Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

21) Дәрдмәнд лирикасы. (Фәлсәфи уйланулар, сагыш.... 1-2 шиг. Яттан сөйләргә)

Дәрдмәнд кулына иҗат каләмен 1881 елда Төркиядән кайткач ала. Ләкин язган әсәрләрен бастырырга ашыкмый. Ул вакытта бастырырга вакытлы матбугат та булмый. Яше 40тан ашкач кына, 1902 – 1903 елларда кайбер шиг-н Кырымның Бакчасарай шәһәрендә чыгарыла торган “Тәрҗеман” газ-да бастыра. “Үткән көннәр” дигән шиг-н Р. Фәхретдинов 1903 елда басылган “Әсма, яки гамәл вә җәза” исемле озын хикәясенә кертеп җибәрә. Әсәр хикәядә сүрәтләнгән Сәлим карт образында языла.

Дәрдмәнднең чагыштырмача актив яза башлавы 1905-07 елларга туры килә. Ул илдәге хәл-әхвәлгә борчыла, гаделсезлекләргә җаны сыкрый. Халык хәрәкәте җәмгыятькә нинди дә булса җиңеллекләр китермәсме дип уйлый. Язма сүзгә, каләм көченә ул зур өметләр баглый. “Казан мөһбире” г-ң 1906 елның 6 февраль санында “Каләмгә хатиб” (Каләмгә эндәшү) шиг-дә бу ачык чагыла. Каләм күңелдәге серләрне түкми-чәчми ачып салырга тиеш. Бу шигырь эчке рухы белән үткәннәргә юнәлгән.

Дәрдмәнд үз иҗатында панисламизм идеяләренә каршы чыга. Ләкин хакимиять аны панисламизм идеяләрен алга сөрә дип аңа штраф салалар, иҗат белән шөгыльләнүен кысрыклыйлар. Мондый эзәрлекләнүләр Дәрдмәндне үткәннәр турында уйланырга, татарның ул вакыттагы хәле һәм киләчәге турында тагын да ныграк борчылырга мәҗбүр итә.

Дәрдмәнд, гомумән, әсәрләрендә язмыш, тәкъдир турында уйлана, тарих тарафыннан бирелгән язмышның котылгысыз булуы аның җанын бимазалый.

Күп еллар буена Дәрдмәндне саф сәнгать (сәнгать – сәнгать өчен дип карау) тарафдары дип йөрттеләр. Моны раслау өчен аның Г. Тукайга атап язган “Шагыйрьгә” (1907) дигән шиг. Шушындый юллары бар:

Ала кошларга бакмакча, / Газизем, булма такмакчы;

Матур гөлләргә бул былбыл, / Нәзәкәт сагына сакчы!

Бу ике шагырь арасында кечкенә генә бер аңлашылмаучанлык килеп чыгу уңае белән язылган әлеге әсәрдә Дәрдмәнд Г. Тук.-ң талантына зур бәя бирә, аны “яңа былбылым” дип атый, вак төяк такмаклар язып, ала каргалар рәтенә төшүдән китсә, ягъни талантына бәрабәр мәүзугаларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Төрки халыкларында хикмәтле сүз әйтү дигән төшенчә бар. Хикмәт дигәндә, кыска, төгәл, шул ук вакытта халыкчан шигъри афоризм күздә тотыла. Ул үгет-нәсихәттән тора. Дәрдмәндтә дә аның үрнәкләре бар (“Яз чәчәге”, “Җәй үтте”). Нечкә күңелле шагырь буларак ул табигать күренешләрен дә сүрәтли.

Дәрдмәнд — киная остасы. Аның шиг-н укыганда сизгер булырга, үткер фикерен тотып ала белергә кирәк. “Яз чәчәге” (1906) – беренче карашка табигать, умырзая чәчәге турында кебек.Умырзая – язның башында чәчәк ата да, башка үсемлекләрдән алда матурлыгын җуя. Ләкин шиг-ң исеме астында “Мөхәмәдия” мәдрәсәсенә мөнәсәбәтле язылуын әйтеп куйган. 1906 ел-ң башында бу уку йортындагы шәкертләр укыту программасын үзгәртүне тәлап итәләр. 82 шәкерт мәдрәсәне ташлап ук чыга. Дәрдмәндкә бу әсәрне язарга шушы вакыйга этәргеч биргән. Умырзая – бу очракта шәкертләр. Шәкертлек чоры кешенең яздагы, матур чагы. Аны төрле яктан тормыш җилләре егарга тырыша. Шул ук тема “Тал чыбык” шиг-дә чагыла. Белемгә омтылган татар шәкертләрен шаг. Суга тилмергән тал чыбыгына охшата.

Дәрдмәнд лирикасы фәлсәфи лирика. “Без” шиг-ре – кеше һәм вакыт фәлсәфәсе. Нинди озын булып тоелмасын, гасырлар да вакыт алдында бик кечкенә булып кала, нинди кодрәтле генә булмасын пәйгамбәрләрнең дә, падишахларның да гомере кыска. Шагырь гомерне комда калган эз белән сүрәтли. Эз вакыт үтү белән җугала бара. Яшәеш мәңге хәрәкәттә.

“Бүзләрем мана алмадым” – лирик герой үз яшәешеннән канәгать түгел. Кеше рәтендә ул абруй казана алмаган. Ул “илгә гашыйк” булып яшәгән. Үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, ил өчен яшәгән.

“Видаг”, “Кораб”, “Куанды ил” – шиг-дә илен өзелеп сөюен, туган җире язмышы турында уйланып язучы кеше икәне күренә.

