Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

45. Н.Думави хикәяләре: идея-эстетик үзенчәлекләре (реалистик, романтик, модернистик катламнарның чагылышы). “Кем гаепле?”, “Мортый илә Мукай”, “Су кызы”, “Карт мөгаллимнәр” һ.Б.

“Ватан каһарманы, яки агач аяк” хикәясенең төп темасы – хезмәт ияләренә сугыш алып килгән бәла-казалар. Реалистик эчтәлекле, әмма ирония дә бар. Хәтта баш исеме эчтәлек белән дә туры килми.Анда Шакир солдатның фронтта күрсәткән батырлыкларын тасвирлау юк. Киресенчә, сугышның Шакирга һәм аның гаиләсенә нинди фаҗигаләр алып килүе сурәтләнә. Ике кызы үлә, өченчесе сукырая, үзе агач аяк белән кайта. Авылда ачлык, ярлылык, сыйнфый тигезсезлек.

Романтизм эстетикасы – яшәп килгән тәртипләрдән риза булмау, акыл ярдәмендә җәмгыятне яхшы якка үзгәртү мөмкин түгел икәнлеген аңлау, романтикларны кешенең эчке дөнҗясын өйрәнергә этәрде. Думави да , “зур адәмне үз зурлыгында яшәткән нәрсә – адәмнең иркен, киң хыялы”, ди. Аныңча, фәнгә таянган акыл, анализга корылган әсәр матурлык чыганагы була алмый.

46. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре: идея-проблематикасы һәм сәнгати үзенчәлекләре. Кешенең эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау.

Бәхет эзләгән гади кешеләрнең өмет, шатлык, кайгы-хәсрәтларын тормышчан тулылыгы һәм халыкчан повесте иҗтимагый тормыштагы яңарыш һавасын бәреп тора. Геройлар дөньясы киңәя, рухи мөнәсәбәтләрнең байлыгы ачыла. Оптимизм һәм реализмга корылган әсәр. 1914 елда чыккан әсәрнең исеме астына “эшчеләр тормышыннан хикәя” дигән язу куелган. Тат.әд-да элек эшчеләр тур-дагы әсәрләр булса да, алар турында тормышчан хикәя дип атарлык түгел иде. Повестьтә бер-берсен аңлаган һәм ихтирам иткән шчеләр коллективы сурәтләнә. Әсәрнең үзәгендә – Шәрәфи карт (шактый тәҗрибәле, эшчән кыяфәтле, таза гәүдәле хезмәт кешесе). Ул балык промыселында солильщик булып эшләсә дә, башкалардан өстенрәк булса да, гади кием кигән,искергән күн белән сапогиларын бәйләгән кеше. Автор аны идеаллаштырмый.

Яңа образ – Гариф. Ул укымышлы, әмма үз көче белән көн күреп яши, үз бәхетен үзе атабарга чыгып киткән, көчле егет. УЛ физик һәи рухи гармониягә бай. Моны без диңгез котырынган чакта неводны саклап калыр өчен суга кереп китү эпизоды белән исбатлый алабыз. Гариф белән Газизә арасындагы мәхәббәт аша бәхеткә ирешү теләге килеп чыга. Әмма хыял һәм чынбарлык бәрелешендә чынбарлык җиңә: промысел сезоны бетә, аларга күпмегәдер, бәлки бөтенләйгә аерылырга туры килә. Алар гына түгел, Ш.Камалның барлык бәхет эзләп килгән кешеләре дә, буш кесәләренә буш кулларын тыгып, буш капчыкларын асып, төрле якларга таралыша.

Ш.Камал татар әдәбиятында беренче мәртәбә диңгез пейзажының һәм аның кешеләр белән бәйләнешенең реалистик матурлыгын ачты: диңгез белән хезмәт кешесенең рухи дөньясы, тормышы, бәхет турындагы зхыяллары белән тыгыз бәйләнештә чагылдырды. Гарифнең, мәсәлән, мәхәббәттән шашуын диңгез уртасына кереп җырлыйсы килә. Яисә аның мәхәббәте шул чиксез диңгезгә генә сыя.

Акчарлак – символ. Шул кошлар кебек үк кешеләр дә диңгез буенда бәхет эзләп йөргән,ләкин алар оча алмыйлар, канатлары каерлыган. Безнең геройлар да буш кул белән, акланмаган өметләр белән кайтып китәләр.