- •Г. Исхакый иҗатының “таңчы”лык дәвере (1905-1911): иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендәге үзгәрешләр. “Алдым-бирдем” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр, конфликт бирелеше.
- •3. 1905-1907 Еллар инкыйлабы нәтиҗәсе буларак татар вакытлы матбугаты барлыкка килү һәм аның әдәбият үсеше өчен әһәмияте.
- •4. Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси, журналистик эшчәнлеге.
- •5. Г.Камал - комедия остасы, пьесаларында көлү, фаш итү объектлары.
- •6. Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты.
- •7. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы.Аның асылы, иҗат методы буларак принциплары, тарихи традицияләре.
- •8. Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә кеше бәхете, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, бу мәсьәләгә автор мөнәсәбәте.
- •9. Татар драматуригиясенең өченче дәвере (1912-1917). К.Тинчуринның 10 нчы еллардагы әдәби эшчәнлеге. “Соңгы сәлам” мелодрамасы.
- •10. Г.Ибраһимовның икенче чор (1912-1917) иҗатындагы сыйфат үзгәрешләре. Язучының әдәби-эстетик, фәлсәфи карашлары. “Табигать балалары», “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәяләре.
- •11. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында романтик шәхесләр, иске татар тормышының гәүдәләнеше, кеше һәм сәнгать мөнәсәбәте.
- •17. Ш. Камал иҗаты. Кеше тормышын, аның күңел дөньясын сүрәтләү үзенчәлекләре. Импрессионализм. (Уяну, Буранда, Сулган гөл)
- •18) Тукай сатирасы. (аның көлү, фаш итү объектлары, алымнары)
- •19) Г. Камалның драмаларын.Конфликт бирелеше һәм күтәрелгән мәсьәләләре.
- •20) Г. Тукай 1910 еллар лирикасындагы мотивлар. (Түбәндәге шиг-р мисалында)
- •21) Дәрдмәнд лирикасы. (Фәлсәфи уйланулар, сагыш.... 1-2 шиг. Яттан сөйләргә)
- •Ш. Әхмәдиев иҗаты: тематик киңлек һәм жанр төрлелеге. “Мөгаллим”, “Кеше”, “Суга баткан килен”, “Шагыйрь моңая” һ.Б.
- •24. Г. Тукай иҗаты. Аны чорларга бүлү мәсьәләсе. Шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләре. Бер-ике шигырен яттан сөйләргә.
- •25. М. Гафури прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше (“Ярлылар яки Өйдәш хатын”). Натурализм.
- •26. Ф. Әмирханның хикәяләре, романтик эстетика сыйфатларының чагылышы (“Кадерле минутлар”, “Яз исереклегендә”)
- •27. С. Рәмиевнең проза һәм драма төрләрендә эшчәнлеге. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәрендә феминистик (хатын-кыз) мәсьәләләрнең чагылышы.
- •28. Г. Газиз (г. Гобәйдуллин) хикәяләре: “Моң”, “Яшьләр кичәсе”, “Скрипкасы Хөсәен”, “Чалбар” һ.Б.
- •29. Ф. Әмирханның “Яшьләр” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның сәнгатьчә хәл ителеше.
- •30. Г. Коләхмәтов драматургиясе. Бу төргә ул алып килгән яңа сыйфатлар. “Яшь гомер” драмасының идея эчтәлеге, пролетар әдәбият билгеләренең чагылышы.
- •31. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең “Хәят” повесте. Яшь кеше кичерешләрен сурәтләүдә әдипнең осталыгы. Әсәрнең иҗат итү ысулы мәсьәләсе.
- •33. Г.Исхакыйның өченче чор иҗаты. “Остазбикә” әсәренең идея-эстетик үзенчәлекләре.
- •34. Г.Исхакыйның “Зөләйха”трагедиясе. Жанр үзенчәлеге. Пьесада әдип мөрәҗәгать иткән алымнар һәм чаралар.
- •35. С.Рәмиев шигъриятендә лирик герой, шәхес бунты, романтик мәхәббәт. Гыйсъянчылык романтизмы (“Таң вакыты”, “Мин”, “Син”, “Ул”, “Алданган”, “Дөньяга”, “Авыл” һ.Б.). Бер шигырьне яттан сөйләргә.
- •36. XX йөз башы татар әдәбияты. Өйрәнелү тарихы. Чор үзенчәлеге. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.
- •37. Татар әдәби тәнкыйтенең формалашуы, бурычлары. (г.Ибраһимов, ф.Әмирхан, г.Тукай, җ.Вәлиди һ.Б.)
- •38. Милли драматургиянең икенче баскычы (1906-1911). Татар профессиональ театры формалашу һәм аның драматургия үсешенә уңай йогынтысы.
- •39. Г.Камалның күпкырлы эшчәнлеге. Әдипнең башлангыч чор иҗаты (“Өч бәдбәхет”, “Кызганыч бала” һ.Б.)
- •40. Ш.Камалның “Козгыннар оясында”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә” хикәяләрендә бәхет мәсьләсе, конфликт үзенчәлеге.
- •41. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында татар яшьләренең рухи, фикри үсеш баскычларын сурәтләү. Пьесаның сәнгатьчә эшләнеше.
- •42. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә”, “Сүнгәч”, “Татар кызы” хикәяләре. Модернистик агымнарның сыйфатлары.
- •43. Ф. Әмирханның сатирасында көлү, тәнкыйтьләү объектлары, сурәтләү алымнары (“Фәтхулла хәзрәт” һ.Б.).
- •44. Г. Рәхим хиякәяләренең идея-эстетик үзенчәлекләре: “Галия”, “Көзге хикәя”, “Миләүшәләр арасында”, “Хан мәчетендә”, “Артист”.
- •45. Н.Думави хикәяләре: идея-эстетик үзенчәлекләре (реалистик, романтик, модернистик катламнарның чагылышы). “Кем гаепле?”, “Мортый илә Мукай”, “Су кызы”, “Карт мөгаллимнәр” һ.Б.
- •46. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре: идея-проблематикасы һәм сәнгати үзенчәлекләре. Кешенең эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау.
- •47. М.Гафуриның шигърияте. Шагыйрь иҗатында шәхес иреге, социаль азатлык турында уйланулар; гомумкешелек кыйммәтләре белән сыйнфый мәнфәгатьләр арасында мөнәсәбәтнең чагылышы.
- •48. Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте. Жанр үзенчәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, әсәрнең автобиографик җирлеге.
- •49. Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрендә иске татар тормышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең сурәтләнеше. Мәхдүм образының бирелеше.
- •50. М.Фәйзинең драматургиясе. “Яшьләр алдатмыйлар”, “Кызганыч” пьесаларының идея-проблематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше.
- •51. Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗаты. Бу этапның төп сыйфатлары. “200 елдан соң инкыйраз” повесте. Аның идея-проблематикасы, жанры, әсәрнең татар әдипләре иҗатына йогынтысы.
17. Ш. Камал иҗаты. Кеше тормышын, аның күңел дөньясын сүрәтләү үзенчәлекләре. Импрессионализм. (Уяну, Буранда, Сулган гөл)
Импрессионализм – это методы и приемы в ис-ве, которые позволяли наиболее естественно запечатлеть реальный мир в его подвижности и изменчивости, передать свои мимолётные впечатления.
Ш. Камал иҗатка килгән чоры беренче рус революциясе җиңелгәннән соң Россияне каплаган рәхимсез реакция чорына туры килә. Кешеләрнең иреккә, матурлыкка, бәхеткә омтылу кебек идеалларын таптаган бу чорның басымын бик авыр кичереп, шул тупас чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен һәм изелгән кешеләр язмышын күрсәтеп, Ш. Камал беренче хикәяләрен яза.
“Уяну”(1909) – язучының явыз чынбарлыкка һәм тормыш төбендә газапланучыларга сәнгатьчә җитди мөнәсәбәт күрсәтү кыюлыгы иле. Беренче әсәрендә үк инде әдип иҗатына характерлы буларак берничә сәнгатьчә сыйфат та калку булып чагылы: аның беренчесе – кешенең рухи динамикасы, драматик кичкрешләре, икенчесе – табигать образына, пейзаж поэтикасына игътибар итүдән гыйбарәт.
Тегермән эшчесе Муса исереп кайтып, хатыны Гарифәне җәберли. Аның хәлакәтенә сәбәпче була. Шундый көтелмәгән фаҗига авырлыгыннан, вөҗдан газабыннан Муса акылдан шаша. Үз гаебен аңлау төйгысы уяна анда, кешелек сыйфатлары өскә чыга. Илнең авыр хәлендә гади кешеләрнең авыр көндәлеге һәм рухи фаҗига б/н тулы язмышы гәүдәләнә. Ул фаҗиганең психологик җирлегендә кешелек тойгыларының кыргыйлык б/н бәрелеше ята. Муса да, Гарифә дә – шушы бәрелеш корбаннары.
1909-13 елларда язылган әсәрләренең күбесендә әнә шул конфликт үзәккә куела. Ул конфликтны кешеләр мөнәсәбәтендәге яхшылык белән яманлык, кешелеклелек б/н ерткычлык арасындагы котылгысыз бәрелеш тудыра. Бу бәрелештә кешене бәхетсезлек, күңелсез, фаҗигале язмыш сагалап тора.
“Сулган гөл” (1909) – яшь Камәр төн уртасында газап кичерә. Яшьлек һәм матурлык символы булган бу кыз ни өчен шундый хәлгә төшкән? Хикәянең азагында гына бер Камәрнең газабының сәбәбен беләбез – ул бер карт муллага яшь хатын итеп бирелә.
“Буранда”(1909) солдат Мостафа, кыш суыгына, буранга карамыйча йенә кайтыа җитәргә ашкына. Ул тирән борчулар эчендә. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Шуның өчен кайтып гафу сорарга ашкына. Ләкин аның бу изге теләгенә көтелмәгән бәхетсезлек аркылы төшә: ул кайтып кергәндә анасы үлгән була. Ш. Камал бу хикәяләрендә психологизм остасы буларак безгә ачыла.
18) Тукай сатирасы. (аның көлү, фаш итү объектлары, алымнары)
Тукай иҗатында сатираның кинәт бөтен буена үсеп чыгуын бер яктан, “Уклар”журналының дөньяга килүенә бәйләнсә. Икенче яктан, шагыйрьнең революцион-демократик позициягә басуыннан эзләргә кирәк.
Тукайның 1906-1907 еллар сатирасының эчтәлеге һәм идея юнәлешенә бер күз ташласак, аның революцион-демократик карашлар белән бәйләнешен ачык күрәбез. Менә патша Россиясенең политик строен камчылаган “Сорыкортларга” һәм “Государственная думага”, демократиягә каршы матбугатны фаш иткән “Дөнья бу!”, феодаль-буржуаз татар җәмгыятеннән көлгән.
Тукай сатирасы, шул заманның политик көрәшендә бер корал булудан тыш, татар әдәбиятының үзе өчен, аның критик реализм юлыннан үсеп китүе өчен дә бер этәргеч булды. Сатирик әсәрләр дидактикадан һәм үгет-нәсихәтчелектән азат иделәр. “Пыяла баш” (1906, IX) шигырен генә алыйк. Биредә кулланылган иҗат алымы үзе үк шигырьдә руханиларны туры юлга өндәүдән бигрәк, аларның әшәкелекләрен күрсәтеп бирүнең өстенлек алганлыгы турында сөйли; шагыйрь хәзрәтнең баш сөяген пыяла белән алмаштыра да миендә кайнаган уй - теләкләрне сурәтләр ярдәмендә күрсәтә. “Рәсемгә ишарә”(1906,IX) шигыре дә шундый алым белән язылган. “Дөнья бу!” шигыре шулай ук “акыл өйрәтүләр”дән, нәсихәт укудан азат. Шагыйрь кыска, төгәл, тапкыр җөмләләр белән кайбер татар газеталары һәм нәширләренең реакция ягына авышуларын дөньяга фаш итеп чыга.
1905 елгы революция еллары шагыйрьнең политик аңын тиз үстерә. Революциянең дәвам итүе, крестьяннар хәрәкәтенең көчәюе, большевистик матбугат белән танышу нәтиҗәсендә Тукай патша Манифестына (1905 ел 17 октябрь), Думага ышанудан арына килә. “Сорыкортларга” шигырендә (1906) шагыйрь, халыкка мөрәҗәгать итеп:
Һөҗүм кирәк ишаннарга – сорыкорт, гөмбә башларга;
Бетер, сындыр, кырып ташла, магаль урра вә билбанзай!1- ди Тукай.
Ниһаять, Тукайның иҗтимагый-политик карашларында борылышны күрсәткән “Государственная думага” (1906 ел, октябрь) шигыре языла. 1906 елның урталарында Думаның мәсхәрәле рәвештә куылуыннан көлеп, шагыйрь болай ди:
Ник бик тиз беттең син, Дума,
Ник җир-ирек алмадың?-
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
“Безне урынсыз яманлыйлар” (1907,XII) шигырен Тукайның бу чор сатирасының иң матур үрнәге дисәк тә, ихтимал, хата булмас. Әсәр мондый алымга корылган: шагыйрь татарларга, аларның тормышына яла ягучыларның сүзләрен “юкка чыгара”. “Яла ягучылар”исә нәкъ менә татар феодаль - буржуаз җәмгыятенең чын йөзен күрсәтә торган якларын яманлыйлар.
