Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

10. Г.Ибраһимовның икенче чор (1912-1917) иҗатындагы сыйфат үзгәрешләре. Язучының әдәби-эстетик, фәлсәфи карашлары. “Табигать балалары», “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәяләре.

Икенче чор иҗатында Г.Ибраһимов политик карашлары белән революцион-демократик югарылыкка күтәрелә. Шуңа күрә иҗатында үзгәрешләр шактый.

Бу дәвер әсәрләрендә иҗтимагый-сәси вакыйгалар, гади халык тормышы белән бәйләнеш тирәнәя. Әдәбият-сәнгать, аларның кеше тормышында тоткан урыны турындагы фәлсәфи уйланулар тагын да калкулана төшә. Милли чонбарлыкны сурәтләү омтылышы көчәя.

Әдәби метод, әдәби юнәлеш ягыннан да катлаулана: реализм белән романтизмның синтезы күзәтелә, реализм романтик алым, чаралар ярдәмендә баетыла.

Тематик яктан да иҗаты киңәя. Хәзер аның әсәрләрендә соиаль проблемалар күтәрелә, язучы “тормыш төбендә” яшәүчеләрнең образларын сурәтләүгә кискен

борылыш ясый.(“Карт ялчы”, “Көтүчеләр” хикәяләре”) Ул әсәрләрдә изелгән изелгән сыйныфларның язмышы мәсьәләсе куела, хезмәт халкын азатлыкка алып чыгу юллары эзләнә.

Табигать балалары “ хикәсендә (1914) крестьян егете Хафиз юолында печән өмәсендә авылның иң атаклы печән чабучысын җиңеп чыга. Нәтиҗәдә, аның чибәр кызын – үзенең сөйгәнен алу бәхетенә ирешә. Шушы гади генә сюжет авторга табигатҗ кочагында чыныгып үскән хезмәт батырларының рухи дөньясын тирән итеп, бөтен матурлыгы белән күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Беренче карашка гади булып күренгән җир улларының искиткеч бай рухи дөньясы, саф әхлак йөзе укучыда тәэсир калдыра. “Т.б.” туган җиргә мәхәббәт тәрбяли, хезмәт кешесенә дан җырлый, яшәү шатлыгын раслый.

Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәясендә (1914) әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле мәсьәләсе куела. Аны язучының ул чорадгы идея-эстетик программасы дип санарга мөмкин. Әсәрдә томыш идеалын эзләүче “мин”нең яшәеш асылы, яшәү мәгънәсе, кеше бәхете, кешелек җәмгыятендә дин, милләт кебек иҗтимагый күренешләр, фән, гыйлем, мәдәният һәм аларның көче турында фәлсәфи уйланулары тасвирлана.

11. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында романтик шәхесләр, иске татар тормышының гәүдәләнеше, кеше һәм сәнгать мөнәсәбәте.

1912 елның маенда Ибраһимов үзенең беренче зур әсәрен – “Яшь йөрәкләр” романын тәмамлый. 1913 елда бастырып чыгара.

Әсәрдә иске карашлы аталар белән яңача яшәргә омтылган балалар арасындагы көрәш сүрәтләнә.Искелек каһарманнары: Җәләш мулла, Гәрәй мирза һәм аның хатыннары; яналык каһ-ы: Сабир, Зыя, Госман, Сәлим, Камилә һ.б.

Романда, гомумән, татар халкының хәле, милләт язмышы, аның киләчәге мәсьәләсе күтәрелгән. Ул татарларның патша хакимияте алып барган колониаль сәясәте шартларында яшәвеннән тирән ризасызлык, милли азатлыкка омтылыш рухы белән сугарлыган.

Җәләш – авыл мулласы, искелекне яклаучы гаилә башлыгы. Аның төп сыйфаты – шөһрәт сөюе. Нәселе мәшһүр булган. Башта шәһрнең беренче мәхәлләсендә мөдәррис булырга хыялланган. Барып чыкмый. Бары тик авыл мулласы гына булып кала. Үзе ирешә алмаган максатка уллары Зыя белән Сабир ирешер дип саный.

Әсәрдә Зыя, Мәрьям, Сабир романтик шәхесләр буларак сурәтләнә.

Зыя – язучының уңай образын гәүдәләндерә. Ул үзенең хыял-омтылышлары белән иске тормыш тәртипләренә каршы чыга, шәхес иреген яклый. Аның максаты – туган халкына хезмәт итү, аны газаплы тормыштан коткару, азатлыкка чыгару.

Ләкин зыя үзенең идеаллары өчен көрәшергә сәләтле шәхес түгел. Тормышта аның социаль таянычы юк. Ул – идеалист – романтик.

Зыяның язмышы аның мәхәббәт фаҗигасе белән бергә үрелеп сурәтләнгән. Уңай каһраманның хыялый булуы, гамәли эшкә сәләтсезлеге аның мәхәббәтендә дә чагыла.

Мәрьям – нечкә күңелле, кайнар йөрәкле, хыял белән яшәүче туташ. Авылда үссә дә, авыл тормышын белми, белергә дә теләми. Ул да шул тормыш эчендә. Әмма аның “матдилегеннән”, “тупаслылыгыннан” өстен тора.

Зыя белән Мэрьямнең трагедиясе үзләренең идеаллары өчен актив көрәшкә сәләтсезлекләрендә.

Сабир – Зыя шикелле үк Сабир да Җәләшнең карашлары белән риза түгел. Ул да әтисе күрсәткән юлдан барырга теләми. Ул да иске тормыш тәртипләренә каршы чыга. Бу яктан ул Зыя белән бергә бара.

Ләкин идеал мәсьәләсендә Зыядан аерыла. Ул халык өчен борчылмый, аны газаплы тормыштан коткару турында уйламый. Аңа шәхси иминлек кирәк. Шәхес белән тирәлек

арасындагы каршылыкны ул башкача хәл кыла: шәһәрне ташлап, ерак бер авылга, “мужик сына” яшәргә китә. Сабир рухи тынычлыкны җиргә һәм үз аты белән сабанына хуҗа булуда таба.

Зыя үзе музыка җанлы кеше шәхес булганлыктан, халыкны азатлыкка чыгаручы, бәхетле итүче төп көчне дә музыкада күрә. Зыя фикеренчә, музыка халыкның аяныч хәлен аның үзенә аңлатып бирәчәк, аңарда якты киләчәк өчен көрәш уты кабызачак. Ул шуңа күрә музыкаль хисләрен туган халкына җиткерү, күңелендәге музыканы халык күңеленә салу һәм шуның аркылы аның язмышын җиңеләйтү турында баш вата. Ләкин Зыя күңелендәге музыкаль ялкынны, изге теләкләрне халыкка җиткерә алмый.