Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

43. Ф. Әмирханның сатирасында көлү, тәнкыйтьләү объектлары, сурәтләү алымнары (“Фәтхулла хәзрәт” һ.Б.).

Фатих Әмирхан әдәбиятка килеп кергәндә, татар җәмгыяте буржуаз булса да, феодализм калдыклары әле бар иде. Кадимчелек бик көлкеле хәлдә иде, шуңа да реакция елларында сатира бик тиз үсеп китә.

“Ф.хәзрәт” (1909) повесте Әмирхан иҗатында гына түгел, бәлки 20 йөз башы татар прозасында иң яхшы сатирик әсәр булып кала. Әсәрдәге һәр эпизод, һәр деталь Ф.хәзрәтне һәм аны тудырган җәмгыятьне фаш итә. Бөтен очраклара хәзрәт консерватив динчеләрнең типик вәкиле буларак сурәтләнә.

Фәтхулла образының үз-үзен тотышы, гамәлләре, уй-тойгылары аны тудырган татар феодаль-буржуаз җәмгыятене күп кенә характерлы сыйфатларын гәүдәләндерә (ул анда чалма б/н кәләпүш сорап, костюм кими мәчеткә барыр өчен, аннан элгечтәге хатын-кыз пәлтәсен һәм эшләпәсен хәзрәтләр киеменә охшатып, шуларны киеп бара).

Әсәрдәге вакыйгалар 1950 елда, ягъни киләчәк тормышта сурәтләнә, бу Ф.хәзрәтнең реакцион йөзен тагы да ныграк ачыр өчен бер алым. Яисә алга киткән тормышта искелек нинди көлкеле әйбер икәнлеген Ф.Ә. шул яссылыкта ачарга тырыша.

Әхлак мәсьәләсе дә зур урына ала. Яңа мораль нормаларын сеңдерүдә, мәктәптән, сәнгать-әдәбияттан тыш, дин дә билгеле күләмдә рол уйнарга тиеш. “Ф.х”дә бу чагылыш таба – монда ирләр дә, хатын кызлар да Гает көнне мәчеткә бара, мулла лекцияләрен тыңлыйлар.

44. Г. Рәхим хиякәяләренең идея-эстетик үзенчәлекләре: “Галия”, “Көзге хикәя”, “Миләүшәләр арасында”, “Хан мәчетендә”, “Артист”.

Г.Р.ның беренче зур әсәре – “Галия” (1914). Мин исеменнәнн сөйләнә торган сюжет – җавапсыз мәхәббәт тарихы. Вакыйгалар җәй көне дачада бара. Ялгызы гына ялга килгән Хөсәенгә бай кызы Галия гашыйк була һәм аны эзәрлекли башлый. Егет, ялын өзеп, кайтып китүдән башка чара тапмый.

Беренче карашка яшьләр икесе дә яңа тормышның беренче карлыгачалры. Хөсәен – русча укый торган, руслар белән аралашып яшәүче, милләтпәрвәр егет. Галия исә – иске тәртипләр белән килешмәгән, аларга каршы җөрьәт иткән кыз. Ләкин алар арасында туган каршылык та, һәр ике геройның эчендә туган каршылык та яңа белән искегә, шуларга мөнәсәбәткә барып тоташа.

Төп кашылык – мәхәббәт өчпочмагын сызган ситуация. Хөсәенгә Галиянең төссез тышкы кыяфәте ошамый, ләкин күбрәк аның үз-үзен артык иркен тотышы егеткә тискәре тәэсир итә. Ул татарның артта калганлыгы турында сөйли: рус малайлары җитез йөгереп йөргәндә, безнең балалар авыз ачып, дүрт стенадан әле генә чыккан кебек, аңлашмыйча басып торалар. Шул ук вакытта, платформадагы татар кызлары, аны күреп йөзләрен каплаулардан ул ләззәт ала. Тик Х. иске карашларны җимерергә Галиягә теләктәшлек итми. Галия дә каршылыклы характер – ул мәхәббәтен көтә, әтиләреннән аермалы буларак, башка тормыш кормакчы, әмма моның өчен рухи баерга, камилләшергә кирәклеген аңламый, шул беркатлылыгы белән барысын да боза. “Кем ул Галия? Кысынкы татар тормышы тудырган бер реакция җимешеме? Яисә иң гади, ләкин канәгатьләндерелмәгән хиснең колы булган бер кызмы? Ш.итеп Г.Рәхим, әдәбиятта әле яктыртылмаган, милли менталитетка ия ике хар-р тудыра.

«Көзге хикәя” әсәре “Галиянең” дәвамы – автор Галия белән Хөсәенне очраштыра. Көз – ул ел фасылы гына түгел, ә геройлар да гомер көзенә җиткәнлеге. Яңа образ – буш кыр, ул геройның күңел бушлыгы белән тәңгәл килә. Ул ватансыз, чөнки доктор буларак тегендә-монда йөри, үз төп йорты да юк. Шул беркөнне кемгәдер кунарга керә, ә анда ике балалы, ирле Галия! Алардан киткәч, басудан барганда, кояш яктырта, тәнгә рәхәтлек бирә. Хөсәен Галия бәхетенә бераз көнләшә, үзен бәхетле икәненә ышандырырга тырыша. Әмма татар халкы өчен яшь чагында җан аткан егет барыбер ватансыз. Шуннан ИДЕЯ: тормышның көзенә кереп барганда ватан һәм гаилә җылысы бигрәк тә кирәк, болар исә яшьлектә табыла. Рөстәм (Галия ире) Галияне аңлый, аңа дөрес юл күрсәтә ала, ә менә Хөсәен теге вакытта аңа ярдәм кулы сузмый – курка.

“Артист”та бер калада яшәүче яшь приказчик Хисамига “Беренче тетр”да уйнарга тәкъдим итәләр, ризалаша. Әмма сәхнәгә чыккач, беренче рәттә утырган баен күргәч, оялудан хәрәкәтсез кала. Сәхнә ачылганчы – ул млләтпәрвәр иде, ә хәзер ул гап-гади приказчик булуы тур-да исенә төшергән. Идея – милли үзаң үсү вакытында күп кенә буш, талантсыз кешеләрнең үзен күрсәтергә теләве көлкеле.

“Хан мәчетендә” моңсу-лирик хикәя. Ан мәчете ике вакытның бергә очрашу урыны буларак символлаштырыла: бүгенгене үткәндәге тарих күренеше белән ялгый. Мәчет- милләтне саклап калган, үткән турында хәтер яңарткан бина.

“Миләүшәләр арасында” хикәясе – фәлсәфи. Ике егет, кайчандыр бергә укыган дус-сердәшләр, мәхәббәт хакында бәхәсләшәләр. Рәшид- идеалист (чын саф мәх-т бар), ә икенчесе – мин дип бирелә, мәхәббәтне уйлап табылган, хыял дип саный. Рәшид яратучы кеше өчен бәхетнең сөйгәне бәхетле икәнлекне белүдә булуын исбатлый. Идея – кешедә йөрәк-рух тормышы башка, гакыл-баш тормышы башка. Алар бер-берсеннән аерылырга, болганырга тырыша икән, бәхетсезлек туа. Мин гашыйк икәнмен. Шул гыйшкым турысында гына уйлыйм, шуның белән генә ләззәтләнәм. Һәм мин бәхетле!