Казанга килүенең икенче елында ук Тукай иң күренекле сатирик әсәрен – “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” (1908) поэмасын язды. Иске “Кисекбаш китабы”на пародия итеп язылган бу әсәрдә шагыйрь кадимче сәүдәгәрләрнең, татар мещаннарының һәм руханиларының идея, мораль түбәнлеген,- гомумән, татар феодал-буржуа җәмгыятенең асылын тәнкыйть итү белән генә чикләнми, бәлки Россия самодержавиесе һәм аның Дәүләт думасының да реакцион йөзен фаш итә.
Г.Тукай “Кисекбаш китабы”ндагы образларны “Көфер почмагы”ндагы кешеләр белән алыштыра. Киселгән баш – шул вакыттагы бер татар кешесе. Ләкин гади кеше түгел: шәһәр Думасында ун ел депутат булган, сәүдәгәр. Гәүдәсез Баш үзенең зарын Печән базары әһелләренә килеп сөйли, ә бу кешеләр исә, башның гәүдәсен кайтарыр өчен нинди чара күрергә, дип киңәшәләр.
Ул елларда Казанда бер урыс кешесе цирк тота. Әлеге цирк хуҗасы, татарларны үзенең тамашаларына тагы да күбрәк җәлеп итү өчен, урыс көрәшчеләре белән бил алышырга каяндыр (төрек булырга тиеш) мөселман көрәшчесе Карәхмәт (Кара Әхмәт) дигән кешене чакырта. Татарлар аны бик тиз үз итәләр. Печән базарындагылар, нишләргә белмичә аптырашып торганда, шушы Карәхмәтне искә төшерәләр. Аны тиз генә чакыртып та китерәләр.
Г.Тукайның максаты – Кисекбашны һәм “Көфер почмагы” әһелләрен фаш итү, аларны көлкегә калдыру. Моның өчен ул бик кызыклы алым китереп кертә. Ярдәм итәргә килгән Карәхмәт, үзенең көчле икәнлеген күрсәтү өчен, әлеге Башны күтәреп карарга уйлый. Әмма, ни хикмәттер, Башны урыныннан да кузгата алмый. Биредә Г.Тукай гипербола, ягъни арттырып сурәтләү алымын куллана. Әлеге Баш чамасыз авыр, чөнки анда: мең пот (16 тонна) искелекне яклаучы фикер, мең пот сыраның пары, тискәрелек тутырылган йөзләп амбар, ун вагон наданлык, бер мең вагон “мин беләм”дип һавалану, ун келәт иске әйбернең һәммәсе изге була дигән уй, егерме склад һәр җәдит - кяфер дип раслау бар. “Көфер почмагы” кешеләре Башның бу сыйфатларын ничек бәялиләр соң? Иң кызыгы да шунда: тыңлап торучылар һәммәсе дә “Аһ, нинди изге Баш!”- диешәләр. Чөнки алар үзләре дә Баш әйткән сыйфатларга ия, шуңа күрә Башка теләктәшлек күрсәтәләр дә.
Г.Тукай сатирик поэмасын әкият рәвешендә яза. Ләкин анда катнашучыларның һәммәсе егерменче йөз башы татар тормышында булган шәхесләр. Шундыйларның берсе – Гайнан. Шагыйрь аны Дию урынына куеп сурәтли. Ул вакытта чыннан да андый кеше яшәгән. Гайнан Вәисев үзенең тарафдарлары белән “Коткару фиркасе” төзи. Әлеге фирка (партия) диннең һәм аның әһелләренең патшага хезмәт итүен теләми. Җитәкчесе Вәисов 1918 елның 28 февралендә үтерелә. Әмма Г.Тукай Вәисевчеләр төзегән бу төркемнең чын асылын төшенеп җитмәгән булырга тиеш. Гайнанны тискәре итеп сурәтләвеннән шул аңлашыла.
Дию пәрие – татар әкиятләрендә була торган куркыныч образ. Карәхмәт Диюне җиңә. Башның хатынын Печән базары әһелләре алдына кайтарып куя. Камчылы ишанның өшкерүе була, Баш гәүдәсенә ялгана, җитмәсә яшь егет кыяфәтенә керә. “Көфер почмагы”ндагылар, шатланып, иркен сулыш алып куялар.
Сынландыру алымы әсәрдә шактый еш очрый. Чынбарлыкта кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый алмый. Ә поэмада аларның елавы хәлнең көлкелеген тагын да арттырып җибәрә.
Ф.Әмирхан “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” басылып чыгу уңае белән Тукайны “татар галәменең иң оста юмористы” дип атады.
