Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

40. Ш.Камалның “Козгыннар оясында”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә” хикәяләрендә бәхет мәсьләсе, конфликт үзенчәлеге.

“Бәхет эзләгәндә” хикәясе (1911) Каспий диңгезе буенда эш эзләп йөрүче ике татар егете белән башланып китә. Аларны, билетсез килеш барганнары өчен, бер станциядә төшереп калдыралар. Болар Дербентка кадәр барып җитә алмыйлар. Алар анда балык промыслосына эшкә урнашырга җыендылар. Кесәләрендәге калдык-постык тиеннәре билет алырга җитми. Шул рәвешле төшеп калган станция каршында нефть вышкаларын күрә болар. Кеше тулы казармаларга килеп керербез, дип вышка янына баралар да, өч кенә кешелек бер казармага юлыгалар. Анда ак сакаллы дагстанлы карт, бер Россия татары (Хәлил абый) һәм бер авыру хатын яши. Егетләр үзләре турында сөйли башлыйлар, “Садун” шахтасын телгә алалар. Шулчак авыру хатын шул шахтада Гомәр Вәлиевне күрмәдегезме дип сорый. Егетләр андый кешене белми.

Әлеге авыру – Хәлил абыйның сеңлесе, ә Гомәр – аның ире. Алар элек Бакуда нефть коеларында эшләгәннәр. Аргы җәй башын монда яңа эш ачылгач, яхшы гына хакка ялланып, бире килгәннәр. Җәй буе эшләп, кышка каршы хуҗалар ни өчендер эшне туктатканнар. Болар ул вакыт эшләр яхшы дип ишетеп, «Садун»га китмәкче булганнар, ләкин шул вакытта гына Мәрфуга бик көчле бизгәк белән авырган. Нишләргә? Гомәр таза, яшь кеше. Хәлил аны озаткан, үзе Мәрфуга терелгәнче дип монда каравылчылыкка ялланып, аның белән калган. Башта Гомәр еш кына хатлар язса да, эшләрне мактамаган. Соңрак бер хат та язмый башлаган. Шуннан бирле Мәрфуга һаман авырый икән. Хәлил аны больницага да илтеп караган, алмыйча кире кайтарганнар. Шулай итеп, Мәрфуга, саташып, ирен көтеп ята.

Монда берничә бәхет турында сүз бара. Беренчесе – татар егетләре эзли торган бәхет. Алар өчен бәхет – эш табу. Ә менә Мәрфуга, туган ягын ташлап, ире белән бу якка бәхет – эш эзләп килә. Тик, авырып киткәч һәм иреннән аерылгач, хатын бүтән төрле бәхет өмет итә – ирен көтә. Хәтта туган ягына кайтып егылу да түгел, ә ирен күрергә! Әлеге әсәрдә бәхетне өмет итүгә урын бар әле. Исеме дә бит – Бәхет зләгәндә... Егетләр дә эш эзләүләрен дәвам итәләр, хаста хатын да ирен көтеп ята. Эчке конфликт та бар. Татар егетләре, нишләп без теге шахтада Гомәр белән танышмадык икән, дип үзләрен гаепле хис итәләр.

Хәзер икенче хикәяне укый башлыйм. Тегесе монысыннан 4 тапкыр күләмлерәк. Вакыт 21:47. Бүлмәдә эссе. Хәере белән! J

22:57. Миңа бу әсәр – “Козгыннар оясында” (1910) күбрәк ошады. Фаҗигале. Хикәядәге Мәрьям Островскийның югарыдан яр буена ташланган Катеринасын хәтерләтә. Хикәядә сүз шахтерлар турында бара. Татарлар аерым казармада яши. Күршеләре бу казарманы “Козгыннар оясы” дип атый. Башка казармаларда урын табылганда, ни өчендер монда керергә берәү дә теләми, керсә дә, башка җирдә урын эзләп, тизрәк моннан күчү җаен карый иде.

Бу казармада җәен, кышын, һәм дә күп еллардан бирле тора торган берничә кеше бар иде. Ирләр генә. Истә калдырыгыз: Госман картны һәм хатыны Мәрьямне. Берзаман Госман карт төнгә эшкә китеп, хатынына ишекне эчтән бикләп куярга куша. Хатын, походу, оныта. Иртән уянса, карават янында Садрый көлеп тора (Садрый һәркемгә кушамат тага, Мәрьямне Хава анабыз, аю анабыз дип атый), Госман карт та монда, хатынына “ычкын моннан!” дип кычкыра. Бүлмәдә 15 кеше шаркылдап көлеп тора. Мәрьям бүлмәсендә кеше йоклаткан дигән сүз чыга. Мескен хатын күл буена чаба. Караңгы төшкәч, казармага барып, тәрәзәдән картның скрипка уйнаганын күзәтә. Шулчак хатын, күл буена чабып, ташлана һәм үлә. Икенче көнне бу хәбәрне ишеткәннән соң, мулла хатыны гына күз яше түгә, диелә. Ике көннән соң Госман карт казармадан китә. Әсәр гудок тавышы белән башлана һәм шуның белән бетә.

Ни өчен “Козгыннар оясында”? Чөнки монда барысы да бер-берсен үчекли, ирештерә, иркенләп яшәргә мөмкинлек бирми. Садрыйның шаяруы аркасында, әнә, Мәрьям харап була. Дөрес, хатынны яклап, Насрый Госман картка нидер әйтә. Әмма хакыйкатьне ачып бирүче герой Насрый исерек! Мондый мохиттә бәхет турында сүз дә була алмый. Чөнки монда бер-берсенең бәхетен таптаучылар җыелган. Бәхет төшенчәсенә бәйле тагын бер әйбер. “Козганнар оясы”ннан Габделхәй Хәлилгә болай, ди: “Син нигә бәхетсез буласың? Государственный дума аракы сатуны туктатканы юк бит әле! Бер дә кайгырма!” Бәхет кемгә ничек.

“Бәхет эзләгәндә” хикәясендә бәхетле булуга өмет булса, әлеге хикәядә козгыннар оясында бәхетле булмау идеясе алга сөрелә. Бәхетле буласың килсә, кит бу казармадан. Бәлки, ике көннән соң казармадан киткән Госман карт үз бәхетен табыр әле?

МОНДАГЫ КОНФЛИКТ – шәхес (Мәрьям) һәм җәмгыять (Козгыннар оясы) арасындагы конфликт.

Тагын шуны онытмаска кирәк – Шәриф Камал ике әйберне оста ачып бирә – ПСИХОЛГИЗМ (пейзаж остасы) һәм ФАҖИГАЛЕЛЕК. Хис-кичерешләргә зур урын бирелә.