Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

34. Г.Исхакыйның “Зөләйха”трагедиясе. Жанр үзенчәлеге. Пьесада әдип мөрәҗәгать иткән алымнар һәм чаралар.

Әсәр 1907 нче елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә 1911 нче елда Истамбулда Кандиледә языла. 1912 нче елның гыйнвар башында Петербургта язылып бетә. Беренче мәртәбә Казанда 1917 нче елның 17 нче мартында сәхнәгә куела.

Әсәрнең үзенчәлекләре:

- XX гасыр башы милли драматургиясендә сирәк очрый торган фаҗига жанрында язылган;

- XIX гасыр урталарындагы татарларны көчләп чукындыру вакыйгаларын, рус дәүләтенең милли-колониаль изү сәясәтен тасвирлый;

- әсәрнең нигезендә татар халкының яшәеше, язмышы белән бәйле зур иҗтимагый-милли мәгънәгә ия булган, чишелә алмаслык трагик конфликт ята. Үз халкына, ислам диненә җаны-тәне белән бирелгән Зөләйха берүзе патша хакимиятенә, аның чиновникларына, жандармериясенә, христианнарга һәм башка "өстен көчләргә" каршы көрәшкә күтәрелә;

- үзәк герой - көчле, нык ихтыярлы, энергияле, сабыр, үз идеалына соңгы сулышына кадәр тугрылыклы;

- әсәр Зөләйханың үлеме белән тәмамлана, әмма хакыйкать һәм дөреслек өчен корбан булганга, геройның үлеме үкенечле түгел, киресенчә, соклану хисе уята, милли азатлык өчен көрәшкә өнди;

- трагедия татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый;

- стиле ислам дине мифологиясенә, фәлсәфәсенә, пәгамбәрләр тарихына, христиан дине атрибутларына мөрәҗәгать итү кебек романтик алымнарга бай.

Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыгын фаш итә, милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен ачып сала.

Татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен — көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән — иман, миннән — имана», — дигән рус побы. Һәм имана җирен алыр өчен мескен татар рус динен кабул итеп алырга мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җире белән алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алыштыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү — иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерәләр.

Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда бу гаиләгә афәт килә. Аларны үз теләкләреннән башка урыс диненә күчерәләр. Картның үзенә — Василий, Зөләйхага — Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исемнәр кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар урыс булалар. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер урыс карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, урыслар арасында да дөрес уйлаучылары булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген, юк эш икәнен ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар шул һәм татарның тормышын тамырдан үзгәрткәннәр.

Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә тырыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны теләгенә каршы, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы — Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан, рус Петр белән очрашуы. Беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе — дин дошманы, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күренештә Сәлимҗан урыслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул урысларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер. Бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачауламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.

Драмада ирен үтергәне өчен Зөләйханы егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннарны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул.

«Зөләйха»ны «ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер ук вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырырлык әсәр», диләр. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләүләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан баласының ислам диненә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Соңгы үтенече итеп тә татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез, һәм бу әсәр ахырында күрсәтелә дә. Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше бу фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә бертигез бирелгән. Гаяз Исхакый бу әсәрендә шушы проблемаларны күтәрә. Милләт һәм диннең бербөтен булуын, һәр халык өчен кадерле һәм изге нәрсәләр икәнен сурәтли. Татарлар гомер буе ирекле яшәргә омтылганнар. Бүгенге көндә республикабызның мөстәкыйль дәүләт иш игълан ителүе, татар милләтенең бөтен дөньяда танылуы Гаяз Исхакый һәм аның кебекләрнең эшләре эзсез югалмаган дигәнне аңлата.

(тубәндәгесе кыска варианты, кайберэүләр просто укымаган булырга момкин бу әсәрне, шуңа алдагы вариант тәфсилләбрәк язылган).

Минем милләтем — бөек татар милләте. Ләкин ничә еллар дәвамында изелеп яшәгән ул.

Ә бит кайчандыр Казан ханлыгында нинди тормыш шаулаган: сәүдә үскән, һәркем тырышып эшләгән, һәрберсенең үз кәсебе, үз һөнәре, байлыгы-муллыгы да теләсә кем көнләшерлек булган.

Менә фаҗигале 1552 нче ел... Явыз Иван гаскәре белән безнең илебезне яндыра, талый һәм соңгы чиктә үзенә буйсындыра. Шушы елдан татар халкын юкка чыгару сәясәте башлана. Көчләп чукындыру, телне оныттыру Рәсәй хөкүмәтенең төп бурычы булып китә.

Г. Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасе шушы вакыйгаларны күз алдына тулырак китерергә булыша. Чын күңеленнән дингә табынган гаиләне көчләп чукындыралар. Аларга, мулла кушкан мөселман исемнәрен бозып, чит урыс исемнәре тагалар. Зөләйханы яраткан иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр. Бу, әлбәттә, Зөләйхага түзә алмаслык хәсрәт булып төшә. Кешенең шәхси тормышына тыкшынырга, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтергә кемнең ни хакы бар?! Бу вакыйгалардан соң Зөләйха тыныч кына яши алмый, көрәшергә, үз халкы һәм үз милләте, дине өчен үч алырга сүз бирә. Үзе өчен әзерләгән агуны биреп урыс ирен үтерә, моның өчен аны зинданга ябалар. Монда Зөләйха бик күп тән һәм җан җәрәхәтләре ала, ләкин аның рухы иректә була — ул рәхәтләнеп намазын укый, Аллаһы Тәгалә белән икәүдән-икәү генә калып, бик күп уйлана.

Әмма Зөләйханың тагын да олырак кайгысы бар икән бит — аның улы христиан диненә күчкән. Бу хәлләрдән соң ана үзенең улыннан ваз кичә. Шулай да улы соңрак аңлый: ул бит мөселман диненнән, аның әнисе, әтисе, әби-бабалары хак диндә булган, һәм яңадан мөселман диненә кайта. Зөләйха кебек каһарман кешеләр булганда гына татар халкы мәңге яшәр! Чөнки дин бетсә, тел дә бетә. Ә инде тел бетсә, халык халык булудан туктый.