Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

7. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы.Аның асылы, иҗат методы буларак принциплары, тарихи традицияләре.

Татар әдәбиятында тәнкыйди реализм алымы XX гасыр башында формалаша. Кешене әхлакый камиллекккә өндәү, башкаларга файда китерергә чакыру белән башка әдәбиятлардан аерылып тора.

Татар әдәбиятында язучыларның тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен “йокыдан уяту”, үз хәленә объектив бәя бирергә мәҗбүр итү кебек максатлары ачык күренә. Ул барыннан да бигрәк яшәп килүче тәртипләрне кире кагу, иске тәртипләрне юкка чыгару кирәклеген раслау кебек яңгырый. Шуңа күрә тәнкыйди реализ татар әдәбиятында кире кагу һәм раслауның синтезына ирешә. Тәнкыйтьләү исә аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге аерым бер катламнарны игътибар үзәгенә куя.

Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга тенденциялелек хас. Шул ук вакытта, авторның мөнәсәбәте ачык күренеп тору сәбәпле, геройларның, сюжет барлыкка китерә торган ситуацияләрнең шартлылыгы күзәтелә.

Ләкин бу агым милли әдәбиятка яңа геройлар алып килүе, аерым иҗтимагый катламнар тормышыннан милләт язмышы турындагы уйлануларга кадәр илтүе белән әһәмиятле.

М-н, Г.Камал – “Банкрот”(1911), “Беренче театр”(1908),”Безнең шәһәрнең серләре” (1911), “Бүләк өчен” (1909); И.Богдановның - “Помада мәсьәләсе”(1908); Г.Исхакый – “Җан Баевич” (1923) комедияләре, Ф.Әмирханның - “Фәтхулла хәзрәт” повесте (1909), “Яшьләр”(1909), “Тигезсезләр” (1914) драмалары, “Сәмигулла абзый” (1916) кебек хикәчләре; Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте (1907), “Кыямәт” (1908) пьесалары керә.

Принциплары:

  • камил булмаган дөньяда яшәүче камил булмаган кешене сурәтли;

  • кешене әхлакый камиллеккә өнди;

  • өч принцип берлеге: 1) кеше тирәлектә яши; 2)аның уй-фикерләре, теләк-омтылышлары җәмгыять белән бәйле; 3) ул – тарихи чор җимеше;

  • типик характерлар типик шартларга куела. Тормыш дөреслеген табарга омтылу хас;

  • гуманистик һәм җәмгыяви идеаллар күтәрелә.

8. Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә кеше бәхете, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, бу мәсьәләгә автор мөнәсәбәте.

Г. Ибраһимовның 10 еллар прозасында яңа сыйфат-үзгәрешләр күзәтелә. Психологизмга, әдәби геройларның эчке дөньясын, хис-кичерешләрен табигать, пейзаж, хатын-кыз матурлыгы, рухи мәхәббәт темаларын сурәтләүгә игътибар көчәя. Әдип иҗатында Гареб романтизмы Шәрыкъ традицияләре белән үрелеп үсә.

Уты сүнгән җәһәннәм” хикәясендә (1911) халыкка хезмәт итү, акыл, гыйлем, мәгърифәт, кеше һәм язмыш, кеше һәм хәят мәсьәләләре тирәсендә уйланулар чагылыш таба. Болар Садыйк һәм Гыйльман Каһиров образлары язмышы аша чагылыш таба.

Бу геройлар үзләре яшәгән тормыштан риза түгел. Аларның һәрберсенең тормыш юлы төрлечә үткән, ләкин аларның берсе дә аннан канәгать тъгел. Шуңа күрә алар җитди борчылу, рухи газап эчендә яшиләр. Шул ук вакытта алар иҗтимагый эшкә дә, көрәшкә дә сәләтсез.

“Уты сүнгән җәһәннәм” хикәясенең сюжеты юк диярлек. Төп персонаж – Садыйк – авылда үз тормышыннан канәгать булып, балалар үстереп яши. Һәм ул, көннәрнең берендә, яшьлек танышы, шәкерттәше белән очраша. Кайчандыр бөтен яктан Садыйктан түбән булган Гыйльман үзгәргән: белемле, бай кешегә әверелгән. Ә ул – надан мулла сыйфатында! Авыр уйлар Садыйк күңелендә мәхшәр тудыра. Автор аның әлеге кичерешләрен тәфсилләп тасвирлый. Садыйк Гыйльман уңышының сере – зур ихтыяр көче, тырышлык нәтиҗәсендә икәнен дә, үзенең бу юнәлештә җибәргән хатасын да аңлый. Әмма иң аянычлысы – ул беркайчан да тормышын инде үзгәртә алмаячак.”Ни дә булса булган,мин,күктән егылып ,әллә кая төпкә,аска коточкыч түбәнгә киткәнмен ...Хәят мәңгелеккә җимерелгән,алдагы көнең хәзергесеннән дә күп түбән ,күп караңгы булыр шикелле тоела , шул тойгы йөрәкне әрнетә “,-дигән уй гел Садыйкны эзәрлекли. Яшен яктысыннан курыккан Садыйк тормышына Гыйльман нәкъ менә караңгыда ялтырап киткән яшен булып килеп керә. Шуңа күрә ул яшәешен “уты сүнгән җәһәннәм” итеп күрә.

Ялчыларның авыр тормышын тормышын сентиментальлек белән реалистик детальләрдә гәүдәләндергән “Карт ялчы” хикәясе (1912) автор иҗатының икенче чорына карый. Бу Ибраһимовның реализм белән романтизмның үрелеп яшәвен чагылдыра торган хикәясе, дип әйтәләр. Ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт, аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар. Тормыш дулкыны белән кагылган ялчы Шаһиның газабы, аның рухын чолгап алган ризасызлыгы моңлы җыр ташкыны булып кайный. Бары аның: “Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам”, - дигән офтанулы сүзләре хикәягә эпиграф итеп куярлык һәм ялчы картның бу гыйбрәтле сүзләре, әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә.