Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

47. М.Гафуриның шигърияте. Шагыйрь иҗатында шәхес иреге, социаль азатлык турында уйланулар; гомумкешелек кыйммәтләре белән сыйнфый мәнфәгатьләр арасында мөнәсәбәтнең чагылышы.

Әдипнең беренче әсәрләре мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Боларда Көнчыгыш поэзиясе йогынтысы Акмулла шигъри алымнарына иярүдә күренә.Төзек ритм, рифмалар, мәкаль – әйтемнәр куллана.

“Себер тимер юлы” китабында ике тема сызыла: яңа заманга, техник алгарышка дан җырлау; туган халкының Европадагы прогресстан артта калуы, изелгән һәм надан булуы.

1905-1907 еллар М.Г. ибат эволюциясендә яңа этап булып тора. Халык хәрәкәте, хезмәт ияләренең революцион һәм милли аңы үсү Гафуриның революция башлангач ук язылган шигырьләрендә зур куаныч белән тасвирлана (“Шатлык шигыре” минем бүген кайгыга караганда шатлыгым күп, ди, чөнки ирек барлыкка килә, “Алмашыну”да а шундый тема).

“1906 елдан 1907 елга васыять” шигырендә социаль мотивлар көчәя. 1906 елның нәтиҗәләре турында сөйләп, шагыйрь яңа 1907 елга зур өметләр баглый һәм халыкның теләкләрен 1907елга васыятҗ буларак әйттерә. Бай да, ярлы да бертигез булсын, Дума ачылсын, цензура бетсен, ач-ялангачларны исләренә төшерсеннәр һәм соңгы юлларда корыган агач образы – самодержавие б.к., аны аудару авыр түгел,ди.

Үз заманасының иҗтимагый-сыйнфый тигезсезлекләрен бик конкрет сурәтләр белән “Базарга чыктым” әсәрендә тәнкыйть итә (буржуаз шәһәрдәге гаделсезлекне, гади кешенең рәхимсез изелүе фаш ителә, тормышчан дөреслек сурәтләнә).

Беренче дөнья сугышы эшчеләргә бетмәс авырлыклар, бәлалар алып килде. Бу фаҗигале чынбарлыкны Гафури бик газапланып яза. Баштарак ул сугышны тарихи ике чор арасындагы өзеклек (безвременье) – фитрәт заманы дип атады. “Фитрәт заманы” шигырендә ул “килде фитрәт заманы – бетте дөньяның яме, бер пәйгамбәр дә халыкны туры юлга өндәми”, ди. Бердәнбер булыша алырлык көч –Тәңре. Әмма сугыш башлангач язылган “Кыямәт” шиг-дә инде икенчерәк төсмерләр бар, шагыйрь бөтен кешеләр дә бозык дими һәм һәркайсы Ходай тарафыннан җибәрелгән җәзага лаек булыр,ди.

Ил һәм алык өстенә килгән трагедияне аңлауга Гафури каршылыклы хисләр аша барды. Кайчандыр бар өмете Алла да булса, ул анардан да шикләнә башлый. (“Юктырсың ла, Алла!..”-ирек бирмәс идең көчлеләргә көчсезләрне болай таларга, и ул).

Сугышка мөнәсәбәтен ачык чагылдырган шигыре “Ул кем?”.1915. Монда сугышка мәҗбүри алынган сугышчы образы тудырыла, бер солдат икенчесен үтерә, әмма алар бер-берсенең кем булулары турында белмимләр дә, уйламыйлар да. Бу трагедия- солдатларның үз ихтыярлары булмау нәтиҗәсе. Кеше үтереп иркен булдымы? Юк. Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья сиңа һичкайчан да иркен булмас, дигән нәтиҗә чыгара.

48. Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте. Жанр үзенчәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, әсәрнең автобиографик җирлеге.

“Таңчылык” чоры әсәре. “Зиндан” Чистай төрмәсендә утырганда языла. Автобиографик-публицистик повесть. Төрмә көндәлеге итеп язылган һәм самодержавиегә карата чиксез күралмау хисләре белән сугарылган. “Таң йолдызы” турында да искә алына монда.

Төп герой – Гаяз. Аны озак эзәрлекләүләрдән соң, кулга алалар. Төрмәдә утыру дәверендә, төрмә тормышын, анда утыручыларны үз күзе, хис-кичерешләре аша укучыга җиткерә. Монда ачыктан-ачык революцион-демократ каләме йөри. Автор җәмгыятьнең социаль каршылыкларын истә тотып, күтәргән мәсьәләләрне сыйный көрәш ноктасыннан торып хәл итәргә омтыла. Әсәр “бәхетле” бетә кебек – Гаязны төрмәдән чыгаралар, ул хатыны белән авылына кайтып китә. Ләкин герой күңеле тыныч түгел, ул “бүген ябалар, бүген ябалар” дип көтә башлый. Әсәрнең хатимә өлеше бар. Монда төрмәнең үзенә күрә бер мәктәп булганы ассызыклана. “Яшь шәкертләр үзләренең белемнәрен арттырырга теләсәләр, төрмә алар өчен бик зур файда булыр, русчага өйрәнерләр”, - дип тәмамлый автор әсәрен.