Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

41. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында татар яшьләренең рухи, фикри үсеш баскычларын сурәтләү. Пьесаның сәнгатьчә эшләнеше.

Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында (1914) персонажлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эчке кичерешләре, үзенең әсәре белән автор әйтергә теләгән фикер тыгыз сюжетка сеңеп беткән. Пьесада нинди тигезсезлек турында сүз бара соң? Анда сыйнфый тигезсезлек мәсьәләсе куелмый. Анда һәркайчан, һәркайда була торган гомумкешелек өчен әһәмиятле мәсьәлә күтәрелгән. Беренчедән, бертуган Рөкыя белән Сәлимә арасындагы тигезсезлек.

Менә Рөкыя образы. Иркә кыз бу. Бераз иренчәк тә ул. Әнә шул кимчелекләренә карамастан, әсәрдә ул – иң якты шәхес. Матур, дәртле, сәләтле, туры сүзле. Беркатлылык белән кушылган аек акыл да, романтик ашкынлык та бар аңарда. Иң әһәмиятлесе, аның характерына бөтенлек хас. Хәзергә әле аның бу сыйфатына кимчелек килмәгән. Чөнки аны чолгап алган тирәлек мәдәниятле гаилә һәм гимназия белән генә чикләнә. Үз чоры чынбарлыгының кешене ямьсезли һәм гарипләндерә торган күренешләре аңа әле кагылмаган. Менә Рөкыя дә уку һәм гаилә белән генә чикләнмәгән киң тормышка беренче адымнарын атлый, аның да баш өстендә болытлар куера, һәм кыз чынбарлык белән каршылыкка керә башлый. Ул, мәсәлән, үзенә тиң булырдай олы карашлы һәм нык характерлы кеше эзли. Әмма аңа таныш егетләрнең барысы да – төссез-чырайсыз, кечкенә, вак кешеләр. Менә ни өчен аның игътибары 35 яшьлек Сөләйманга юнәлә. Ләкин бу мәхәббәт аңа бәхет китерерме?

Рөкыя рәссам булырга хыяллана. Ә абыйсы Гомәрнең анны юрист итәсе килә. Кызның хыялы тормышка ашмаячак, билгеле. Моны без Рөкыянең бертуган апасы Сәлимә язмышыннан күрәбез. Сәлимә укырга тели иде, ләкин абыйсы киңәшен тотып кибеттә кассир булды. Рөкыя юридик мәктәп тәмамлап, адвокат булыр дип уйлыйк. Ләкин, ялган сөйли белмәве аркасында, ул бер эш артыннан икенчесен оттырачак. Шуңа күрә я җайлашырга, яисә инде бүтән эшкә тотынырга мәҗбүр булачак, тагын уңышсызлыкка очраячак. Бер чара калачак: күңеле теләмәгән кешегә кияүгә чыгу. Әнә бит апасы бер егетне ярата, икенчесенә чыгарга җыена. Рөкыя дә, пьесадагы Гөлчирә кебек, тук, ләкин кызыксыз тормышта яши башлар. Бу хәл белән килешергә теләмичә баш күтәрсә, язмышы һәлакәт белән тәмамланыр. Мораль-психологик план артында, бик үк күзгә бәрелеп тормаса да, социаль планны да чамаларга мөмкин. Чөнки әсәрдә сүз гомумән кеше бәхете турында түгел, бәлки, буржуаз җәмгыять шартларындагы кеше бәхете турында бара.

«Тигезсезләр» драмасында кеше бәхете мәсьәләсе куелган. Ләкин байлык, мал-мөлкәт туплауга гына исәп тотканда кеше үзенең сафлыгын, кешелек матурлыгын һәм бөтенлеген саклап кала алмый, ди безгә әсәр.

Сәлимә белән Рөкыя образларында Ф. Әмирхан кешенең табигый омтылышлары, бәхет турындагы табигый хыяллары белән буржуаз чынбарлык арасындагы каршылыкны күрсәтеп бирде һәм объектив рәвештә капиталистик мөнәсәбәтләр хакимлек иткән җәмгыятьтә чын кешелек бәхетенә урын юк дигән хакыйкатьне раслады. Әсәрнең пафосы һәм идея-художество көче әнә шунда.

42. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә”, “Сүнгәч”, “Татар кызы” хикәяләре. Модернистик агымнарның сыйфатлары.

Модернистик агымнар (импрессионизм,экспрессионизм, экзистенциализм, символизм һ.б.)

