Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать
  1. Ш. Әхмәдиев иҗаты: тематик киңлек һәм жанр төрлелеге. “Мөгаллим”, “Кеше”, “Суга баткан килен”, “Шагыйрь моңая” һ.Б.

Шәһит Әхмәдиев – язучы һәм журналист (“Аваз”, “Эш”, “Кызыл Армия” газеталарында, “Мәгариф” журналында эшләгән).

Әдәби мирасы зур түгел. Әсәрләре һәммәсе дә диярлек 1912-1917 елларда язылганнар.

Әхмәдиев үз чорының актуаль проблемаларын күтәрә. Аның иҗаты демократик язучылар Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов һ.б. прогрессив әдипләрнең идея-эстетик карашлары белән чын мәгънәсендә аваздаш.

Шул заманның прогрессив демократик язучылары кебек, Әхмәдиев тә үзенең хикәяләрендә хатын-кызларның авыр тормышын тасвирлый, аларны иҗтимагый һәм гаилә коллыгыннан азат итү проблемасын күтәрә. 1912 елда басылган “Суга баткан килен” хикәясендә байлыкны дөньяда бар нәрсәдән дә артык күргән комсыз маклер Габдрахман кызын 500 сумга сатып җибәрә. Хикәя хатын-кызның ул заманда тетрәткеч авыр язмышын сурәтләп, укучы күңелендә бу коточкыч гаделсезлеккә, мондый хәлләрне тудырган иҗтимагый стройга каршы протест уята.

Авторның иҗатында демократик әдәбият рухы кызыл җеп булып сузылган (“Мөгаллим”, “Татар кызына”).

“Сагыш”, “Шагыйрь моңая” кебек хикәя-нәсерләрендә автор яшьлек яменә, чын дуслыкка һәм тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә дан җырлый.

“Хат һәм җаваплар” – очерк. Авыр шартларда балаларны укытучы тырыш мөгаллимнәр, аларның батыр, изге хезмәтенә соклану белән бергә, автор “милләт”, “халык”, “мәгърифәт” дип артык акыручы бушбугаз геройларны да зәһәр камчылый.

Ш. Әхмәдиев балаларда туган-үскән җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли торган, тормышны һәм табигать күренешләрен аңлый белергә, балаларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә торган гүзәл хикәяләр, гыйбрәтле әкиятләр яза, халык әкиятләрен эшкәртә (“Ай алдады”, “Канатлы тай”, “Сандугач”).

Тормышның тигезсезлеккә, кешенең кешене изүенә корылган булуын үз җилкәсендә татыган Әхмәдиев күп кенә иҗтимагый агымнарны, социаль гаделсезлеккә, реакцион искелеккә каршы күтәрелгән прогрессив, демократик көчләрне дөрес сиземләгән һәм әсәрләрендә шуларны сурәтләгән.

24. Г. Тукай иҗаты. Аны чорларга бүлү мәсьәләсе. Шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләре. Бер-ике шигырен яттан сөйләргә.

Тукайның иҗатын ике чорга бүлеп карау гадәткә кергән.

  1. Җаек чоры (1905-1907). Тукайның беренче тәҗрибәләре 1902-1904 елларда языла. Ул крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә. Матбугатта басылган беренче шигыре – “Мужик йокысы”. Ул Габдулла Тукаев имзасы белән “Фикер” газетасында басыла. “Дустларга бер сүз”, “Хөррият хакында” һ.б. әсәрләрендә әдипнең мәгърифәтчелек карашлары белән гражданлык хисләре кушылып китә.

Төп тема һәм мотивлар: уку, гыйлем, мәгърифәт, азатлык, каләм, матбугат, фикер хөрлеге. Шагыйрьне татар милләтенең артталыгы, наданлыгы, таркаулыгы борчый, ул бу хәлдән чыгу турында уйлана. 1906 елда язылган “Көз”, “Милләтә” һ.б. шигырьләрендә милләт мотивы тагын да калку чагыла. Россия эчендәге вакыйгалар, сәяси атмосфера шагыйрьнең дөньяга карашында борылыш ясауга китерә, аның чынбарлыкка, социаль гаделсезлеккә тәнкыйди мөнәсәбәте тирәнәя. Әсәрләрендә социаль контрастлар, иҗтимагый мотивларның көчәюе әдипнең чынбарлыкны гәүдәләндерүдә тәнкыйди реализм баскычына борылуы хакында сөйли.

“Государственная думага”, “Сорыкортларга”, “Пыяла баш”, “Алтынга каршы” һ.б. әсәрләре иҗтимагый гаделсезлеккә, изүгә, байлык алдында тез чүгүгә каршы нәфрәт, ризасызлык хисләре белән сугарылган. Аннан соң Тукай иҗаты татар тормышындагы искелекне, артталыкны, дин исеме белән кәсеп итүче надан руханиларны фаш итә.

