- •Г. Исхакый иҗатының “таңчы”лык дәвере (1905-1911): иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендәге үзгәрешләр. “Алдым-бирдем” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр, конфликт бирелеше.
- •3. 1905-1907 Еллар инкыйлабы нәтиҗәсе буларак татар вакытлы матбугаты барлыкка килү һәм аның әдәбият үсеше өчен әһәмияте.
- •4. Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси, журналистик эшчәнлеге.
- •5. Г.Камал - комедия остасы, пьесаларында көлү, фаш итү объектлары.
- •6. Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты.
- •7. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы.Аның асылы, иҗат методы буларак принциплары, тарихи традицияләре.
- •8. Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә кеше бәхете, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, бу мәсьәләгә автор мөнәсәбәте.
- •9. Татар драматуригиясенең өченче дәвере (1912-1917). К.Тинчуринның 10 нчы еллардагы әдәби эшчәнлеге. “Соңгы сәлам” мелодрамасы.
- •10. Г.Ибраһимовның икенче чор (1912-1917) иҗатындагы сыйфат үзгәрешләре. Язучының әдәби-эстетик, фәлсәфи карашлары. “Табигать балалары», “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәяләре.
- •11. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында романтик шәхесләр, иске татар тормышының гәүдәләнеше, кеше һәм сәнгать мөнәсәбәте.
- •17. Ш. Камал иҗаты. Кеше тормышын, аның күңел дөньясын сүрәтләү үзенчәлекләре. Импрессионализм. (Уяну, Буранда, Сулган гөл)
- •18) Тукай сатирасы. (аның көлү, фаш итү объектлары, алымнары)
- •19) Г. Камалның драмаларын.Конфликт бирелеше һәм күтәрелгән мәсьәләләре.
- •20) Г. Тукай 1910 еллар лирикасындагы мотивлар. (Түбәндәге шиг-р мисалында)
- •21) Дәрдмәнд лирикасы. (Фәлсәфи уйланулар, сагыш.... 1-2 шиг. Яттан сөйләргә)
- •Ш. Әхмәдиев иҗаты: тематик киңлек һәм жанр төрлелеге. “Мөгаллим”, “Кеше”, “Суга баткан килен”, “Шагыйрь моңая” һ.Б.
- •24. Г. Тукай иҗаты. Аны чорларга бүлү мәсьәләсе. Шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләре. Бер-ике шигырен яттан сөйләргә.
- •25. М. Гафури прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше (“Ярлылар яки Өйдәш хатын”). Натурализм.
- •26. Ф. Әмирханның хикәяләре, романтик эстетика сыйфатларының чагылышы (“Кадерле минутлар”, “Яз исереклегендә”)
- •27. С. Рәмиевнең проза һәм драма төрләрендә эшчәнлеге. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәрендә феминистик (хатын-кыз) мәсьәләләрнең чагылышы.
- •28. Г. Газиз (г. Гобәйдуллин) хикәяләре: “Моң”, “Яшьләр кичәсе”, “Скрипкасы Хөсәен”, “Чалбар” һ.Б.
- •29. Ф. Әмирханның “Яшьләр” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның сәнгатьчә хәл ителеше.
- •30. Г. Коләхмәтов драматургиясе. Бу төргә ул алып килгән яңа сыйфатлар. “Яшь гомер” драмасының идея эчтәлеге, пролетар әдәбият билгеләренең чагылышы.
- •31. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең “Хәят” повесте. Яшь кеше кичерешләрен сурәтләүдә әдипнең осталыгы. Әсәрнең иҗат итү ысулы мәсьәләсе.
- •33. Г.Исхакыйның өченче чор иҗаты. “Остазбикә” әсәренең идея-эстетик үзенчәлекләре.
- •34. Г.Исхакыйның “Зөләйха”трагедиясе. Жанр үзенчәлеге. Пьесада әдип мөрәҗәгать иткән алымнар һәм чаралар.
- •35. С.Рәмиев шигъриятендә лирик герой, шәхес бунты, романтик мәхәббәт. Гыйсъянчылык романтизмы (“Таң вакыты”, “Мин”, “Син”, “Ул”, “Алданган”, “Дөньяга”, “Авыл” һ.Б.). Бер шигырьне яттан сөйләргә.
- •36. XX йөз башы татар әдәбияты. Өйрәнелү тарихы. Чор үзенчәлеге. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.
- •37. Татар әдәби тәнкыйтенең формалашуы, бурычлары. (г.Ибраһимов, ф.Әмирхан, г.Тукай, җ.Вәлиди һ.Б.)
- •38. Милли драматургиянең икенче баскычы (1906-1911). Татар профессиональ театры формалашу һәм аның драматургия үсешенә уңай йогынтысы.
- •39. Г.Камалның күпкырлы эшчәнлеге. Әдипнең башлангыч чор иҗаты (“Өч бәдбәхет”, “Кызганыч бала” һ.Б.)
- •40. Ш.Камалның “Козгыннар оясында”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә” хикәяләрендә бәхет мәсьләсе, конфликт үзенчәлеге.
- •41. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында татар яшьләренең рухи, фикри үсеш баскычларын сурәтләү. Пьесаның сәнгатьчә эшләнеше.
- •42. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә”, “Сүнгәч”, “Татар кызы” хикәяләре. Модернистик агымнарның сыйфатлары.
- •43. Ф. Әмирханның сатирасында көлү, тәнкыйтьләү объектлары, сурәтләү алымнары (“Фәтхулла хәзрәт” һ.Б.).
- •44. Г. Рәхим хиякәяләренең идея-эстетик үзенчәлекләре: “Галия”, “Көзге хикәя”, “Миләүшәләр арасында”, “Хан мәчетендә”, “Артист”.
- •45. Н.Думави хикәяләре: идея-эстетик үзенчәлекләре (реалистик, романтик, модернистик катламнарның чагылышы). “Кем гаепле?”, “Мортый илә Мукай”, “Су кызы”, “Карт мөгаллимнәр” һ.Б.
- •46. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре: идея-проблематикасы һәм сәнгати үзенчәлекләре. Кешенең эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау.
- •47. М.Гафуриның шигърияте. Шагыйрь иҗатында шәхес иреге, социаль азатлык турында уйланулар; гомумкешелек кыйммәтләре белән сыйнфый мәнфәгатьләр арасында мөнәсәбәтнең чагылышы.
- •48. Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте. Жанр үзенчәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, әсәрнең автобиографик җирлеге.
- •49. Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрендә иске татар тормышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең сурәтләнеше. Мәхдүм образының бирелеше.
- •50. М.Фәйзинең драматургиясе. “Яшьләр алдатмыйлар”, “Кызганыч” пьесаларының идея-проблематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше.
- •51. Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗаты. Бу этапның төп сыйфатлары. “200 елдан соң инкыйраз” повесте. Аның идея-проблематикасы, жанры, әсәрнең татар әдипләре иҗатына йогынтысы.
36. XX йөз башы татар әдәбияты. Өйрәнелү тарихы. Чор үзенчәлеге. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.
20 йөз башы әдәби хәрәкәте татар әдәбияты тарихында мөстәкыйл бер чор булып аерылып чыга. Ул гына түгел, милли әдәбиятның алтын дәвере. Татар сүз сәнгате үз тарихында берничә мәртәбә ренессанс кичерә. Ә аның берсе 20 гасыр башында. Кыска вакытта 20г. Башында кискен иҗтимагый алмашыну процессын тизләтелгән үсеш юлын ала. Билгеле булганча, дөньяда әдәбият барлыкка килгәндә үк аның хакында бәя-карашлар урын ала. 20 йөз башы әдәбиятын өйрәнүюнәлешендә 1910 елларда ук 1нче адымнар ясала(Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Гыйбадуллин һ.б.). Ләкин шулай да бу вакытта 1917елга кадәр күләмле монографик хезмәтләр язылмый.Октябрь борылышыннан соң кискен иҗтимагый үзгәрешләр башлана. Әдәбиятны өйрәнүнең марксизмга нигезләнгән методологиясе эшләнә. Бу принциплар сәнгать һәм әдәбиятка да үтеп керүенә юл ача.
