- •Г. Исхакый иҗатының “таңчы”лык дәвере (1905-1911): иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендәге үзгәрешләр. “Алдым-бирдем” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр, конфликт бирелеше.
- •3. 1905-1907 Еллар инкыйлабы нәтиҗәсе буларак татар вакытлы матбугаты барлыкка килү һәм аның әдәбият үсеше өчен әһәмияте.
- •4. Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси, журналистик эшчәнлеге.
- •5. Г.Камал - комедия остасы, пьесаларында көлү, фаш итү объектлары.
- •6. Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты.
- •7. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы.Аның асылы, иҗат методы буларак принциплары, тарихи традицияләре.
- •8. Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә кеше бәхете, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, бу мәсьәләгә автор мөнәсәбәте.
- •9. Татар драматуригиясенең өченче дәвере (1912-1917). К.Тинчуринның 10 нчы еллардагы әдәби эшчәнлеге. “Соңгы сәлам” мелодрамасы.
- •10. Г.Ибраһимовның икенче чор (1912-1917) иҗатындагы сыйфат үзгәрешләре. Язучының әдәби-эстетик, фәлсәфи карашлары. “Табигать балалары», “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәяләре.
- •11. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында романтик шәхесләр, иске татар тормышының гәүдәләнеше, кеше һәм сәнгать мөнәсәбәте.
- •17. Ш. Камал иҗаты. Кеше тормышын, аның күңел дөньясын сүрәтләү үзенчәлекләре. Импрессионализм. (Уяну, Буранда, Сулган гөл)
- •18) Тукай сатирасы. (аның көлү, фаш итү объектлары, алымнары)
- •19) Г. Камалның драмаларын.Конфликт бирелеше һәм күтәрелгән мәсьәләләре.
- •20) Г. Тукай 1910 еллар лирикасындагы мотивлар. (Түбәндәге шиг-р мисалында)
- •21) Дәрдмәнд лирикасы. (Фәлсәфи уйланулар, сагыш.... 1-2 шиг. Яттан сөйләргә)
- •Ш. Әхмәдиев иҗаты: тематик киңлек һәм жанр төрлелеге. “Мөгаллим”, “Кеше”, “Суга баткан килен”, “Шагыйрь моңая” һ.Б.
- •24. Г. Тукай иҗаты. Аны чорларга бүлү мәсьәләсе. Шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләре. Бер-ике шигырен яттан сөйләргә.
- •25. М. Гафури прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше (“Ярлылар яки Өйдәш хатын”). Натурализм.
- •26. Ф. Әмирханның хикәяләре, романтик эстетика сыйфатларының чагылышы (“Кадерле минутлар”, “Яз исереклегендә”)
- •27. С. Рәмиевнең проза һәм драма төрләрендә эшчәнлеге. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәрендә феминистик (хатын-кыз) мәсьәләләрнең чагылышы.
- •28. Г. Газиз (г. Гобәйдуллин) хикәяләре: “Моң”, “Яшьләр кичәсе”, “Скрипкасы Хөсәен”, “Чалбар” һ.Б.
- •29. Ф. Әмирханның “Яшьләр” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның сәнгатьчә хәл ителеше.
- •30. Г. Коләхмәтов драматургиясе. Бу төргә ул алып килгән яңа сыйфатлар. “Яшь гомер” драмасының идея эчтәлеге, пролетар әдәбият билгеләренең чагылышы.
- •31. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең “Хәят” повесте. Яшь кеше кичерешләрен сурәтләүдә әдипнең осталыгы. Әсәрнең иҗат итү ысулы мәсьәләсе.
- •33. Г.Исхакыйның өченче чор иҗаты. “Остазбикә” әсәренең идея-эстетик үзенчәлекләре.
- •34. Г.Исхакыйның “Зөләйха”трагедиясе. Жанр үзенчәлеге. Пьесада әдип мөрәҗәгать иткән алымнар һәм чаралар.
- •35. С.Рәмиев шигъриятендә лирик герой, шәхес бунты, романтик мәхәббәт. Гыйсъянчылык романтизмы (“Таң вакыты”, “Мин”, “Син”, “Ул”, “Алданган”, “Дөньяга”, “Авыл” һ.Б.). Бер шигырьне яттан сөйләргә.
- •36. XX йөз башы татар әдәбияты. Өйрәнелү тарихы. Чор үзенчәлеге. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.
- •37. Татар әдәби тәнкыйтенең формалашуы, бурычлары. (г.Ибраһимов, ф.Әмирхан, г.Тукай, җ.Вәлиди һ.Б.)
- •38. Милли драматургиянең икенче баскычы (1906-1911). Татар профессиональ театры формалашу һәм аның драматургия үсешенә уңай йогынтысы.
- •39. Г.Камалның күпкырлы эшчәнлеге. Әдипнең башлангыч чор иҗаты (“Өч бәдбәхет”, “Кызганыч бала” һ.Б.)
- •40. Ш.Камалның “Козгыннар оясында”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә” хикәяләрендә бәхет мәсьләсе, конфликт үзенчәлеге.
- •41. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында татар яшьләренең рухи, фикри үсеш баскычларын сурәтләү. Пьесаның сәнгатьчә эшләнеше.
- •42. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә”, “Сүнгәч”, “Татар кызы” хикәяләре. Модернистик агымнарның сыйфатлары.
- •43. Ф. Әмирханның сатирасында көлү, тәнкыйтьләү объектлары, сурәтләү алымнары (“Фәтхулла хәзрәт” һ.Б.).
- •44. Г. Рәхим хиякәяләренең идея-эстетик үзенчәлекләре: “Галия”, “Көзге хикәя”, “Миләүшәләр арасында”, “Хан мәчетендә”, “Артист”.
- •45. Н.Думави хикәяләре: идея-эстетик үзенчәлекләре (реалистик, романтик, модернистик катламнарның чагылышы). “Кем гаепле?”, “Мортый илә Мукай”, “Су кызы”, “Карт мөгаллимнәр” һ.Б.
- •46. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре: идея-проблематикасы һәм сәнгати үзенчәлекләре. Кешенең эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау.
- •47. М.Гафуриның шигърияте. Шагыйрь иҗатында шәхес иреге, социаль азатлык турында уйланулар; гомумкешелек кыйммәтләре белән сыйнфый мәнфәгатьләр арасында мөнәсәбәтнең чагылышы.
- •48. Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте. Жанр үзенчәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, әсәрнең автобиографик җирлеге.
- •49. Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрендә иске татар тормышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең сурәтләнеше. Мәхдүм образының бирелеше.
- •50. М.Фәйзинең драматургиясе. “Яшьләр алдатмыйлар”, “Кызганыч” пьесаларының идея-проблематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше.
- •51. Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗаты. Бу этапның төп сыйфатлары. “200 елдан соң инкыйраз” повесте. Аның идея-проблематикасы, жанры, әсәрнең татар әдипләре иҗатына йогынтысы.
5. Г.Камал - комедия остасы, пьесаларында көлү, фаш итү объектлары.
Г. Камал — татар драматургиясендә комедия жанрының төп идея-эстетик принципларын билгеләп, аңа нигез салган язучы. Ул комедиягә зур бурычлар йөкләде, искелеккә, кадими көчләргә каршы көрәштә аны үткен корал дип санады.
Г. Камалның «Помада мәсьәләсе» дигән комедия турындагы мәкаләсеннән күренгәнчә, ул сатира алдына зур бурычлар куя һәм «Яшен» журналының да шул юлдан баруына күп көч сарыф итә. «Яшен» журналының беренче саны чыгуын һәм аның идея юнәлешен беренчеләрдән булып Ф. Әмирхан җитәкчелегендәге «Әл-ислах» газетасы котлый. Шул уңай белән язылган бер мәкаләдә түбәндәге юллар бар: Г. Камал — «иске тормышның инсанны кыса вә изә торган икәнен татып белгән вә шуны сизә башлаганнан бирле шуңа каршы җиһад илә мәшгуль булган заттыр. Ул үзен газаплаган иске тормыштан үч алырга вә аның әшәкелеген башкаларга да ачык күрсәтеп, аннан яшьләрне биздерергә керешкән вә моның өчен дә иң якын юл — көлке журналы чыгаручылыкта күргәндер».
Г. Камалның сатира өлкәсендәге эшчәнлеге әнә шулай башлана һәм аның беренче адымнарын ук җәмәгатьчелек зур кызыксыну белән күзәтә. Шул нигездә «Әл-ислах» югары бәяләгән «Беренче театр», аннан соң «Бүләк өчен», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» кебек классик әсәрләре барлыкка килә. Бу комедияләр үз чорындагы актуаль мәсьәләләрне, реаль вакыйгаларны сәхнәгә күтәрү, чынбарлыкка үтеп керү белән аерылып торалар. Моңа замандашлары да игътибар иткән. «Беренче театр» (1908) комедиясенә язган рецензиясендә Ф. Әмирхан нәкъ шул үзенчәлекләрне билгеләп үтә: «Г. Камал әфәнденең бу комедиясе нәкъ театр мәсьәләсенең кайнаган вакытында чыгуы белән бигрәк әһәмиятледер. Татарча театрларга мохалиф кешеләр үз кыланышларын шул ук татар театрында барып күрсеннәр!». Театрны булдырмас өчен, татар карагруһлары, шул җөмләдән динчеләр дә самодержавиегә актив ярдәм иткәннәр. Шулай итеп, милли азатлык хәрәкәтенең бер чагылышы булган театрга каршы кара көчләр кулга-кул тотышып бергә барганнар. Димәк, театр өчен көрәш бер үк вакытта һәртөрле прогресска каршы чыккан реакцион көчләрне фаш итү дә иде. «Беренче театр» комедиясендә аеруча күзгә ташланган берничә момент бар: беренчедән, автор киң җәмәгатьчелекне кызыксындырган, борчыган вакыйганы җанландыра; икенчедән, күләме ягыннан кечкенә пьесада чорга характерлы берничә образ иҗат ителә. Шулар арасында бөтен искелек һәм томаналыкны үзенә туплаган Хәмзә образы да бар.
Г. Камалның «Бүләк өчен» (1909) комедиясе бу юлдагы эзләнүләрнең тагын бер уңышы булды. Революциягә кадәр татар әдәбиятында, шул исәптән драматургиясендә, көндәлек тормыштагы искелек һәм яңалык конфликтларын чагылдырган әсәрләр күп язылды, һәм персонажларның көрәше еш кына акча өчен өйләнү, күп хатын алу, көчләп кияүгә бирү яки өйләндерү кебек вакыйгалар тирәсендә барды. Әмма Г. Камал бу мәсьәләләрне дә үзенчә чишә. Ул төп игътибарны комедиянең баш герое Хәмидәнең эчке дөньясын һәрьяклап фаш итүгә юнәлтә. Ул — иске гаиләдәге гореф-гадәтләрнең көзгесе булырлык итеп эшләнгән образ. «Менә шул кыска пьесада Г. Камал бөтен татар тормышының әхлаксыз, гаилә башында торучыларның да «мисез» икәнлекләрен күрсәтеп өлгерә. Бу китаптагы татар хатыны — тәмам-тәмам илә безнең тормыштагы гаилә бәхетсезлегенең башлыгыдыр. Ул үзенең тәрбиясезлеге белән, баласының бәхет-сәгадәтенә тырышачак урында, юк кына нәрсә өчен аның бөтен сәгадәтен җуярга хәзер тора. Ни өчен? Әйтергә дә оят: бер асыл күлмәк өчен!.. Гомумән алганда, Г. Камал әфәнденең бу әсәре дә хәзерге татар галәмендә беренче комедияләрдән саналырлык булып чыккан... Һәрбер татар гаиләсе өчен бер данәсен укырга вә үзләренең тоткан юлларының ни дәрәҗәдә көлке икәнлеген уйлап карарга тәүсыя итәм». Г. Камал әсәрләренә карата төпле фикерләр әйтеп килгән К. Бәкер «Бүләк өчен»гә дә әнә шундый бәя бирде.
«Банкрот» комедиясе 1911 елның 4 ноябрендә «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела, һәм тамашачы аны зур кызыксыну белән каршы ала. Г. Камал әсәрнең нигезенә үз чорында һәм буржуаз дәүләтләрдә хәзер дә бик нык таралган күренешне — бөлү, банкротлыкка очрау вакыйгасын алып, бу вакыйганы башка бик күпләр язганча (әйтик, А. Н. Островскийның «Свои люди— сочтемся» әсәрендәге кебек) фаҗига планында түгел, бәлки сатира, мыскыллап көлү юнәлешендә хәл итә, Шул нигездә ул гаҗәп оригиналь, үзенчәлекле сюжет төзи. Г. Камал башта ук, вакыйгага катнашучыларга кыскача характеристика биргәндә, Сираҗетдин Туктагаевның бер төп сыйфатын әйтеп китә: «Сираҗетдин Туктагаев — заһирдә бик суфи күренә торган сәүдәгәр». Комедиядә менә шушы үзен динле, изге, әдәпле кеше дип таныткан, шул җәмгыятьнең терәге булган типның чын йөзе ачыла. Үл чынында зур аферист, комагай, икейөзле, алдакчы кеше булып чыга; башын диванага салып, башкаларны да шуңа ышандыру өчен, әллә нинди түбәнлекләргә төшә. Мәгълүм булганча, әсәрнең төп өлешендә Сираҗетдин, акылдан шашкан итеп күрсәтелгәнгә, башка персонажлар белән бәйләнешкә керә һәм сөйләшә алмый. Әмма автор, аның характерын ачу өчен, драматургиядә кабул ителгән уңышлы алым куллана: ул Сираҗетдиннән «үзалдына», «читкә карап» сүз әйттерә, шунда аның эчке кичерешләре дә, максатлары да ачыла бара. Ул вакыйгаларга үзенчә катнаша, аларга аңлатмалар бирә, яңа хәйләләр кора.
Комедиянең финалы төп фикерне тагы да киңәйтә. Әсәр Сираҗетдиннең кинәт, көтмәгәндә терелүе белән төгәлләнә. Менә шушы хәл Сираҗетдиннәр җәмгыятенең асылын тагын да шәрәләндерә: димәк, биредә бар нәрсәне сатып алып була; намус, вөҗдан кебек төшенчәләр онытылган, кешеләр түбән җанга әйләнгән, һәммә нәрсә күрәләтә алдауга корылган, тормыш законы булып әверелгән.
Түбәнлекләрнең чигенә җитеп алынган акчалар нинди максатларга хезмәт итәчәк соң? Автор бу мәсьәләне бик әһәмиятле дип саный. Комедиянең финалында ул Сираҗетдиннең үзеннән бу сорауга җавап бирдерә: «Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам. Типтерәм дөньясында!» Шул рәвешчә, Сираҗетдин образында капиталны кулга эләктереп, үз шәхси тормышында барлык түбәнлеккә, азгынлыкка тәгәри барган сыйныф вәкиле халык алдына хөкемгә чыгарыла. Менә шул яктан «Банкрот» әсәре әдәбиятта югары идеялелек, реализм өчен барган көрәш рухы белән сугарылган булуын күрсәтте.