Шовинистик чыгышларга, патша хакимиятенең милли-колониаль сәясәтенә каршы язылган “Китмибез” шигыре Тукай гражданлык позициясенең иң биек ноктасы булып тора.

Тукай каләменең матур сыйфатларының берсе – аның халык авыз иҗаты белән бәйләнеше. Мәкаль-әйтемнәрне, легенда-риваятьләрне, халык җырларын иҗади файдалана, үз әсәрләренең поэтикасын баета. “Шүрәле”, “Пар ат” һ.б. әсәрләре лирик геройның туган илгә мәхәббәтен лирик-психологик җирлектә ача.

Тукайның беренче әсәрләренең теле, стиле катлаулы, чит тел алынмалары белән чуарланган. Әмма аның теле зур тизлек белән татарлаша.

Тукай Җаек чоры иҗатында шигырь, газәл, поэма, ода, элегия. сатира һ.б. жанрларга мөрәҗәгать итә.

  1. Казан чоры (1908-1913). Беренче рус инкыйлабының җиңелү белән тәмамлануы Россиядәге иҗтимагый-сәяси хәлне кискенләштереп җибәрә. Тукайның иҗаты да тирән үзгәрешләр кичерә. Шагыйрьнең лирикасында романтик башлангыч көчәя. Бу сыйфат аның иҗатына горур шәхес килеп керү белән бәйле. Ул үз чиратында шагыйрь образын, лирик геройның шагыйрьлек миссиясен яңача аңлауга китерә. Бу сыйфат әдипнең милләткә хезмәт итү идеалыннан аерылгысыз була. Шагыйрьлек эше милли азатлык, ирек һәм хаклык өчен көрәш белән үрелә (“Шагыйрьгә”, “Мәхбүс”, “Байроннан” һ.б.).

Тукай бу елларда язылган “Мәхәббәт”, “Бер рәсемгә”, “Гашыйк” шигырьләрендә эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлый. Аның лирик герое пейзаж матурлыкларына соклана (“Җәйге таң хатирәсе”).

Шагыйрь образына нисбәтле Тукайның реакция еллары иҗатында халык, милләт мотивы тагын да арта. Халык кичергән авырлыкларны үз йөрәге аша үткәрүче лирик герой образы “Сәрләүхәсез”дә үзәккә куела. Милләт, гади кеше өстенә төшкән авырлыклар, тормыш фаҗигасе “милли моңнар”, “Өметсезлек”, “Көзге җилләр”, “Өзелгән өмид” шигырьләрендә шартлы, романтик-символик образлар, аллегорик тасвирлар ярдәмендә сурәтләнә.

Тукай сатирасы да бу елларда иң югары ноктасына күтәрелә. Иске карашлы бозык дин әһелләре, иске чынбарлык, иске тип сәүдәгәрләр, үз идеалыннан ваз кичкән зыялылар, мораль таркалу кебек социаль күренешләр “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, “Милләтчеләр”, “Улмы? – Ул”, “Казан вә Кабан арты” әсәрләренең көлү объекты булып торалар.

1910 елларда Тукай тормышында үзгәрешләр булып ала. Ул Әстерханга, Петербургка сәяхәт кыла. Өчиле авылында торып килә. Халык тормышының күңелсез чынбарлыгын күргән шагыйрь иҗатында социаль контрастлар көчәя. Гади халыкка лирик геройның теләктәшлеге, өстен катлауларга нәфрәт хисе “Золым”, “Сайфия”, “Авыл халкына ни җитми?” кебек әсәрләрендә гәүдәләнә. Гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләрендә яшәү-үлем, гомер йомгагы, яшәү мәгънәсе, шагыйрьлек миссиясе хакындагы фәлсәфи уйланулары сагыш, моң төсендә сурәтләнә (“Үкенеч”, “Дошманнар”, “Кыйтга”).

Шагыйрь үз иҗатының кыйбласын билгеләгән милли азатлык, бәйсезле, кеше бәхете өчен көрәш идеалыннан Казан чорында да читкә тайпылмый. (“Хөрмәтле Хөсәен ядкәре”, “Янә бер хатирәм”, “Даһигә”).

Тукайга дини, суфыйчылык мотивлары да чит түгел. (“И каләм!”, “Алла гыйшкына”, “Ана догасы” һ.б.)

Бу чорда Тукай шигырь, газәл,фәрд, кыйтга, мәдхия, мәрсия, поэма,әкият-поэма, сатира һ.б. жанрларга мөрәҗәгать итә.