Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

31. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең “Хәят” повесте. Яшь кеше кичерешләрен сурәтләүдә әдипнең осталыгы. Әсәрнең иҗат итү ысулы мәсьәләсе.

Х-кызның физик, иҗтимагый мөмкинлекләренә, табигый бурычына, рухи дөньясының тирәнлегенә татар әдәбиятының барлык вәкилләре диярлек игътибар итәләр. Алар арасында Ф.Әмирхан зур урын алып тора.

“Хәят” повестенең 1 нче өлешендә шәригать һәм ислам кануннарының алдан уйланган педагогик юлы б-н сындырылган, “тере курчакка” әверелдерелгән татар кызы тур-да бәүләү рәыешендә күз алдына килеп баса. 2 нче өлеш кырыс реализм рухына корылып, жанры буенча соц-псих-к повесть булып тора. Повестьның төп принцибы – тормышчанлык, саллылык, типик образлар, көнкүреш детальләр б-н баетылу. Әсәрдә бәяләү-аллегорик план да бар, әмма ул тирән яшерелгән. Моңа пов-ң атамасы шаһит. “Хәят” тормыш” дигән сүз.

Әсәрдә автор психологик анализ алымына мәрәҗәгать итә, автор тормышыны аерым бер герой аңы, фикерләве аша сурәтли. Хәят күңелендә хис һәм акыл көрәше күзәтелә. Пейзаж да әсәрне кабул итүгә көйли, герой-ң психологик халәтен ача.

Хәят татар кызына охшамаган. Ул татарлар аз яшәгән шәһәрдә рус сәүдәгәрләре б-н аралашып эш йөртә торган гаиләдә туа, иркен үсә, европача киенә, русча чиста сөйләшә, рус кызы б-н дус. Аны рус яшьләре б-н аралашудан, театрга барудан тыймыйлар. А-ң эчке матурлыгы тышкы матурлыгына тиң:аек акылга ия, саф, тыйнык.

Ул 2 дөнья тормышы тәэсирендә үсә: мөселман һәм “рус” тормышы. Йөрәге икенчесенә тартылса да, акылы беренчесенә бәйли. Ике тормыш, ике караш, гадәт һәм зәвекъләр бер-берсе б-н бәрелешә. Хәят Михаилны (КДУда укый) күргәч, аңа гашыйк була. Михаил мәхәббәтен белдергәч, дөнья яктырып киткәндәй була. Тик М. – рус егете ич! Хәят эчке дөньясында искелек тойгылары баш калкыта, янында Кара көч басып тора. Шулай а-ң психологиясендә көрәш бара: бер уй/ тойгы икенчесен, өченчесен тудыра. Кызның аңында, күңелендә бик еш чигненешләр ясый торган уй-тойгылар өермәсе булып ала. Анда ниндидер мәгънә, эзлеклелек бар. Биредә “җан диалектикасы”на якын псих. анализ б-н очрашабыз. Бераздан Хәят күңеленә тагын бер егет кереп кала. Монысы – мөселман, Гали Арсланов исемле студент. Кара көч тагын каршы төшә: татар егет б-н үз белдегеңчә танышырга ярамый.

Салих Фатихов исемле яшь байдан тәкъдим килә. Хәят каршы килми, чөнки борынгыдан килә торган кагыйдә аңына сеңгән. Кияүгә чыккач, Хәят тиз генә “җанлы курчак” булып китәргә теләми, Кара көчкә каршы “бунт” күтәрә. Язмышы ахыр чиктә меңләгән мөселман татар х-кызларына хас язмышка охгашаш була.

33. Г.Исхакыйның өченче чор иҗаты. “Остазбикә” әсәренең идея-эстетик үзенчәлекләре.

Милләтчелек чоры (1912-1917). Бу елларда аның иҗатында тематик төрлелек күзәтелә. Мулла, мөәмин, дин әһелләренең төрле образлары тудырыла. Мәктәп-мәдрәсәләр тормышын реалистик детальләрдә сурәтләнгән “Мулла бабай” (1910-1913)романы языла. Бу әсәрнең үзәгендә үзенең яшәү мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә күргән дин белгече, югары әхлаклы мулла. “Кияү” (1914)повестендә кеше җилкәсендә яшәүче сорыкорт мөәзин тормышы сурәтләнә.

Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан “Теләнче кызы”, “Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея - әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора.

Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы “Ул икеләнә иде”, “Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә. Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла.

Г. Исхакыйның «Остазбикә» әсәре 1910 елда иҗат ителә. Милләтчелек (1910–1918) дәверенә керә. Ул повесть жанрында язылган. Аның эчтәлеге кыскача түбәндәгедән гыйбарәт: Вахид мулла белән унике ел бер җан, бер тән булып яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Икенче төрле әйткәндә, автор Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле эш-гамәлләрен, өмет-хыялларын, хис-кичерешләрен сөйли. Әдип бу әсәрендә XX гасыр башында муллалар социаль катлавы тормышы материалында көн кадагындагы иҗтимагый-милли проблемаларны сурәтләүдән аерылып китеп, аның өчен яңа булган гаилә бәхете темасын гәүдәләндерүгә күчә.

«Остазбикә» повестенда бер төп сюжет сызыгы бар. Аның нигезендә яткан үзәк конфликтны эчке каршылык – Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле акыл һәм хис тартышы барлыкка китерә, ягъни төп геройның үсеш-үзгәреш тарихы аны хасил итә. Шушы төп сюжет сызыгының аерым элементлары өстәмә сюжет сызыкларын барлыкка китерәләр. «Остазбикә» повестеның төп сюжет сызыгы мондый: әсәр экспозиция белән башланып китә (1-5 булек). 6 бүлек-төенләнеш, 7-13б. – вакыйгалар үстерелеше, 14б. – кульминацион нокта, һәм шуннан соң чишелеш килә. Повестьның экспозиция өлешендә әдип үз рухи мирасында бик яратып гәүдәләндергән мулла-хәзрәтләр социаль катлавының тормыш-көнкүреше, аларның яшәеш кануннары, кагыйдәләре, яшәү рәвеше, теләк-омтылышлары белән укучыны җентекләп таныштыра. Татар халкының кыз ярәшү, кыз бирү, туй йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре турында бай мәгълүмат бирә.

Экспозициядәге 1нче бүлектә әдип үзе тудырган муллалар образының өченче тибы «татар халкы яшәешенә зыян сала-сала урталыкта сөйрәлүче» Рәхим мулланың тормыш-яшәеше, авыл халкының мәдәни үсешендә аның роле турында сөйли. Шакир мөәзин ат эзләү сылтавы белән шул авылга барып кирәкле мәгълүматны җыеп кайткач, ярдәмче геройлар, надан Рәхим мулла белән Сәгыйдәнең әтисе Хәйретдин мулла арасындагы тышкы каршылык чишелә. Автор бу бүлектә «ата-анасы укымаган, кара булса да, уллары гыйлемле, мәгърифәтле, күңелгә ятышлы булгач, кызны кияүгә бирергә кирәк» дигән фикер әйтә. Ә 2нче бүлек Сәгыйдәнең каенатасы, каенанасы, булачак кияве белән беренче мәртәбә күрешүе, никах, туй мәҗлесе, кияүләү йолалары турында сөйли. Мулла кияү ата-анасының затсызлыгы, тышкы ямьсезлеге кыз күңелендә каената, каенанасы белән эчке тартыш, ә Сәгыйдә белән әти-әнисе арасында тышкы каршылык тудыра. «Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен генә кара күзләре, җиңел генә хәрәкәтле, сабыр гына кыяфәтле» мулла кияү күренгәч, бу каршылыклар үзеннән-үзе хәл ителә.

Алда әйтелгәнчә, Г. Исхакый бу әсәрендә муллалар тормышын иҗтимагый-милли мәсьәләләр яссылыгында сурәтләүдән баш тартып, аны мәңгелек, гомумкешелек проблемаларны калкытып куюга буйсындыра: аерым кеше, гаилә бәхете, яшәү мәгънәсе, фани дөньяга яратылу максаты һ.б. Әдәби әсәрнең экспозиция өлешендә автор тарафыннан гаилә бәхете ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер җан, бер тән булып, муллалык һәм остазбикәлек хезмәтеннән тәм табып яшәүдә, «гомерләре муллыкта, рәхәттә, тынычлыкта, сөешүдә, кадерләшүдә үтү»дә билгеләнгән кебек фикер туа. Бу хакта повестьның бишенче бүлегендә кат-кат әйтелә. Ләкин шул ук вакытта үзәк конфликт барлыкка килүгә җирлек тә әзерләнә башлый; яшьләр игътибар итмәсәләр дә, туганнары ягыннан берничә тапкыр аларның балалары юклык искәртелә.

Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның “Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея - әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу. Һәр “кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә.