Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

49. Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрендә иске татар тормышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең сурәтләнеше. Мәхдүм образының бирелеше.

Әсәр көндәлек рәвешендә язылган. Ул үз эченә 13 ел вакытны иңли. Г.Исхакый татар тормышының иң җәрәхәтле җирләрен ача.

Автор бу әсәрендә мәдрәсәнең артта калганлыгын, андагы шәкертләрнең укулардан үзләренә бер файда ала алмауларын күрсәтә. Мәдрәсә яңалык кертергә теләми, һаман да искечә укыта, ә вакыт бара, шәкертләр күбрәк мәгълүматлы булырга тели. Үзләренә мәдрәсәдә рухи азык таба алмаганга, алар рус, төрек телен өйрәнә, мәдрәсә кушмаган төрле китаплар укый башлыйлар. Мәдрәсә мөгаллимнәре шәкертләрнең бу эшен яратмый, “Мәдрәсә бозылды”, - дип зарланалар.

Мәхдүмнең авылында да шул искелек хөкем сөрә. Аның әтисе мулла, улының да мулла булуын тели. Ләкин шәкертнең авылда мулла булып каласы килми. Чөнки мәхәллә кешеләре аңардан дини китаптагы кануннардан читкә тайпылмауны таләп итәчәкләр. Аның гыйлемлеге, укымышлылыгы дини карашлар белән генә чикләнергә комачаулаячак. Бөртекләп җайган шәкертнең белеме беркемгә дә кирәге булмаячак. Шуңа ул дин әһеле булырга теләми. Авыл кешеләре искелек тарафдарлары, үз тормышларына яңа караш, фикер керттерергә куркалар, кирәксенмиләр, әби-бабалары ничек яшәгән, шул тормышны, шул гореф-гадәтне дәвам иттерергә телиләр, белем эстәүдән тайпылалар.

Мәхдүм (шәкерт) – киләчәктә мулла буласы үсмер егет. Авылдагы иптәшләре белән күңел ачарга, эшләргә ярамый, чөнки алар аңа тиң түгел дип исәпләнә. Шәкерт мондый хәл белән килешергә теләми, аның кызлар белән танышасы килә. Ләкин ул кеше белән аралаша белми.

Ихтыярсызлык – аның төп бәласе. Кызларга сүз катырга теләсә дә,үзләре минем янга килеп сөйләшсен дип көтеп йөри. Ул муллага килешмәгән гамәлләрдән курка, кысалардан чыга алмый интегә. Шәкертнең бөтен омтылганы – табигый яшәргә тырышу. Димәк, әсәрнең кызыксындыру көче – шәкертнең күңелендәге каршылык (эчке конфликт).

Шәкерт тормышына үзгәреш кертергә тели. Ләкин – туганнан бирле аркылыны буйга алып салмаган, 23 яшенә җитеп салам да селкетмәгән әрәмтамак ул. Аның тормышы кызыксыз, бертөрле. Никадәр генә тырышмасын, уз тормышын үзгәртә алмаячак инде ул, җайлашачак. Автор бу әсәре белән шундый гамьсезлеккә, битарафлыкка, йокымсырауга каршы чыга. Шәхси тормышына битараф булган кеше милләтнең киләчәге турында кайгыртуны үз өстенә ала алмый.

50. М.Фәйзинең драматургиясе. “Яшьләр алдатмыйлар”, “Кызганыч” пьесаларының идея-проблематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше.

Фәйзинең беренче чор драматургиясендә вакыйга нигездә мулла һәм бай семьясында бара. Халыкның уллары һәм кызлар ялгызаклар булып кына күренәләр. Халык бу вакытта сәхнә артында гына кала. Соңгы чорларында исә вакыйгалар чын халык тормышыннан алып языла башлый, төп геройлар – халык балалары.

Яшьләр алд.” (1911) комедиясендә азгынлыгы аркасында яшьләр корган тозакка эләккән Гали мулланыд көлкеле хәле сурәтләнә. Комедия татар тормышының актуаль, мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Гали хәзрәт белән Шакир арасындагы каршылык татар зыялылары катлавы – руханиларның бер төркеменә бәя бирә. Алар – икейөзле, азгын. Автор мондыйларны татар тормышын үзгәртеп коруда, милли алгарышта җитәкче була алмый дигән фикер үткәрә. Ата-ана – кыз каршылыгында шәхес иреге, никах иреге, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләләре дә калкып чыга.

Мулланың көлкеле хәлен сурәтләү өчен, автор аның бозыклыгын чамадан тыш арттыра. Асрау кыз дип белеп, ир-егетнең кулларын тотуы, битеннән үбеп алу, аңа мәдхия уку детальләре Гали мулла характерына яңа сызык өсти, аның көлкеле хәлен көчәйтә. Комедиядә көлкенең юмор төре өстенлек итә. Соңгы күренештә хәзрәтнең азгынлыгыннан ачы итеп көлү уйланылса да, аңа юмор килеп кушыла.

Кызганыч” (1913) әсәрендә фаҗигале мәхәббәт тарихын сурәтләүгә алына. Үзәктә шәхес иреге, кешенең мәхәббәткә һәм бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора. Вакыйгалар барышында ул милләт язмышы проблемасы белән эзлекле ялганып бара. Заһид һәм Гәүһәрнең акча, мал хөкеменә дучар ителгән шартларда көрәшеп яшәве, аларны көчле драматик шәхесләр итә. Теләкләр бер, шартлар, тирәлек икенче булу сәбәпле, бу геройларның эчке дөньясы тирән каршылык, кризис кичерә. Ләкин алар барыбер милләтенә тугъры калалар: үз тормышларын милләт хакына корбан кылалар.

Әсәр романтик эстетика кануннарына корылган, әмма ул сентиментализм билгеләре: хис культы, хат язышу детальләре, куертылган кичерешләр, түгелгән күз-яшьләре, аһ-зарлар һ.б. белән баетылган.