Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

3. 1905-1907 Еллар инкыйлабы нәтиҗәсе буларак татар вакытлы матбугаты барлыкка килү һәм аның әдәбият үсеше өчен әһәмияте.

ХХ йөз татар әдәбиятында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әдәбиятының яңа жанрларга байый. Халыкчан әдәби телнең формалаша һәм үсә. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясаый. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. 1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әдәбият чәчәк ата. Язучы һәм милләт язмышы яктыртыла. Стильләр ягыннан байый. Әдәби юнәлешләр, реализмның төрле тармак-төсләре барлыкка килә. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килә. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр. (Бу тезислар гына).

1905 ел инкыйлабы кайбер сәяси ирекләр бирә һәм шул шартларда милли тел турында бәхәсләр башланып китә. Татар җәмәгатьчелеге ике зур төркемгә бүленә, аларның берсе гомумтөрки әдәби телнең зарурлыгы турындагы фикердә торса, икенчесе, И. Гаспралы җитәкчелегендә, «Тәрҗеман» газетасы битләрендә алып барылган бу юнәлешнең максатка ярашлылыгын кире кага, Рәсәйнең барлык мөселманнары өчен үз төрки телләре кирәклекне хуплый. Җамал Вәлидине дә үз эченә алган әлеге зыялылар төркеме Казан татарларының сөйләм теленә нигезләнгән матбугат продукциясе булдыруны яклый.

Тора-бара тел турындагы бәхәсләр, гомумән, милли проблема буенча бәхәскә әверелә. Аерым алганда, «Шура» журналы аны һәрьяклап тикшерүгә байтак битләрен багышлый. Бу форсаттан файдаланып, журнал битләрендә Җамал Вәлиди төрле фикерләрне анализлый. Әгәр дә Р. Фәхреддин һәм Ф. Кәрими төркичелек агымын якласалар, «Йолдыз» газетасы мөхәррире Ә. Максуди татар теленең мөстәкыйльлеген таный, ләкин «татар» этнонимын куллану яклы түгел, дип аңлата ул.

Җамал Вәлиди яңа татар үзаңын төркичелеккә каршы куярга ярамый дип ассызыклый, чөнки безнең халык гомумтөрки гаиләдә формалашкан. Этник үсеш шуңа китерә ки, әлеге бергәлек аркасында нигездә кардәш булган, ләкин оешу билгеләре буенча аерымланган милләтләр барлыкка килә дип саный фикер иясе. Шулай итеп, И. Гаспралының барлык төрки халыкларны бер этноска берләштерү турындагы бөек хыялы тарих сәхнәсеннән төшәргә һәм вакыт таләбенә буйсынырга тиеш була. Бу процесс аерым кешеләрнең теләгенә һәм ихтыярына гына бәйле ниндидер очраклылык түгел, ә иҗтимагый-тарихи кануннар тудырган чынбарлыкка әверелә. XX йөз башында татарларның милли бердәмлеге көчәя, әмма ул бик каршылыклы шартларда бара, һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, милли үзаң бик зәгыйфь үсә.

Мондый катлаулы вазгыять милли проблемага субъектив якын килүне, кире кагуны һәм теге яки бу этник төркемне мәгълүм бергәлеккә кертү өчен объектив тарихи шартлар табуны таләп итә. Мәсәлән, Җамал Вәлиди татар милләтенә Казан татарлары гына түгел, мишәрләр һәм башкортлар да керә дип саный. Күпчелек гореф-гадәтләр, дини бердәйлек һәм барысы өчен дә уртак әдәбият әлеге этник төркемнәрне бер милләткә туплый, борынгыдан килгән Ватаннарына - Идел-Уралга берләштерә. Аларның кайбер вәкилләре үзләрен татарлар дип атарга теләмәсәләр дә, милли бердәмлекнең кануни үсеше ялгыш инанулардан көчлерәк булачак дип саный ул.

Русиянең японнардан хурлыклы рәвештә җиңелүе, илдә башланган революцион процесслар татар зыялыларын, шул исәптән, Габдрәшит Ибраһимовны да рухландырып җибәрә һәм милләт хокуклары өчен көрәштә яңа юллар эзләүгә этәрә. Дөнья күргән Габдрәшит Ибраһимов милләтнең хокукларын шушы илнең парламентларына үтеп кереп якларга, дигән фикергә килә һәм Русиядә беренче мөселман партиясен төзү эшенә керешә. Одесса төрмәсеннән ул туп-туры Казанга кайта, аннан Петербургка юнәлә, мөселман-татар партиясе төзү максаты белән, Касыйм, Чистай, Уфа, Пермь, Троицки, Кызылъярда (Петропавел), Иж-Бубыйда була, шулай ук Петербургта Кавказ һәм Кырымнан килгән вәкилләрне кабул итә. Нәтиҗәдә, Габдрәшит Ибраһимовның гаять зур тырышлыгы белән, 1905 елның августында Түбән Новгородта “Иттифак әл-мөслимин” партиясенең беренче корылтае була, 1906 елның гыйнварында Петербург шәһәрендә икенче корылтае, шул ук елның августында өченче корылтае уздырыла. Идел-Урал, Кавказ, Кырым, Урта Азия һәм Себер мөселманнары, тарихта беренче тапкыр, үз максат һәм таләпләрен уртак программага салып, милләтләрнең хокукларын яклап империягә каршы сәяси юл белән көрәш башлыйлар. Нәтиҗәдә, алар берничә чакырылыш Дәүләт Думасына үз депутатларын уздыра алалар, мөселманнарның, шул исәптән, татарларның да проблемалары дәүләт дәрәҗәсендә яңгыраш таба.

Габдрәшит Ибраһимов бу елларда Русия мөселманнары арасында бик зур сәяси, милли һәм дини эшчәнлек алып бара, берсеннән-берсе эчтәлекле газеталар чыгара. Әйтик, 1905 елны ул Петербургта атналык татарча “Өлфәт”газетасын чыгара башлый, аның 85 саны дөнья күрә, шуннан соң аны патша хакимияте яба. 1906 елны Габдрәшит Ибраһимов гарәп телендә “Әл-Термиз” газетасын чыгара, аның исә утыз саны дөнья күрә, монысын да патша хакимияте ябып куя, чөнки бу газеталарның икесендә дә мөселманнарны берләшергә, татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакырулар була. Моннан соң да әле Габдрәшит Ибраһимов туктап калмый, казах байлары ярдәмендә, казах талибәләре өчен “Сиркә” (”Рәхбәр”) дип аталган газета чыгара, ул да ябылгач, 1907 елның апрелендә атналык әдәби-сәяси “Нәҗәт” (”Котылу”) дип аталган газета чыгара, әмма ул нибары бер генә сан чыгып кала, мөхәррирне кулга алырга, дигән әмер килә. Бу – Русиядә бар милли азчылыкка, бар яктылыкка, мәгърифәтчелеккә каршы кара реакция еллары башланган чор була...

Патша хакимиятенә каршы күп партияләр, халыкның төрле катлаулары берләште, пролетариат актив катнашты. Революция җиңелү белән тәмамланды. Әмма ул халыкларга кайбер җиңеллекләр дә китерде. Аны татар җәмгыяте мисалында да күрергә мөмкин. Мәсәлән, аңарчы бернинди матбугат иреге бирелмәгән татарларга бу яктан кайбер мөмкинлекләр ачылды. Казан, Оренбург, Мәскәү, Уфа, Җаек, Петербург һ. б. шәһәрләрдә берничә дистә татарча газета-журналлар чыга башлады. Алар, үз чиратында, татар әдәбиятының һәм сәнгатенең кызу темплар белән үсүенә зур ярдәм итте, 1906 елда профессиональ татар театры барлыкка килде. Озакламый ул «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары рәвешендә, театр түгәрәкләре сыйфатында җәелеп китте. Сәхнә сәнгатенең шулай терекләнеп китүе әдәбиятның үзенчәлекле жанры булган драматургиянең тизлек белән үсүен булдырды. Татар музыка һәм рәсем сәнгатьләре, башкару сәнгате мөстәкыйль тәрәккыят мәйданына чыктылар.