм,чөнки әлеге терминнар теманы кирәкле рәвештә ачыклау өчен әһәмиятле.
Лирика-әдәбиятның тормыштагы теге-яки бу ситуация-хәлләр тудырган аерым бер халәт, уй, фикер,хис,кичерешләр аша лирик “мин” исеменнән сурәтләү чарасы ул.
Лирика-абстракт төр, аның үзәгендә караш,тәэсир,мөнәсәбәтне тасвирлаган кичереш образы ята, Ягъни субъект сурәтләү объектына әйләнә. Лирика кешеләрнең яшәешен,көнитешен гәүдәләндерүгә йөз тотмый, киресенчә, тышкы дөньядан бигрәк, кешенең эчке,рухи дөньясын гәүдәләндерүне алга куя. Шигырьдә лирик герой яки автор кичергән хисләр, шәхси тойгылыр сурәтләнсә дә, алар гомумкешелеккә,яшәешкә хас, башка кешеләрнең хисләре белән тәңгәлләшә,Лириканың тәэсир итү кече дә шуңа бәйләнгән.
Лирик герой- лирикада автор образын, автор аңын белдерүче ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре, эчке халәте чагылыш тапкан, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерүче,бәян итүче образ.
Лирикада лирик герой-лирик субъект-лирик”мин” төшенчәләре үзенчәлекле.
Лирик”мин”-“субъект в себе” формасында автор кичерешләрен, уй-тойгылырын укучыга җиткерсә,лирик герой, “субъект для себя” булып, автордан аерыла.
Шагыйрь дөньяны танып-белү, кабул итү үзенчәлеге, эчке дөньясы әсәрнең формасында,стилендә.эчтәлегендә чагылыш таба.Автор лирик геройда гомуми кичерешләрне гәүдәләндерә,шулай итеп ул укучының күңеленә тәэсир итергә омтыла.
Габделҗаббар Кандалый шигъриятендә лирик “мин”.
Г.Кандалый-новатор.
Г.Кандалыйны лирик «мин» исеменнән сүз алырга нинди эчке ихтыяҗ һәм максатлар юнәлтә торгандыр – кистеререп әйтеп булмый. Шулай да,аның тормыш юлы белән танышудан алган мәгълүматларга игътибар итсәк,ул заманда,ягъни 19 гасыр башында булган мөһим вакыйгалар , җәмгыятьтә барлыкка килгән иҗтимагый карашлар, бәйләнешләр һәм әлбәттә,Кандалыйның үзенең шәхси тормышы тудырган кичерешләр шагыйрьгә тәэсир итмичә калмаганнардыр дип уйлыйм.
Шагыйрьнең иҗатындагы лирик “мин”гә характеристика бирү һәм аның асылын ачыклау өчен аның шигъри үрнәкләренә төрле яклап анализ бирүне мөһим дип саныйм.
Белгәнебезчә, Г.Кандалый яшьтән үк шигырьләр яза башлый. Ул төрле гади эпиграммалардан һәм кечкенә сатирик шигырьләрдән башлап җибәрә. Мәсәлән, аны мәдрәсәдән куалагач, ул түбәндәге юллар белән җавап кайтара:
