Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

27. С. Рәмиевнең проза һәм драма төрләрендә эшчәнлеге. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәрендә феминистик (хатын-кыз) мәсьәләләрнең чагылышы.

Ул революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, “Низамлы мәдрәсә” һәм “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин” пьесаларны иҗат итә. Бу әсәрләр халыкка хезмәт итү идеясе, иске тәртипләргә, кара көчләргә каршы килешмәүчән көрәш рухы белән сугарылган. Мәгърифәтчелек реализмы һәм романтизм вәкилләренең субъективлыгы арасында зур аерма бар. Беренче очракта – сәнгатькә утилитар караш, рационализм, әхлак төзү, дидактизм өстенлек итсә, икенчесендә – алгы планга кешенең эчке тойгылары, искелеккә каршы ялкынлы протесты, кайнар нәфәт хисләре бәрелеп чыга. Бу “Я. З. я.м!” пьесасы мисалында ачык күренә.

“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” пьесасының баш герое Сөләйман – зур иҗтимагый ниятләр б-н янып йөрүче журналист, иске тормышка җаны-тәне б-н дошман кеше, үзен чолгап алган тирәәлектән кискен аерылып, күтәрелеп торган романтик герой. Ул берүзе бөтен халыкны коткару тур-да хыялана. Романтизм әсәрләренә хас булганча, бу әсәрдә дә Сөләйманның нинди шартларда җитешүе, нинди иҗтимагый мөнәсәбәтлә продукты булуы күрсәтелми. Ч. ром-к язучыны болар кызыксындырмый. Сөләйман б-н “Низамлы мәдрәсә” комедиясендәге Садыйк хәлфә арасында бу яктан уртаклык зур. Садыйк та бунтарь герой.

С. Рәмиев изүчеләр җәмгыятенедә кешенең кешелек дәрәҗәсе мәсхәрәләнүе, аның хайваннан аермасыз дәрәҗәдә булуы турындагы фикерләр бер татар кызының редакциягә язган хаты рәвешендә бирелә.

“Я.З. я.м!” пьесасында буржуаз җәмгыятьнең кайбер асыл сыйфатлары турында сүз чыккалый (китапчыларның да, дин башлыкларының да акчага табынуы, хатын-кызга товар итеп карау һ.б.). Ләкин бу пьеса дини –феодаль идеологиягә каршы юнәлдерелгән. Мәгърифәтчелек эстетикасы принципларының теге яки бу яклары да әле бу пьесада сиздерә.

З. – акыллы, эшлекле, укыган, ата-анасының ышанычын алган, әйткән сүзен ачык итеп әйтә торган кыз. Аны әти-әнисе бай егеткә бирергә тели. Ләкин Зөбәйдә Зарифка барырга теләми, ул Сөләйманны ярата, үз хокуклары өчен көрәшә. З. үзе дә х-кызларның уенчык булулары х-к-ң үзләреннән, ди. Наданлыкларына карап, ирләр алардан файдалана. Укырга, ирләр хәтле белергә кирәк, ди. Ахырда әти-әнисе дә ризалаша.Уңай герой Сөләйман – һәр яктан килгән егет, бай улы Зариф исә – бик эчкече, бозык. Конфликтта уңай герой җиңә. Садыйк бай кызы Зөбәйдәне йортсыз-җирсез, әмма аң-белемле Сөләйманга бирә. “Әгәр безнең хатын-кызлар укысалар, үзләрен-үзләре белсәләр, алар дөньяның иң зур тәрбиячесе булачаклар”, – ди Зөбәйдә.

28. Г. Газиз (г. Гобәйдуллин) хикәяләре: “Моң”, “Яшьләр кичәсе”, “Скрипкасы Хөсәен”, “Чалбар” һ.Б.

Г. Газиз – юморист-һөҗүмче. Аның стихиясе – вак-вак кына көлкеле хикәяләр. Г. Газизгә кадәр бу жанрны үзенең әдәби иҗаты өчен төп юл итеп алган язучы юк иде. Г. Газиз – татардагы шәһәр обывателе, мещан, вак буржуа тормышын мәүзугъ итеп алып, шуны бөтен ваклыкларын, түбәнлекләре б-н кечкенә көлкеле хикәяләр рәвешендә күз алдыбызга салуы әдип.

1 нче хикәясе – “МАрс, уян!” дип атала. Символизм юлы б-н язылган бу хикәядә ул шул вакыттагы Гаага кнференциясеннән, аның икейөзле Европа дәүләтләренең төче телләнеп “мәңгелек солых” корырга тырышуларыннан ачы сатира рәвешендә рәвешендә көлә.

“Караңгылык галәме”нең җанлы типлары үз иҗтимагый катлауларына хас һәм характерлы телләре б-н сөйләшеп үзләренең бөтен кызганыч фикер даирәләре, психологияләренең бөтен нечкәлекләре б-н безнең алга килеп баса.Г. Г. ул типларны ифрат реаль буяулар б-н тасвирлый. Аның хикәяләрендә Казанның мещан, вак буржуа типлары чып-чын бер “портретлар галереясы” тәшкил итәләр. Кемнәр генә юк анда! Казанның “татар арасы” дип йөртелә торган кисәгенең бөтен характерлы почмакларында торучы, үзләренең тормышларында бөтенләе б-н вак, ифрат вак интересларына чумылып калган, бакалар сазда яшәгән төсле үзләренең шул тормыш сазлыкларында чыр-чу килеп гомер итүче агай-энеләр, Печән базары типлары, ивак сәүдәгәрләр, мастеровой-кустарьлар, картлар, карчыклар – һәркайсы бу галереяда үз урынын таба. Шулар арасына тагын башка төрле типлар да килеп керә. Мәсәлән, чалбар урынына аягына җилән киеп, Проломный урамында “форсить” итүче мәдрәсә шәкерте, чалбар кигән шәкертләрен урамда очратып, халык алдында чалбарын салдырып, тәхриб итүче икене бер “хәзрәт” (“Чалбар” хикәясе), Әхмәдулла хаҗиның сәламен алмавы өчен вөҗданы газаплана торган Әхмәтҗан абзый (“Моң”), Болар – тормышның үзеннән алынган, реаль һәм җыючы характерлы, җанлы хәлендә алынган кешеләр.

Бу кызганыч мещан җаннар Октябрь революциясе дәверенә килеп керделәр. Менә шунда аларның чын рухи фаҗигаләре башланды. Бу бичараларның бөек революцияне ничек каршылаулары, ничек уздырулары, ничек аны аңлый алмый аптыраулары.... Болар һәммәсе Г.Г. хикәяләрендә чалыш көзгедә күренгән төсле күренә.

Ш. к. Г.Г-ң революция дәверендә язган хикәяләре тагын да кызыклырак, иҗтимагый сатира ягыннан әһәмиятлерәк.

Элекке хикәяләрендә Г.Г. бер сатирик, бер юморист иде. Әдип алардан көлсә дә, тормышта алар ничек булган, шулай язган. Автор үз типларына балаларга караган шикелле сабырлы караш б-н карый. Бигрәк тә борынгы патриархаль бабайлар,әбиләргә мөнәсәбәт шундый иде. Элеккеге хикәяләрендә, картларны тасвирлаганда, лиризм моментларын очратабыз (“Моң”).

Революциядән соңгы хикәяләрендә тыныч юморның ачы сатира б-н алмашканын күрәбез, чөнки теге искергән типлар инде хәзер элеккеге кебек гади паразитлар гына түгел, ә Совет төзелешен төбеннән кимерә торган затларга әверелгәннәр.

Г.Г. иҗаты көлкеле, вак хикәяләр белән генә чикләнеп калмый, җитди тондагы иҗтимагый-психологик хикәяләре дә бар.

Язучы 20 г.б. татар тормышындагы тискәре якларны тәнкыйтьли. “Чалбар” хикәясендә Казан руханилары, мещаннары арасында чалбар балагын “чыгарып йөрү дөресме, түгелме?” дигән мәсьәлә күтәрелә, шау-шу китә.