Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

38. Милли драматургиянең икенче баскычы (1906-1911). Татар профессиональ театры формалашу һәм аның драматургия үсешенә уңай йогынтысы.

1906-11 елларда милли драматургия үсеш кичерә. Аның үсешенә милли профессиональ театрның барлыкка килүе йогынты ясый.

1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. 

1907 елның язында Оренбургта әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга.

Соңрак Түбән Новгородта труппага “беренче татар артисткасы” булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук “татар театрының атасы” дип йөртеләчәк артист, режиссер, “Сәйяр” труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев – 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә.

“Сәйяр” – 1908 елда труппага Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугры калып ил гизә; Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә була.

!!! Ул чорда сәхнәгә куела торган драмалар рус, көнбатыш Аурупа, төрек әдәбиятларыннан тәрҗемә ителә (Н.Гоголь, А.Чехов, М.Горький һ.б.лар). Алардан әдәби осталыкка өйрәнү, чынбарлыкны сурәтләүнең яңа принциплары, алымнары үзләштерелә. Татар драматургиясенең “театрлы” дәверендә Г.Камал, Г.Исхакый, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Ш.Саттаров һ.б.ларның иҗаты зур игътибарга лаек. Пьесаларда үз чорының мөһим, алдынгы мәсьәләләре күтәрелә. Феодаль торгынлык, фанатик руханилар, әхлаксызлык тәнкыйть утына тотыла. Комедия жанры активлаша, сатирик комедия, водевиль кебек яңа формалар барлыкка килә. Җәмгыять белән шәхес каршылыгын, социаль, сыйнфый көрәш, искелек һәм яңалык тартышларын (Камал “Банкрот” – иске буржуазия, “Беренче театр”, “Бәхетсез егет”, Ф.Әмирхан “Яшьләр” – буыннар бәрелеше) тасвирлаган инкыйлаби эчтәлекле драмалар иҗат ителә.

Г.Коләхмәтов пьесаларында идея-эчтәлек һәм форма яңалыгы күзәтелә. Тормышны үзгәртеп кору юлында халыкчылык, мәгърифәтчелек, социалистик идеаллар яклы зыялы яшьләрнең төрле типлары тудырыла, идеологик һәм сәяси бәхәсләр чагыла.

“Ике гомер”дәге яңалык – ике аллегорик образ – кара һәм кызыл фикерләр. Кызыл фикер – сыйнфый көрәш юлы. Гафур бу әсәрендә актив шәхес концепциясен иҗат итә.

Әсәрдә хатын-кыз темасына зур урын бирелгән: хатын-кыз иреге, белемле булуы, хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны, никах иреге мәсьәләсе.

Сыйныф көрәш менә нәрсә хакына алып барыла: социаль азатлык, иҗтимагый гаделлек, милли-колониаль изүгә каршы көрәш, сүз иреге, 8 сәгатьлек эш көне, патшаны бәреп төшерү.

Исхакыйның таңчылык чорында иҗат ителгән әсәрләре фикри яктан Гафурныкылары белән аваздаш – “Алдым-бирдем”, “Тартышу” (1908), “Мөгаллим” (1908).

Бу чор драматургиясенең чынбарлыкны гәүдәләндерүнең реалистик төрен, ягъни тәнкыйди реализм принципларын үзләштерүе, шул ук вакытта мәгъифәтчелек реализмы принципларын да кире какмавы, романтизм методының билгеләре, сыйфатлары аерым әсәрләрдә чагыла.