Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Газимҗанова Чулпан.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
18.01.2020
Размер:
102.4 Кб
Скачать

Казан федераль университеты, филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе булеге, 05.07-1103нче төркем студенты

Газимҗанова Чулпан

Реферат

Габделҗаббар Кандалый шигъриятендә лирик мин.

Тикшерде: Сәйфулина Флера Сәгыйть кызы

Казан

2013

Эчтәлек:

Кереш.............................................................................................................3

Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлекле яклары..........................................................................................................4-6

19 гасыр әдәбиятына хас үзенчәлекләр........................................................7

Лирика,лирик герой,лирик “мин” төшенчәләренә кыскача аңлатама........................................................................................................8

Габделҗаббар Кандалый шигъриятендә лирик “мин”(шигъри үрнәкләрен анализлау).....................................................................................................9-16

Гомуми нәтиҗәләр.......................................................................................17

Кулланылган әдәбият...................................................................................18

Кереш

Габделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына туры килә. Галимнәрнең, әдәбиятчыларның күмәк тырышлыклары нәтиҗәсендә, иң мөһиме — Кандалыйның үз мирасы киң таралуы аркасында, шагыйрь хакындагы бүгенге белемебез элгәреге белән чагыштырганда күпкә төгәлләнә, байый төшә.

Чыннан да, без, укучылар, аның иҗаты белән танышып,гомумән татар әдәбиятының бер дәвере,төгәлрәк әйтсәк,19 гасыр башына карган төп идея-фикерләр,карашлар,ул чорга карган кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, дөньяга карашлары белән дә таныша алабыз. Танышып кына калмыйбыз, тулы бер әдипнең иҗатын төрле яклап анализлый да алабыз: -“Автор чынбарлыкка карата нинди карашта? Ул ризамы? Риза түгел икән, ул үзенең ризасызлыгын ничек белдерә? Ни рәвешле үзенең фикерен,карашларын ,хисләрен ,безгә,укучыларынага җиткерә?”

Югарыда әйтелгән фикерләргә бәйле рәвештә, рефератымның төп максаты билгеләнде.

Максат: Габделҗаббар Кандалый шигъриятендә лирик “мин” проблемасын өйрәнү.

Максатка ирешү өчен төрле мәгълүмати чыганаклар кулланылды һәм түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Г.Кандалый белән танышу (тормыш юлы һәм иҗатының төп үзенчәлекләре, яңалыклары).

  2. 19 гасыр башы әдәбиятына хас үзенчәлекләр.

  3. Лирик герой, лирик “мин” төшенчәләренең асылын ачыклау.

  4. Г.Кандалыйның төрле исемдәге шигырьләрендә лирик “мин”не табу,аны төрле яклап анализлау.

Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлекле яклары.

Шагыйрьнең иҗатындагы лирик миннең хис кичерешләренә бәя бирү өчен аның тормыш юлына игътибар итмичә һич мөмкин түгелдер дип саныйм.Гомуми күзлектән караганда да, тормышта булган һәр вакыйга кешеләр күңелендә нинди дә булса хискә башлангыч булып тора. Кайгылы вакыйга икән, кеше кайгы утларында яна,шатлык икән,аның яшәү көче арта,әгәр кеше үз милләте өчен яна икән,ул ниндидер проблема өстендә уйлана,үз карашларын формалаштыра...һ.б Күпчелек очракта югарыда саналган хисләр белән без бүлешергә тырышабыз.Кемдер якыннарына сөйли,кемдер үзалдында сөйләнә,ә кемдер үз хис-кичерешләрен,карашларын шигъри формага сала.Соңгы юлны сайлаучылар әдәбиятыбызда күп, ләкин аларның һәркайсына гына хас,индивидуаль карашлары,сүрәтләү юллары бар.

Габделҗаббар Кандалый яки Габделҗаббар Габделмәҗид улы Болгари — күренекле татар шагыйре. Ул 1797 елда элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый. Габделҗаббар яшьтән үк гарәп, фарсы телләрендә укый-яза алган, тормышта кулланырлык хәтле мордва, чуаш, рус телләрен белгән. Бу белемнәре белән, Габделҗаббар, әлбәттә, мәдрәсә программасыннан тыш та күп кенә әдәбиятны үзләштерә. Мөселман Шәркы һәм төрки халыкларның шагыйрьләре, суфилар әдәбияты әсәрләре белән ул бик әйбәт таныш була. Әдәбият укып тәэсирләнүче, үзе дә шигырьләр язучы егеткә мәдрәсәдә укыган вакытында ук гарәп–фарсы телләрендәге әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп язарга тәкъдимнәр килә. Әйтергә кирәк, ул вакытларда татар җирлегендә һәм әдәбиятта суфичылык идеяләре популярлашып киткән була. Мәдрәсә шәкертләре Аллаһияр Суфи, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек төрки, Җәляләддин Руми, Фәридәддин Гаттар һ. б. фарсы телле шагыйрьләрнең әсәрләре белән кызыксына. Мәдрәсәдә укыган вакытында, чама белән 1816 елларда Габделҗаббар «Рисалә–ил–иршад» («Туры юлга күндерүче хат») поэмасын яза.