Ф.Әмирханның 1916 елда дөнья күргән беренче әсәре – “Сүнгәч” исемле озын хикәя. Әсәрнең южеты гади: студент-медик Шакир Әсма исемле чибәр кызны сөя. Кыз да ике елга якын Шакирны якын итеп йөргән. Егет авырып китеп, айдан артык больницада ята. Әсма башта үзе генә килеп йөргәли, соңга таба Шакирның курсташы Госман белән кереп чыга башлый. Әсма белән Шакирның аралары өзелә.

“Хикәянең финалы гаҗәеп мәгънәле”, – дип билгели тәнкыйтьче. Әсәрнең ахыры мондыйрак: Шакир трамвайда Әсма белән бергә туры килә. Алар ерак танышлар кебек кенә сөйләшеп алалар да, берни булмагандай аерылалар, әйтерсең лә, алар бер-берсе белән аралашмаганнар да.

Татар кызы” хикәясенең жанрына карата да тәнкыйтьче үз фикерен әйтә. “Татар кызы”, автор үзе “хикәя” дип атаса да, чынлыкта хикәя дә, повесть та түгел. Чөнки анда индивидуальләштерелгән персонажлар булмаган кебек, бер вакыйгага нигезләнгән сюжет юк. Кемнәр хәрәкәт итә әсәрдә? Татар кызы һәм Кара көч. Тагын – Биктимер... Бусы “татар кешесе” дигән мәгънәне аңлата торган җыелма сурәт.

Ф.Әмирханның каләм белән көчле язылган публицистик нәсер бу. Анда ике зур проблема – татар хатын кызларының гасырлардан килә торган аянычлы язмышы һәм реализмның үзәк мәсьәләсе, ягъни шәхеснең уй-тойгысын һәм эш-гамәлен иҗтимагый тирәлек билгели дигән мәсьәлә күтәрелгән. Формасындагы яңалыктан тыш, әнә шундый күп сыйдырышлыгы әсәрне, күрәсең, авторның күңеленә якын иткән. Татар хатын-кызының аяныч хәле үзәк мәсьәлә булып формалаша.

Бер хәрабәдә”дә кызык әсәр. Хикәя (1912). Мистика бар. Символлар бик күп. Автор ике катлы таш пулат каршында килеп туктала. Ул аны танымый. Чөнки автор биш ел элек күргән әлеге йорт бик матур иде. Ә хәзер шыксызга әйләнгән. Ишегалдын чирәм баскан. Авторны куркыныч кыяфәтле бер карчык каршы ала да Сөләйман карт янына алып бара. Карт авторны танымый, саташа. Картның ике кызы була, автор алар турында сорый. “Алар юк инде”, – дип әйтә карт. Бу карт бик үзгәргән, бетерешкән, карарга да җирәнеч үзенә. Аннары автор бакчага чыга. Бакчаның бер яме дә калмаган. Герой карт агач турында сөйләп китә. Элек аның ботакларында сандугачлар сайраса, хәзер каргалар оя корган, ди. Картның кызы Әсма белән ничек гөрләшеп утырганнарын искә ала герой. Аннары Әсма белән аның апасы Фәхриянең гитара уйнанын качып кына тыңлаганнарын сөйли. Менә монда бер символ – гитара. Автор болай ди: “Кем белә, бәлки ул вакытта ук ул гитара һәм ул күзләр алдыларындагы бүгенге көнне күреп, бүгенге хәятсызлык, хәрабәлекне сизенеп моңланганнардыр”. Димәк разруха буласына сигнал бу!!!

Эскәмия дә, беседка да, таш койма белән капка да җимерелгән. “Әсма кайда?” – дип сорагач герой, теге карчык зират ягына күрсәтә. “Аның өрәге килеп, безне хафалый”, ди.

Ахырда герой болай ди: “Ләгънәт сиңа, и тормыш! Әүвәл алдыйсың, аннан соң мыскыллыйсың!” Әсәрдәге кызларның ничек үлгәннәре әйтелми.

Әсәрнең идеясе – бәхет, яшьлек һәм матурлык ВАКЫТЛЫ!

Модернистик агым – символизм.

Экзистенциализ да бар монда – кешенең яшәү мәгънәсе.

Ипмерссионизм да бар – кәеф прозасы, кеше халәтен билгеләү. “Бер хәрабәдә” геройның эчке дөньясындагы кичерешләр ачык сурәтләнә. Аның күңелендә шом, кайгы. Юксыну.