Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

51. Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗаты. Бу этапның төп сыйфатлары. “200 елдан соң инкыйраз” повесте. Аның идея-проблематикасы, жанры, әсәрнең татар әдипләре иҗатына йогынтысы.

Г.Исхакыйның беренче дәвер иҗатын үз эчендә ваграк чорларга бүлеп карыйлар: Мәгърифәтчелек, “Таңчылык”, Милләтчелек чорлары.

Мәгърифәтчелек чоры. 20 гасыр башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң белемне арттыру юлы белән ирешү җәмәгатьчелекнең төп гамьнәреннән берсе була. Шуның өчен язучылар милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләп, мәгърифәтчелек карашларын уздыралар. Исхакыйның беренче әсәрләре “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “3 хатын бн тормыш”, “2 гашыйк” – мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган.

Боларда әле сурәтләр юка, алар артында яшерелгән вәгазь иң гади күзгә күренеп тора. Милләтнең чын авырулары карала, зур яралары күрсәтелә, күп сырламый, фәлсәмә сатмый. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да әллә ни ками түгел. Сурәтләү тура эздән алып барыла. Шул ук вакытта җиңелчә генә юмор катнаштырып сурәтләнгән образларның тискәре сыйфатлары күрсәтелә, ахырда кешелек затлылыгын югалтып, һәлакәткә килүләрен ачып бирә.

“200 елдан соң инкыйраз”. 24 яшьлек Мөхәммәтгаяз халкыбыз язмышы турында уйлана. болгарлар язмышы (татарларны шулай атый), аларның көнкүрешен күздән үткәрә һәм күңелсез нәтиҗәгә килә: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз 200 елдан соң, ягъни 2100 еллар тирәсендә юкка чыгачак! Исхакый үзенең әсәрендә татар милләтенең бетү, башка көчлекрәк милләтләр тарафыннан йотылу, юкка чыгу куркынычын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, аны булдырмау сәбәпләрен дә тәкъдим итә: милли мәгарифне үстерү, җәдит мәдрәсәләрен арттыру, рус мәктәпләрендә уку.

Жанры хыялый-публицистик повесть дип билгеләнә. Чөнки биредә 200 еллар үткәч булаак вакыйгалар тасвирлана. Ә ни өчен нәкъ менә хыйялый повесть? әсәрдә сүз татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бара, ягъни әсәр иҗтимагый юнәлешле. Әдип җәмәгатьчелеккә йогынты ясый, шуңа публицистик төрдә.

Исхакыйның бу әсәрендә күтәрелгән проблемалар Ф.Әмирхан, Г.тукай, М.Гафури, С.Рәмиев, Н.Думави һ.б. әдип-шагыйрьләребезне дулкынландырган. Алар да үз иҗатларында татар халкын бәхетле, азат, белемле итеп күрергә теләүләрен әйтеп бирделәр.

1 Банзай – японча “ура” урынына әйтелә торган сүз.