Габделҗаббар Кандалыйның баштарак язган әсәрләре гарәп-фарсы сүзләре, архаизмнар күп булуы белән аерылып тора. Олыгайгач, шагыйрь әлеге стилен үзгәртә: ул халыкка якын, аңлаешлы, гади сөйләм телендә яза башлый. Әлеге күчеш, татар әдәбиятында да беренче тапкыр күзәтелгәнгә, күп гасырлык әдәбиятыбызда яңа чор башлануга сәбәпче була. Шуңа күрә татар әдәби теленә нигез салучы итеп ХХ гасыр башы әдибе Габдулла Тукайны түгел, ә ХIX йөз башы шагыйре Габделҗаббар Кандалыйны хаклы рәвештә санарга тиешбез. Чөнки Тукай үзе дә күп нәрсәләргә Габделҗаббар хәзрәт әсәрләрен укып өйрәнгән, дигән фикер туа. Тукай әсәрләрендә Г. Кандалый әсәрләре белән охшаш, тәңгәл килгән урыннар күп булуы бу турыда ачык сөйли. Кайбер галимнәрнең тар карашлы булуы аркасында Кандалый иҗат иткән матур яңгырашлы, гаҗәеп бай мишәр сөйләме дә «диалектизм» дип кенә кабул ителде. Чынлыкта исә — Габделҗаббар хәзрәт ХIX гасырда язган тел — классик төрки-татар теле, аның хәтта хәзерге төрек теле белән дә уртаклыклары бик күп. 1824 елда Габделҗаббар туган авылына кайта, имам булып халыкка хезмәт итә башлый. Хәзрәт, барлык авылдашлары кебек үк, гадәти тормыш алып барган, авыл кешесенә кирәкле күп кенә һөнәрләр белгән: умарта асраган, мич чыгарган, йозаклар төзәткән, сабын кайнаткан, китаплар төпләгән. Шул ук вакытта әдәби эшчәнлеген, тәрҗемә итүне дә туктатмаган: безнең көннәргә кадәр аның йөзәрләгән шигырьләре, берничә поэмасы килеп җиткән. 1840 елда мәхәллә җыены Габделҗаббар хәзрәтне имамлыктан алу турында сүз кузгата. Хәзрәткә каршы чыгучылар азрак булса да, ул барыбер вазифасыннан китә. 1843 елда үз тарафдарлары оештырган икенче мәхәлләне җитәкли башлый.1848 елда мөфтият ул мәхәлләгә башка имам билгели, һәм Габделҗаббар хәзрәт вазифасын ташларга мәҗбүр була. Мөгаен, шул чордадыр (төгәл вакыты билгесез), Г. Кандалый ике елын зинданда үткәрә. Сәбәпләре билгеле түгел. Ул чакта халыкта абыз-агайлар хәрәкәте көчәя, ягъни патша тарафыннан билгеләнгән мөфтинең мәхәлләләргә имам билгеләү турындагы боерыкларына буйсынмау очраклары арта. Габделҗаббар хәзрәтнең дә шул хәрәкәттә катнашып, төрмәгә эләккән булу ихтималы юк түгел. 1849 елда Г. Кандалыйга тагын бер хәсрәт килә: аның укымышлы, бәет-шигырь язарга да сәләтле улы Садретдинны 25 елга патша армиясенә алалар. Шагыйрь өчен бу күтәрмәслек кайгы була. Ул бер-бер артлы хәсрәт–сагыш тулы шигырьләрен, бәетләрен, Ходайдан сабырлык сораган мөнәҗәтләрен яза. Шагыйрь биографиясен язучылар Габделҗаббар хәзрәтне төскә-биткә ямьсез кеше булган, хатын-кыз затын йөз-кыяфәте белән хушландырмаган, диләр. Наив һәм беръяклы караш! Габделҗаббар хәзрәт өйләнгән, балалар үстергән. Тормыш булгач, аерылырга да туры килгән. Тик кайсы гына шагыйрь тормышында мәхәббәт драмасы булмый калсын соң?! Олыгайгач, ул яшь кыз Сәхибҗамалга гашыйк була. Имам вазифасыннан китү, Садретдинны югалту (улы патша армиясеннән срогын тутырып кайта, ләкин атасы инде ул вакытта вафат була) һәм шушындый шәхси фаҗига... Боларның барысын да берьюлы күтәрү өчен, билгеле, корыч йөрәк кирәк. Габделҗаббар хәзрәтнең бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Шагыйрь хәзрәт 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела.