Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

9. Татар драматуригиясенең өченче дәвере (1912-1917). К.Тинчуринның 10 нчы еллардагы әдәби эшчәнлеге. “Соңгы сәлам” мелодрамасы.

Бу чорда иҗат иткән Ф.Әмирхан, Г.Исхакыйларның дөньяга карашларында, әдәби-эстетик эзләнүләрендә яңарыш, үзгәрешләр күзәтелә. Драматургиягә М.Фәйзи,Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш кебек яшь көчләр килә.

Тематик яктан, образ-характерлар тудыру алымнары, конфликт төзелешенә нигезләнеп, әлеге чор драматургиясендә берничә юнәлеш ассызлыклана:

  • искелекне, бозыклыкны, җитешсезлекләрне фаш итү;

  • хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәгърифәт кебек мәсьәләрне яклау;

  • татар халкының бөтен социаль катлаулары берләшеп, милләтнең матди хәлен ныгыту, мәдәниятен, мәгърифәтен күтәрү өчен барган көрәшне гәүдәләндерү;

  • мәхәббәт хисләре, иҗтимагый вазыйфа, бурыч арасында калган геройларның тормышын тасвирлау;

  • татар демократик яшьләр хәрәкәтендәге эчке каршылыклар, идеяләр бәрелешен сурәтләү;

  • яшәүнең фәлсәфи һәм әхлакый нигезләрен төрлечә аңлаган яшьләр хәятын күрсәтү.

Бу чор драматургиясендә шулай ук гади халык тормышына, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына, халык җырларына йөз белән борылу, халыкчанлык принцибының баюы күзәтелә (М.Фәйзи, Ф.Бурнаш һ.б.)

Драматурглар тарихи темаларга мөрәҗәгать итеп, идея эчтәлеген баета, жанрлар системасын төрлеләндерәләр (Г.Исхакый, Ф.Туйкин, Г.Хәйдәр һ.б.).

Драма жанры хәлиткеч роль уйный. Аның сатирик, психологик, тарихи, романтик, музыкаль драма кебек формалары туа.

10 нчы еллар драматуригиясе кеше, аның яшәешен гәүдәләндерү принциплары ягыннан катлаулана. Романтизм куәтләнә. Романтизм белән реализмның табигый берлеге, романтизм белән сентиментализм синтезы күзәтелә.

Драматургия конфликт оештыру, образ-характерлар тудыру, сәнгатьчә эшләнеш

ягыннан җитлегә.

К.Тинчуринның 10 нчы елларда “Назлы кияү” (1915), “Җилкуарлар” (1916) комедияләрен иҗат итә. Бу әсәрләрдә сәхнә чаралары, һәр рольне артист уены белән гәүдәләндерү күздә тотылган.

К.Т. комедияләрендә уңай персонажлар күрсәтелми. Аларның бөтен пафосы буржуаз җәягыятьне фаш итүгә юнәлгән. Тинчурин буржуаз яшьәрнең тормышын ала һәм аларны сорыкортлар итеп күрсәтә. М-н, “Назлы кияү”дә вакыйгалар байбәтчә Рәшитнең өйләнүе тирәсендә бара. Рәшит гомеренә бер генә дә файдалы эш эшләмәгән, әтисе акчасына кәеф-сафа корып гомер уздырган, рухи тормыштан мәхрүм булган эшкуар. Бу образны Рамазан образы тулылыандыра. Монысы ашап-эчүдән башка нәрсәне аңламый. Болар – буржуаз яшьләрнең иң түбән төшкән типлары. Бу очракта Тинчурин литота кулланган.

Шушы чорда язылган “Беренче чәчәкләр драмасы (1913) Ф.Әмирханның “Яшьләр” драмасында башланган теманы яңа шартларда дәвам итә. Әйтик, әгәр Гаяз, Йосыф, Зәйнәпләр искелеккә каршы бер булып кузгалган булса, “Б.ч.”дә инде яшьләр арасында фикер каршылыгы килеп чыккан. “Яшьләр”дә шәхес һәм җәмгыять проблемасы өстенлек итсә, хәзер аңа интеллигенция һәм халык проблемасы кушыла.

Бу әсәрдә К.Т. драм-нә хас тагын бер үзенчәлек күренә – аның әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгалар, гадәттә, озак вакытны үз эченә ала. Шуның аркасында геройларның характеры формалашу тарихын игътибар белән күзәтеп була.

Икенче үзенчәлеге – социаль анализ белән бергә психологик анализның да тирәнәюе. Шәхси тема вакыйгалар агышында торган саен зуррак урын ала бара.

Соңгы сәлам” драмасында К,Т. Вахит Мансуровның фаҗигсаен сурәтли. Вахитнең яшәү максаты түбәндәге сүзләреннән ачык күренә: “Ольга никахланырга чакыра... Ә минем монда хатыным, балаларым, карт анам бар... Аларны ташлап китәргә, менә шушы өйне, кибетне, туганннарны...барысын, барысын ташлап китәргә... Ярый ла, атасы мине үзенә кампоньен итсә... Аһ, әгәр барып чыкса, бөтен Кама районы кулда булачак бит, миллионнар бармак араларында уйнап йөрерләр”.

Шуңа ирешү өчен Вахит миллионер сәүдәгәр кызы Ольга Вахрушинага гашыйк була. Уд хәтта гаиләсен ташлап, динен алыштырып, аның белән никахлашырга да риза. Әмма нәтиҗәдә Вахит мәсьәләне револьвер ярдәмендә хәл итәргә мәҗбүр.

Сюжет сызыгы Рауза – Вахит – Ольга мәхәббәт өчпочмагына корылган.

Драматург күңел монологы, хат, ачы хәсрәтле, ялварулы күз яшьләре алымын куллана.