Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

37. Татар әдәби тәнкыйтенең формалашуы, бурычлары. (г.Ибраһимов, ф.Әмирхан, г.Тукай, җ.Вәлиди һ.Б.)

Тәнкыйть – әдәби иҗатның бер төре. Т.иҗт.-сәяси, эстетик-әхлакый нормаларыннан чыгып бәя бирә.Татар әдәбиятының һәр чорында да Т.булган. Тат.әдәбиты 19гасырга кадәр синкретик формада яши, ягъни иҗтимагый, тәнкыйди фикерләрнең, карашларның әд.формалары белән тыгыз йөргән формалары. Аннан соң шигъри әсәрләрдә тамгалау традициясе яшәгән (шәрык аңлатма язулар). 19гасырда Ш.Мәрҗәнинең “Мостафадел Әкбарфи әхвари Казан вә Болгар” китабында әдәби Т. Элементлары урын ала. Ул әдәби Т.кә билгеләмә бирү дә. К.Насыйри эшчәнлеге белән бәйле. Аның “Фаякитал җөләсә фи әдәбият”, өстәл календарлары булган.

Шулай да т.әд.тәнкыйде иҗтимагый фикер буларак 20г.башында гына барлыкка килә. Г.тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Г.Камал, Р.Фәхреддин рецензияләрендә Т.нең фәнни кагыйдәләре, әдәби әсәрне бәяләү методлары ачыклана.

Әд.Т. үз жанр системасын барлыкка китерә:мәкалә, рецензия, аннотация, хәбәр, әд.портрет, әд.күзәтү, хат һ.б. Мәгълүм булганча, әд.Т. бер бармак әд.теориясе, тарихы кебек тармаклар белән тыгыз бәйләнештә. Тик аермасы!!!: әд.Т.җанлы хәрәкәт белән язылган әдәби әсәр!

20г.башында әд.Т. үсеш-үзгәреш кичерә. Аның типлары, төрләре, юнәлешләре барлыкка килә. Төрләре: профессиональ Т., язучылар Т., укучылар Т. Язучылар тәнкыйде өстенлек итүе тат.әдәбиятының үзенчәлеге.

Татар язмаларының ниди матбугатта язылуларына карап: журнал Т. һәм газета Т.

Бәя-анализның объектына һәм фикер сөрешенә карап: публицистик т., филолог т., фәлсәфи т.

Әд.әсәрнең бәяләү принципларына, алымнарына һәм төп кануннарына нигезләнеп: реалистик Т., романтик Т., импрессионистик Т. һ.б. Тат.әд.тәнкыйте нигездә башлыча 1нче ике юнәлештә яши: реалистик һәм романтик.

20г.башы телчеләре хезмәтләрендә: иҗави (уңай) Т. һәм сәрби (кире, тискәре) Т.

Анна тыш тәнкыйтьченең т.язманың автор мөнәсәбәтеннән чыгып, Р.Фәхреддин: интикад Т. (бу термин әдәби Т. төшенчәсенә синоним) тәгам Т. (бу очракта әсәр авторын максатлы рәвештә кимсетү, мыскыл итү, абруен төшерү күздә тотыла) аерым чыгара. Р.Фәхреддин тәгам Т.нең сәбәпләрен билгели.

Тат.әд. тәнкыйтенең иҗтимагый вазифалары киңәя:

  • Ул язучы белән укучы аралашчысы

  • Укучы , аның эстетик зәвыгын булдыру

  • Гыйлем бирү

  • Әдәби барышны оештыру

  • Тат.әдәбиятының үсеш тенденцияләрен барлап аңа йогынты ясау

  • Тәэсир итү

1910 елларда тәнкыйтчеләрнең осталыгы үсә. Г.Тукай, Г.Исхакый, Җ Вәлиди һ.б. әдәбият карашлары иҗт-соө. юнәлешкә әйләнә. Т.челәр игътибары үзәгендә матур әдәбиятның татар милләтенә, аның яңарышына, иҗт-рухи күтәрелешенә файдалылыгы мәсьәләсе тора. Әдәби Т.нең барлыкка килүе иң 1нче нәүбттә 20г.башы әдәбияты үсешенә, аның яңарышына йогынты ясый. Әдәби тәнкыйте кысаларында әдәбият тарихы, теориясе фәннәре барлыкка килү өчен җирле нигез.

Г. Ибраһимов XX йөз башы татар әдәби тәнкыйте һәм публицистикасы үсешенә дә зур өлеш кертте. 1917 елгы инкыйлабка кадәрге чорда ук инде татар әдәби тәнкыйте мөстәкыйль тармак булып формалашып җиткән, аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г.Газиз, Г.Кәрам шикелле күренекле вәкилләре бар иде. Г. Ибраһимов алар белән бергә татар әдәби тәнкыйтенең нигез принципларын билгеләде. Бу җаваплы эшне башкарганда ул гомумкешелек әдәби-эстетик принципларына таянды. Әдәбият һәм сәнгатьнең асылы һәм үзенчәлеге, аларның тормышка мөнәсәбәте, үсеш этаплары, талант һәм аның җәмгыять тормышы белән бәйләнеше, язучының дөньяга карашы, реализм һәм халыкчанлык, типиклык, милли әдәбиятның Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларына мөнәсәбәте һ. б. мәсьәләләр аның әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә, хезмәтләрендә киң чагылыш тапкан. Ибраһимовның әдәби тәнкыйть һәм публицистик эшчәнлегендә татар әдәбиятының барышына, әдәби жанрларның үсешенә, аерым язучыларның әдәби агымдагы урынына, татар матбугатына, милли театрга, әдәби телгә, милли тарихка бәйләнешле мәсьәләләр дә зур урын алып тора.

Тукай, революцион-демократик позициядә торып һәм әдәбиятның иҗтимагый роле, әдәбиятның халыкчанлыгы турындагы идеяләре яктылыгында, үзенең әдәби-тәнкыйть принципларын мәйданга куйды. Теге яки бу әсәргә, спектакльгә, концерт репертуарына, теге яки бу язучының иҗатына бәя биргәндә, ул әнә шул принциплардан чыгып эш итте. Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге 1906-1910 елларда ук башланды. Дөрес, бу чорда аның турыдан-туры әдәбият мәсьәләләренә караган мәкаләләре күп түгел. Ләкин ул елларда әле татар әдәбиятында тәнкыйть гомумән юлга салынмаган була. Тукай «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаит» мәкаләсенә гаит», «Җавабә җавап», «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер», «Шигырьләремез» кебек әдәбиятның әһәмиятле мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән чыккан вакытта, журнал һәм газеталарның «тәнкыйть бүлекләре» кыска-кыска аннотацияләрдән генә торалар иде.

Телгә алынган шушы мәкаләләрдә шагыйрь әдәби тәнкыйтьнең гомуми мәсьәләләрен күтәрми. Ләкин бу әле шагыйрь тәнкыйть һәм аның бурычлары турында уйланмаган, дигән сүз түгел. Ул, һичшиксез, бу турыда фикер йөрткән һәм аның кайбер тәнкыйть принциплары шушы чорда ук формалашкан, дип әйтә алабыз. Тукай фикеренчә, тәнкыйть халык өчен зарарлы идеяләр белән сугарылган әсәрләрне фаш итеп, укучылар массасын ул идеяләрдән сакларга тиеш.»

Димәк, әдәби тәнкыйтьнең иң беренче һәм төп бурычы — әдәбиятта идеячелек өчен көрәш. Тормышының бөтен мәгънәсен халыкка хезмәттә күргән Тукайның нинди идеялелекне алга сөрүе билгеле. Аның әдәби тәнкыйть алдына куйган шушы таләбе, әлбәттә, турыдан-туры революцион-демократик карашларыннан килеп чыга.