Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

25. М. Гафури прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше (“Ярлылар яки Өйдәш хатын”). Натурализм.

20 нче елларда әдәбияттагы эзләнүләр, төрлелеккә һәм реаль тормышка якынрак булырга омтылу натурализмга нигезләнгән әсәрләр язылуга китерә. Моңа 1921 елгы коточкыч ачлык һәм аны әдәби сурәтләрдә бирү омтылышы да йогынты ясаган. Г. Ибраһимовның “Адәмнәр”, М. Гафуриның “Кеше ашаучылар”, “Ярлылар яки Өйдәш хатын”, К.Нәҗминең “Тукран даласы” әсәрләрендә натуралистик тасвирларда ачлык фаҗигасе күрсәтелә.

Натурализмның татар әдәбиятындагы үзенчәлекләре:

- вакыйга-күренешләрне чынбарлыктагыча сурәтләргә омтылу;

- реаль тормышта булган хәлләрне нигез итеп алу, иҗат фантазиясенә урын азрак бирелү;

- җәмгыятьнең караңгы якларына игътибар бирү һәм тәнкыйди эчтәлекнең өстенлек итүе;

- моңа кадәр игътибардан читкә калган яшерен якларны, кеше физиологиясен һәм психологиясен бөтен тирәнлегендә ачу;

- вакыйга-күренешләрне бик нык детальләштерү, җентекләп, ваклап күрсәтү;

- кечерәк жанрлар өстенлек бирелү һәм тематик чикләрнең булмавы.

М. Гафури “Ярлылар яки Өйдәш хатын” дип аталган әсәрендә ярлыларның ничек көн күрүен сурәтли. Алар бүгенге көн белән яшиләр. Бераз ипи алырга 10-20 тиен акча тапсалар, алар чиксез бәхетле, тамаклары тук. Һәр көн шулай кабатлана. Өсләренә киергә киемнәре, күп очракта ашарларына ризыклары булмаса да, Бәдри белән Шәрифнең күңелләре киң, алар ире ташлап киткән Җәмиләне өйдәш итеп кертәләр, үз авызларыннан бүлеп аңа да өлеш чыгаралар.

Гафури ярлыларның хәлен бөтен нечкәлекләренә кадәр тасвирлый. Шәриф, ярлы булса да, акчаны фәкать эшләп кенә табарга тели, башка чара калмагач кына теләнергә чыга. Ягъни аның күңелендә намус, кешелеклелек дигән хисләр үлеп бетмәгән әле. Икенче, өченче тапкыр баруында исә Шәриф бу кадәр үк авырлык кичерми, чөнки болай итеп тә акча эшләп булганлыгын, димәк моның бернинди гаеп эш тә булмавын аңлый.

Гафури ярлыларның язмышы өчен тирәннән борчылган, аларга мәхәббәтен белдергән, ярлыларның күңелләрендә яшәгән уңай хисләрне яклаган, бер-берсенә ярдәм итү теләгенең көчле булуын сурәтләгән. Ләкин бик гади һәм кечкенә теләкләр белән яшәгән ярлылар максатларына ирешә алмыйлар, бәхетсезлек, ачлык аларның көндәлек юлдашы булып тора.

Гафури бу ярлыларның алдагы перспективаларын күрми. Шәриф вафат була. Өч бала белән ялгызы калган Бәдринең алдагы язмышы ничек булачагын фаразлау кыен түгел.

26. Ф. Әмирханның хикәяләре, романтик эстетика сыйфатларының чагылышы (“Кадерле минутлар”, “Яз исереклегендә”)

Кадерле минутлар”. Әсәр төп герой Рәшатның сүзләре белән башланып китә: “Сез үзегез дөньяда тора белмисез, аның мәгънәсен күрмисез дә, үзегез тормыш кызыксыз дип елыйсыз. Елаклар сез!” Һәм Рәшат үз гомерендә 3 кадерле минуты булуын сөйләп китә.

  1. Аля. Рәшат белән Аля Кабан буенда очрашалар. Рәшат кызның сихри матурлыгын тасвирлый. Кыз саубуллашырга килгән, иртәгә авылга китәчәк. Аларга таңга кадәр Рәшат белән сөйләшеп торалар. Икесендә дә бер-берсенә карата симпатия бар икәнлеге сизелә. Егет каушый, хисләрен аңлата алмый. Кыз үзе моны үбә дә, йөгереп кереп китә. Рәшат өчен бу иң бәхетле төн, аңа бөтен дөнья матур булып күренә башлый.

  2. Хөршит. Рәшат бер кыз белән танышкан була, ләкин аның кем икәнлеген белми. Менә хикмәт: бер кешегә йомыш белән баргач, әлеге кызны (Хөршит) шунда күреп ала. И сөенә инде Рәшат! Тагын бөтен дөнья нурга күмелә, очып йөри бу минсиңайтим. Ләкин Хөршит моннан никтер гел кача. Рәшат пароходка утырып, китәргә әзерләнеп торганда гына Хөршит тә килеп чыга, һәм Рәшат утырган пароходка сикерә. Ягъни Хөршит тә моны ошаткан була. Ләкин вот беда: ул – ир хатыны. Мине калдыр, онытыйк бер-беребезне, ярамый ди. Рәшат моңа мәхәббәт аңлата. Ну и что, что син мине яратмыйсың, зато мин сине яратам ди. Ярар, хәзер бөтен дөньясы җимерелеп пароходтан төшеп барганда, Хөршит моңа кычкыра: “Рәшат, китмә, тагын бераз гына бергә утырыйк”. Бу Рәшат өчен шулай ук бәхетле мизгел.

  3. Разия. Аттестат зрелостига имтиханнарын тапшырып бетергәч, Рәшат әбисе белән Самарага бара. Әбисе дәвалану курсы уза. Шунда ук Рәшат белән бергә уйнап үскән Разия да була. Ул инде үскән, матурайган тагын да. Рәшатның моңа күзе төшә, болар паркта йөриләр, урманга баралар. Бер-берсенә хисләрен аңлаталар.

Яз исереклегендә”. Студент егет ялга иптәш егетенә кайтып бара. Дөньяның матурлыгына хозурланып, сокланып кайта бу. Юлда күрше кызларын очрата, алар белән сөйләшеп-көлешеп кайталар. Ягъни матур төсләрне генә тасвирлый лирик герой. Аның йөрәге киләчәккә ашкына, үзен киләчәктә әллә нинди аллы-гөлле вакыйгалар, ялкынлы тойгылар көтүенә ышана. Яшьлек мәхәббәтләрен исенә төшерә. Үзен һәм шат күңелле калган кешеләрне “яз эчеп исергән” бәндәләр дип атый. Кайтып җитәләр. Дустының сеңлесенә дә күзе төшә моның. Күзләренә гашыйк була. Лирик геройның күңелендә ниндидер зур хис булачагына өмет уты кабына.

Бу әсәрләрдә романтик эстетика менә нинди сыйфатларда чагыла:

- сурәтләүдә ачык буяулар өстенлек итә;

- шәхеснең иреккә, бәхетле киләчәккә омтылышы, ышанычы;

- мәхәббәт хисләрен матур сүзләр белән тасвирлау;

- символ һәм детальләр байлыгы. Монда табигать искиткеч матур төсләрдә тасвирлана и т.д. Берәр нәрсә ялганларсыз инде үзегездән.

- киләчәк һичшиксез матур һәм бәхетле булып күренә.