Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

6. Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты.

«Дусларга бер сүз» шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. «Хөррият кочагына барып керү», аныңча, үсеш, алга китү юлыннан китәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә? Иң әүвәл, Г.Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкалада «кирәкләрне сорау». Без «дөнья оҗмахына» керергә тиеш. Ләкин бу эшне муллаларга кушарга ярамый («дин эшендә башчы итик без аларны»), «без дөньяларны абразауный егетләргә тапшырсак, яхшы булыр».

Ләкин ул күреп тора: азатлыкны хаким катлаулар бервакытта да үз ирекләре белән бирми. «Хөррият хакында» шигырендә моны үзе дә әйтеп бирә. Бу әсәрендә әле шулай да шагыйрь 1905 елгы инкыйлаб ярдәмендә алынган хокукларны артыграк бәяли. Чөнки империянең хакимиятен җимерми торып, демократик тәртипләр урнаштырып булмый. Әле ул елда, билгеле булганча, патша үз тәхетендә калды. Матбугатка беркадәр ирекләр бирелү шагыйрь өчен бик олы казаныш булып тоелган, күрәсең. Бу әсәрнең шагыйрь иҗатында тагын бер әһәмияте шунда— «Фикер» газетасында әлеге шигырь астына (1905 ел, 11 декабрь) беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» имзасы куелган.

Шулай да 1905 елдагы вакыйгаларга карата язылган иң уңышлы әсәре «Иттифакъ хакында» исемле шигыре булса кирәк. Г. Тукай монда халыкны иң зур көч дип тануын белдерә. Халык фетнәләренең күплеген күреп, патша киңлек бирде, дигән фикер үткәрелә. Ләкин бу әле эшнең башы гына, әлеге мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк. Һәр көнне үзгәрә барган заманда йоклау тиеш түгел.

Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахыры — XX йөзнең беренче унъеллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләрен дәвам иттергәнлеген күрми булмый. Аның шигырьләрендә шуның чагылышын күрергә мөмкин. Шул ук вакытта ал арда һәм кайбер башка әсәрләрдә мәгърифәтчелекнең даими юлдашы булган үгет-нәсихәтчелекнең, ягъни дидактизмның булуына да игътибар итәсең.

Ярлылык белән мактану, моның өчен горурлану, бу дөньядан ваз кичеп, ахирәткә барырга хәзерләнү мәшәкате белән генә яшәү — суфыйлар һәм дәрвишләргә хас сыйфат. Ләкин авторның әйтергә теләгәне шактый катлаулырак. Ул әсәрне укучыны горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими күтәрүгә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска киңәш итә. Төп киңәше Аллаһы Тәгаләне зурлау, исеңнән чыгармау, аңа мәрхәмәт сорап мөрәҗәгать итәргә чакыру. Ягъни, мәгърифэтчеләргә хас булганча, белем юлында тырышлык кую кешене матур, бәхетле итә, муллык юлына юнәлтә. Комсызлык кебек түбән сыйфатка каршы итеп Г. Тукай белемлелекне куя.

Татар милләтенең фикерен үткенәйтү, шул нигездә аны берләштерү Г. Тукайның төп гамьнәреннән берсе булып әверелә.

Г. Тукай иҗатының башлангыч чорында, ягъни 1907 елның урталарына кадәр, байтак шигырьләрен төрек теленә якын итеп язган. Ул үзе дә иҗатының әлеге чорын «төрекләргә тәгълит вакыты...» дип атый, ягъни «төрекләргә иярү вакыты». Моның кайбер сәбәпләре дә бар. Беренчедән, остазы Мотыйгулла хәзрәт, үзе Мисырда укып кайткан кеше буларак, Габдуллага гаруз (шигырь төзелеше) дәресләрендә гарәп, фарсы, төрек шигырьләре кануннарын өйрәткән. Икенчедән, 1902—1903 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә бер төрек шәкерте укый. Әлеге төрек егете шигырьләр яза, аларны дусты Габдуллага матур итеп яттан укып-укып күрсәтә. «Шул шәкерт белән торган заманнарда Габдулла әфәнде төрек романнарын бик яратып укып йөри иде», дип яза Г. Кариев. Әмма «1907 нче сәнәнең соңгы яртысының башларында ул үзенең «Шүрәле»се белән нәкъ татар теленә әйләнеп китә. Аннан соң язган шигырьләренең бөтенләен диярлек татарча яза».

Г. Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. Көнчыгышта шигырьләрне көй белән уку гадәте элек-электән килә. Ләкин татар теленең шигърилеге, җыр сәнгатебезнең нык үскән булуы, ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән көйнең аерылгысыз булып үрелүе — безнең үзебезнең дә табигый сыйфатыбыз.

Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г. Тукай бирде. «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык әкияте», «Шүрәле» әкиятләрен кем генә белми? «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.