Моңа кадәрле принциплар 2нче планга кала, я ббулмаса, кире кагыла. 1920 елларда әдәби мирасны яңача бәяләү көн тәртибенә куела. Кызг.каршы, 1917 елгы әдәбиятка буржуаз әдәбият, ә социализм төзү чоры әдәбиятына пролетариат әдәбияты дигән тамга салына. Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим һ.б. эш итәләр. Иҗат эше катлаулы, ягъни галимнәр эшчәнлегендә 1910 елларда әдәбиятны өйрәнүне принциплары дәвам итә, ягъни объективылык саклана. Г.Сәгъдинең “Татар әдәбияты тарихы” (1920) дәреслеге дөня күрә. Большевиклар хакимиятенең милли сәясәте белән киңәшләшмичә, аннан соңгы елларда иҗатын өйрәнү генә түгел, исемен дә әйтергә ярамаган. Г.Исхакыйда бер бүлек моны исбатлый. Дөрес, 1920еллар ахырына таба, әдәбиятның җәмгыят белән сыйнфый социаль төркем белән бәйләнешен абсолютлаштыру вульгар социолизмга китерә.Нәтиҗәдә: Г.Тукай, Ш.Камал, Г.камал, вак буржуаз язучылар һ.б. сайланма әсәрләре дөнья күрә. Үз иҗатларында иҗт.-социаль мәсьәләргә гади халык тормышын яктыртуга зур урын бирәләр.
Бөек Ватан сугышы еллары 20г.әдәбиятын өйрәнү тизлеген киметә. Шулай да Мөхәммәт Гайнуллин һәм Җамал Вәзиева югары уку йортларында “татар теле һәм әдәбиты” студентдар өчен дәреслек һәм хрестоматиясен төзи.(1947-1954). 20г.башындагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә М.Гайнуллин зур өлеш кертә. 1нче дәреслекләр: М.Гайнуллин “20 йөз башы т.әдәбияты” һәм “Татарская литература и публицистика начала 20 века.
20г.т.әдәбитын фәнни яктыртуда сыйфат үзгәрешләре 1960-1980 елларда күзәтелә. Бу баскычта әдәбият фәненә алда саналган исемнәрдән тыш яшь галимнәр буыны килә: Флүр Мусин, нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Тәлгать Хәлиуллин, Фәнүс Мәхмүтов, М.Мәһдиев һ.б. Чор әдәбияты тарихын монографик тикшерү. Аерым персоналийлар, әдипләрнең стиль юнәлешен өйрәнү. Аерым әдәби төрләр үсеше тарихын тикшерү. Әдәби багъланышлар, аеруча рус-татар багъланышларын өйрәнү. Т.әдәбиятының мәгърифәтчелек реализмын раслау. Миллилекне исәпкә алып бетермәү. Әдәби юнәлешләрдән реалистик юнәлешләргә өстенлек бирү.
1980 елларда Г.Ибраһимов исемендәге тел әдәбияты һәм тарих институты татар әдәбияты тарихының 6томлык китабы чыга:борынгы чордан алып шушы көннәргә кадәр тарих яктыртыла. Шуның өч томы 20г.әдәбиятына багышланган.
Г.Хатыйб “Татар шигыре” (1964), Г.Халит “Тукай үткән юл” (1962) һәм “Тормыш һәм ирек җырысы”, И.Нуруллин “Г.Тукай” (1979) һәм “Ф.Әмирхан” (1988), Ю Нигъматуллина “Тургенев и тат.литература нач.20 века” һ.б.
(Монысы бәлки кирәк тә тугелдер)
Татар әдәбияты тарихында XX йөз башы нинди урын тота? Бу — бик колачлы сорау. Аңа җавап биргәндә, әдәбиятыбыз тарихының борынгы һәм урта гасыр дәверен, XIX йөзне күздән кичерергә һәм татар әдәбиятының гасырыбыз дәвамындагы үсешен күздә тотарга тиешбез.
XX йөз башында татар әдәбияты гигант сикереш ясый. Үсеш инерциясе, алгарыш куәсе узгандагы озын гомерле һәм бай мираска таянмаганда бу мөмкин булмаган эш. Ходайга шөкер, безнең андый мирасыбыз бар. Болгар дәүләте дәвере дә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары да безгә бөек мәгънәви мирас калдырган. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы да, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е дә, Хәрәзми һәм Хисам Кятиб поэмалары да, Сәйф Сарай «Гөлстан»ы да, Мәхмүд бине Гали чәчмәсе дә, Мөхәммәдьяр һәм Кол Шәриф шигърияте дә — халкыбызга һәрвакыт үзенең бөеклеген тоеп яшәргә нигез биргән бәрәкәтле байлык. Шушы мәгънәви мая татар халкына, дәүләтсез калып бәйсезлеген югалткач та, бөтенләй гаҗизлеккә төшмәскә, яшәүгә һәм җиңүгә ихтыярын җуймаска ярдәм иткән. Бары шушы ихтыяр һәм тыелгысыз тернәкләнү инерциясе генә XIX йөздә элекке биеклекләрне кайтарырга, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Әбелмәних Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Акмулла кебек шагыйрьләр һәм олуг фикер ияләре йолдызлыгын кабызырга мөмкинлек биргән. Бары шушы алшартлар нигезендә генә XX йөз башы татар әдәбияты кебек балкулы феномен дөньяга килә алган.