Шулай ук байлык темасы да шиг-дә сүрәиләнә. Бер нәселдән булган кешеләрне дә ана сөте генә берләштереп бетерә алмый ди ул. Туганнарны аера торган әйбер – ул байлык. – фәни дөнья фәлсәфәсе. ( “Без”, “Бүзләрем мана алмадым”, “Куанды ил”).

22. XX йөз башы татар прозасында тарихи теманың гәүдәләнеше.

20 нче гасырда, милләт, халык иреге мәсьәләләре көн кадагында торган чорда, әдипләр тарихка, милли легенда-риваятьләргә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Шулай итеп, алар халык фаҗигасенең тамырлары тирәндә булуын күрсәтергә, шлеге проблеманың сәбәпләрен ачыкларга, чишү юлларын эзләргә телиләр. Милли тарих темасы милләтнең бүгенгесе һәм киләчәгенә бәйләп бирелә.

Шундый әсәрләрдән: М.Гафури “Хан кызы Алтынчәч”, Ф.Әмирхан “Сөенбикә”, Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз”.

Фатих Әмирхан “Сөенбикә”

Татар әдәбиятына батыр ханбикә образын беренчеләрдән булып Фатих Әмирхан алып килә. Татар кызларына гына хас сыйфатларны, татар кызларының батырлыгын, кыюлыгын тулырак ачу өчен, Фатих Әмирхан тарихка, үткәнгә, батыр, курку белмәс, Казан ханбикәсе Сөембикә образына мөрәҗәгать итә. Әлеге хикәянең сюжеты Сөембикәнең  чын татар кызы булуын тагын бер кат үз югарылыгында исбатлый.  Хикәядә Казан ханлыгы  өчен иң авыр, фаҗигале  чорлар – Явыз Иван ханлыкны үз кулына төшерү өчен һөҗүм итү еллары сурәтләнә. Бу вакытта Казан ханлыгы белән   ханбикә Сөенбикә идарә итә. Явыз Иванга каршы тору авыр. Бер яктан, гаскәре көчле,  ә иң авыры – Казан  үз эчендә “кайный”, морзалар Мәскәү ягын тарталар. Сөенбикә морзаларны акылына китерергә тели, ләкин күзләре томаланганнарны кем генә җиңә алыр икән?! Алар ханбикә сүзенә колак салу түгел, киресенчә, аның “итәк астыннан” эш йөртәләр. Айдагы Зөһрә кыз Сөенбикәгә теләктәш, ул  алдагы фаҗиганы күңеле белән сизә, күрә, ничек тә бу хәлләргә чик куярга ярдәм итәргә тели. Айдан торып, морзаларга акылларына килергә, берләшергә  чакыра, аларга кычкыра, Сөенбикәне нык, батыр булырга чакыра. Зөһрә коллыкның , кемгәдер бәйле булуның нинди яман, авыр хәл икәнен үз җилкәсендә татыганга, Казан ханлыгының, аның халкының да Явыз Иванга бәйле булуын  чын йөрәге белән теләми. Аның кайгысын Фатих Әмирхан түбәндәге юллар белән сурәтли:

“Зөһрә кыз үз-үзен белешмичә бөтен көче белән :

         -Бетәсез бит!Бетәсең бит, Казан! – дип кычкырып җибәргән.”

     Автор Зөһрәгә теләктәш булган Ай образын да бик уңышлы файдалана. Хикәяләр башында Ай шундый гамьсез, шундый якты, гел балкып, елмаеп кына тора.  “Беләсезме, борын – борын заманнарда аның яктысы болай моңлы, болай уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә, җаннарына авырлык салмаган. Җиңел, уенчак һәм шат булган, моңландырмаган, сагындырмаган, тынычландырган, җуаткан”.  Ай булып, Ай бәйле тормышның коточкыч авыр икәнен аңлый.

     Хикәяне укыган саен андагы конфликтның тагын да  кискенләшә баруы күренә. Бер яктан Явыз Иван гаскәрләре, икенче яктан  урыска сатылган татар морзалары арасындагы конфликт ханлыктагы хәлләрне тагын да кискенләштерә,   ханбикә Сөенбикә тирәсендәге тормыш тагын да куера, яманлана бара. Язучы теленең бай, тел – сурәтләү чараларын урынлы куллану, хикәянең тәэсир итү көчен тагын да арттыра төшә.

Сөенбикәне иң авыр сынаулар көткән икән әле. Русларны куәтләүче мирзалар, Казан ханлыгын рус гаскәре тыныч тормышта яшәтсен өчен, Тау ягын һәм Сөенбикәне улы Үтәмеш белән Явыз Иванга бирергә риза булалар. Һәм әсәрдә ике проблема, бер яктан караганда, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе күтәрелсә, икенче яктан татар хатын-кызлары гүзәл, батыр йөрәкле булулары, үзләрен дә корбан итәргә сәләтле булулары күтәрелә.

Ай кызы Зөһрәнең йөрәге бу авыр газапларны күтәрә алмый, ул  хуштан яза. Аның хәлен аңлаучы Ай,  аның авыр хәсрәтен аңлый, бергә борчыла:

“Моңа  кадәр әле бөтен шул ничә мең еллар сузылган озын гомере эчендә ай бер генә тамчы да адәм күз яшен йотмаган икән.Зөһрә кызның эссе яшьләре төшүләре белән айны көйдереп җибәргәннәр.Бер минут эчендә ай караңгыланып өлгергән: әүвәлге шат балкуын, шаян җалкылдавын җуялтып, моңланып калган.Менә шул көннән башлап айның җир йөзенә җибәргән яктысы да адәмнәрне моңландыра, ямансулата торган булган” .