Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

35. С.Рәмиев шигъриятендә лирик герой, шәхес бунты, романтик мәхәббәт. Гыйсъянчылык романтизмы (“Таң вакыты”, “Мин”, “Син”, “Ул”, “Алданган”, “Дөньяга”, “Авыл” һ.Б.). Бер шигырьне яттан сөйләргә.

XX йөз башында гөрләп үсеп киткән татар әдәбиятында иң талантлы шагыйрьләрнең берсе Сәгыйть Рәмиев иде. Шактый кыска гомерендә бу иҗат әһеле шигърияттә, драматургиядә, прозада һәм публицистикада, ягъни иҗатның төрле өлкәләрендә эшчәнлек күрсәтергә өлгерде. Аның безгә калдырган әсәрләре артык күп түгел. Ләкин әдәбият-сәнгатьтә күләм иҗатның зурлыгын күрсәтмәскә мөмкин. С. Рәмиев «Таң вакыты» шигыре белән генә дә шагыйрьләребез рәтендә лаеклы урыннарның берсен алыр иде.

С. Рәмиевнең нәсел агачы Дәрдемәнд белән тоташа. Сәгыйть 1880 елның 12 февралендә Оренбург төбәгендә туган. Акман (Ибрай) авылында дөньяга килсә дә, аларның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Әтисе Лотфулла агач сату-алу, сал агызу эшләре белән шөгыльләнә. Шактый укымышлы кеше була.

Сәгыйть Рәмиев лирикасын чордашларыннан нык аерып торган эчтәлек сыйфаты ул — алардагы эмоциональ төенләнеш үзенчәлеге. Аның романтик темпераменты әнә шушы төенләнештә гәүдәләнә. Чорда һәм тормышта аны канатландырып, дәртләндереп җибәрә торган факторлар — шәхес хөрлеге, милли уяныш, иҗтимагый алгарыш һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Чорга хас социаль азатлык хәрәкәте зур чигенеш һәм борылышлар белән бара. Шагыйрьнең югары иҗтимагый, инсани идеалы, ашкын дәрте адым саен җәмгыятьтә барган хәрәкәт салмаклыгына килеп бәрелә, шуннан лирик каһарманның сабырсыз гайрәт чигүләре башлана, ул шунда үзенең көчсезлеген күреп өзгәләнә.

Романтик шәхеснең фаҗигасе тирәлек белән килешкесез каршылыкка корыла. Дөньяга зур таләпләр белән караган шәхес аның рәхимсез шартлары белән даимән тартышта яши һәм табигый ки җиңелә... Шагыйрьнең бу тартышны гәүдәләндерүендә ярымтоннар, йомшак төсләр һәм төсмерләр бөтенләй булмый, ул абсолют төшенчәләр белән эш итә. Көрәшче шәхес еш кына обыватель, мещан мохитеннән иза чигә, аның аңламавыннан һәм агрессив тукынуыннан, царизм шартларында исә, аның хыянәтеннән, яшерен чәнчүләреннән газап күрә. Шул шартларда каһарманның ярсу нәфрәте шушы мохитне бөтен халык итеп абсолютлаштыра.

Сәгыйть Рәмиевнең мохит белән антагонистик каршылыктагы лирик каһарманы пәйгамбәрлек миссиясенә дә демоник яңгыраш бирә. Бу — аның һәм чорның трагедиясе. Мохит һәм шәхеснең шушы килешкесез каршылык коллизиясе аның гөнаһсыз табигать шигыре — «Авыл» әсәрендә дә чагылыш тапкан. Авылның идеаллаштырылган матурлыгы шәһәргә каршы куела. Әмма шагыйрь үзен дә шул матурлыкка чит итеп күрә. Әлеге дә баягы: тирәлек һәм мохит, демонизм фаҗигасе. Мондый каршылыклы коллизияләр һәм абсолютлар бирелеше безнең хиссият һәм гамәлләр дөньябызга чит һәм зарарлы түгелме? Киресенчә, бу лирика — шигъриятебезнең зур байлыгы, казанышы. Башка бөек шагыйрьләребез белән бергә, Сәгыйть Рәмиев үзенең көчле хисләр өермәсе аша кеше күңеленең татар шигъриятендә аңарчы күрелмәгән катламнарын ачты.

Гыйсъянчылы́к - урта гасыр мөселман халыклары әдәбиятларында һәм татар әдәбиятында 1910-30 елларда шактый үсеш алган романтик юнәлеш. Ул шәхеснең чикләнмәгән (абсолют) иреккә хокуклылыгын яклау, аның акылын, хис-тойгыларын дини-патриархаль гореф-гадәтләр басымыннан азат итү, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең социаль һәм рухи изүенә ризасызлык белдерү белән сыйфатлана.

20 йөз башы татар гыйсъянчылык романтизмының күренекле вәкиле - шагыйрь С. Рәмиев. Аның иҗаты - кешене илаһилаштыру, Аллаһка карата да тәнкыйди сүзләр белдерү, буржуаз җәмгыять белән бәйле өметләрдән гайрәт чигү, социаль һәм рухи изүгә ярсып каршы чыгу, шәхеснең хөр фикер йөртүгә хокуклылыгын яклауның ачык мисалы («Таң вакыты», «Мин», «Син», «Алданган», «Дөньяга», «Мәҗид сүзе» һ.б.). «Таң вакыты» шигырендә яфраклары белән бөтен дөньяны каплаган зур агач кәүсәсе мисалында ул урта гасырлардагыча торгынлык хәлендә яшәвен дәвам итүче 20 йөз башы татар тормышын символлаштыра. Кешенең җирдә һәм галәмдә акылы һәм ихтыяры иҗтиһад кылырга хокуклы икәнлеген раслап, барысын да язмышка сылтап, изге гамәлләрне бары тик Аллаһтан көтеп ятучы, ислам диненең асылын аңламаучы замандашларын кискен тәнкыйтьли. Таң атуны - Яңарышны күзаллаган гыйсъянчы шагыйрь шәхеснең рухи үсешенә, милли алгарышка аяк чалган наданлыкка каршы чыга («Бетмә надан / Туг яңадан / Мәгърифәтле анадан! / Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә, / Хата ул өмид Алладан!»).

Әдип иҗатының формалашуына тәэсир иткән тагы бер мөһим фактор – аның романтик шагыйрьләрнең әсәрләре белән мавыгуы. Аеруча С. Рәмиев шигъриятендәге гыйсъянчылык романтизмы аның рухына якын килә. С. Рәмиев шигъриятендә галәм һәм җир тормышы ике чик кебек аерыла. Лирик герой җирдәге гаделсезлекләрдән качып күккә омтыла, тормышның ялган булуын ассызыклый, күктән дә күңеленә шат­лык таба алмыйча, җиргә-күккә бергә ләгънәт укый. “Юк чыны бернәрсәнең дә!/ Чын “юк” үзе дә юк/ Беттем. Алдандым. Янамын.../ Бар тормышым ут хәзер.” (Алдандым. 1908) Шул рәвешле ике чиккә бү­ленгән яшәешкә фәлсәфи бәя бирелә. Аерым шәхесне данлау, югары күтәрү хиса­бына, кеше — яшәеш каршылыгын китереп чыгара. ““Мин” – минемчә Алла ул.”, дип яза С Рәмиев (“Мин” 1907). Кеше Алла белән тигез­ләштерелә, илаһилык сыйфатына ирешкән җан иясе буларак аның җиргә- күккә хуҗа булу һәм тормыш кануннарына каршы чыгу хокукы раслана.

«Мин» шигырендә шагыйрь күктәге хакимнәр белән бергә җирдәге хакимнәрне, алар урнаштырган тәртип, кануннарны мәсхәрәли. Кешенең үзен, галәм патшасы итеп, югары күтәрә.

Шагыйрьнең лирик «мин»е, реакция көчләренә каршы горур басып, барлык хокуклардан, җир-сулардан мәхрүм ителгән кешенең бәхетен даулый. Шагыйрь өчен иң бөек зат — Кеше.

Реакция елларында капиталистик мөнәсәбәтләрнең шыксызлыгы, кешелексезлеге тагын да шәрәрәк булып ачылды. С. Рәмиевнең «тигезлек, дуслык, мәхәббәт» турындагы «саф көмеш кебек ак өмидләрен» реаль чынбарлык челпәрәмә китерде. Шагыйрь 1908 елның мартында «Алданган» шигырен яза. Җан ачысы белән язылган бу әсәр изге идеал белән явыз чынбарлыкның кискен бәрелешеннән туган газаплы кичерешләрне гаять көчле чагылдыра. Әйтергә мөмкин ки, шушы шигырьдән башлап шагыйрьнең иҗатында җәмгыять белән тирән каршылыкка кергән романтик геройның трагик образына, аның фаҗигале кичерешләренә игътибар артты.

Рухи сферага, күңел дөньясына зур игътибар бирү, хис-тойгы культы сүз сәнгатендә эмоциональ башлангычның көчәюенә китерде, чынбарлыкны чагылдыруда экспрессия, гипербола, сурәтне гадәттән тыш көчәйтү, үткенәйтү, калку итү принципларын үзәккә куйды. Әйтик, «Алданган» шигырендә, дөнья «Һаман алдый, юк хакыйкать!» диелә икән, бу инде иң соң чиккә җиткереп, шуннан да артыграк итеп әйтә алмаслык рәвештә сурәтләнә дә. Заман никадәр генә авыр, караңгы булмасын, шагыйрь күңелендә өмет чаткысы сүнми.