Дөрес, болар артында мәгълүм иҗтимагый шартлар, сәяси-икътисади тормыштагы зур җанланыш ята. XIX гасыр дисәк, феодаль торгынлыкны кузгатып, капиталистик мөнәсәбәтләр урнашу һәм татар халкының милләт буларак формалашуын истә тотарга тиешбез. Ә инде XX йөз башында Россиянең икътисади, иҗтимагый-сәяси тормышындагы зур үзгәрешләр, беренче Россия инкыйлабы милли уянышка этәргеч бирә, татар халкына күз карашын Европадагы алдынгы илләр, милләтләр тормышына юнәлтергә һәм үзе өчен җитди гыйбрәтләр алырга сәбәпче була. Шул чор кичерешләре, милләтнең җанын тарихи перспективасызлыктан коткару нияте тикмәгә генә кискен һәм хәтәр рәвештә Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән кисәтүчән публицистикасын китереп чыгармаган бит! Милли уяныш, дөресрәге милли яңарыш идеологы үзенең халкын шул рәвешле гайрәтле гамәлгә, мәгърифәткә, европачыл иҗтиһатка чакырган.
Ә шулай да узгандагы әдәби мираска, сүз сәнгате үсешенә XX йөз башы әдәбиятының мөнәсәбәте нинди? Гасыр башындагы үсеш, күтәрелеш инерциясен, һичшиксез, шушы мирас тәэмин итә. Әмма әле без күзәтә торган чор ул мирасны ничек күтәреп ала, яки дәвам итә? Әллә нәрсәнедер кире дә кагамы?
XX йөз башы татар әдәбияты барлык күпгасырлык үсешкә йомгак ясый, аның барлык мөһим үзенчәлекләрен бергә төйни һәм яңа шартлар нигезендә трансформацияли. Бу башлыча шигърият казанышларында күзәтелә. XX йөз башы татар тормышында көч алган омтылышларга күз салсак, ашкынып европалашуны күрербез. Бу — мәгърифәтчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсе, бу — гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтләре йогынтысы, бу — татар зыялыларының Париж, Истанбул һәм башка Европа үзәкләрендә белем алу нәтиҗәсе, бу — рус уку йортлары, рус матбугаты белән танышып бару, алар белән бәйләнештә булу нәтиҗәсе. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан әсәрләрендәге үзәк мотивларның берсе дә шул.
Тукай шигырьләреннән кайберләренә куелган җәя эче искәрмәләренә күз салсак, «Шекспирдан», «Гетедан», «Толстой сүзләре», «Толстой фикере» яки «Пушкиннан», «Лермонтовтан» дигән сүзләрне укырбыз. Шигъри мотивларны исә Һенрих Һейне, Байрон исемнәренә бәйләү очрый. Сәгыйть Рәмиев Шиллернең романтик сюжетларын ала. Сәгыйть Сүнчәләй Гейненең «Әлмансур»ын тәрҗемә итә. Дәрдемәнд китапханәсендә Гете, Гейне әсәрләре булган. Ул Пушкинны, Фетне, Тютчевне яраткан һәм тәрҗемә иткән. Бу нәрсә дигән сүз? Татар шигыре үзенең гасырга хас йөзен барлыкка китерә, ике бөек шигъри дөнья: Шәрекъ һәм Көнбатыш традицияләрен үзендә туплый, бергә үрә һәм шигъри үрелешнең уникаль үрнәкләрен бирә дигән сүз. Дәрдемәнднең табигать лирикасында Гетены хәтерләткән галәми колач, табигать авазлары белән кушылып киткән тирән уйланулар, кичерешләрнең катлаулы үрелеше бер дә юктан барлыкка килмәгән бит. Әгәр бу шагыйрьне күздә тотсак, табигать тасвирын хасил иткән төсләр үрелешендә XX йөз башы Европа, хосусан француз шигъриятендә барган сәнгати эзләнүләрнең кайтавазын да, импрессионистик-сюрреалистик төсмерләрне дә абайлап була
