Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тахир - шпора.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
154.98 Кб
Скачать

19) Г. Камалның драмаларын.Конфликт бирелеше һәм күтәрелгән мәсьәләләре.

Г. Камал пьессаларында үз заманының мөһим мәсьәләләре, алдынгы кешеләрне борчыган уй-сораулар чагылышын таба. ( бала тәрбиясе, ата-ана һәм балалар мөгаләмәсе, аң-белем, намус, итагатьле буллу, кешеләргә ихтирамлы караш һ.б.)

Бәхетсез егет” (1900) – драмасында тәрбия һәм әхлак төзәтү мәсьәләләре куелган. Бай гаиләдә тәрбияләнгән, үзен дә ата-анасын да бәхетсез иткән Закир язмышында автор зур фиҗигә күрә. Бу фиҗигәнең нигезендә үз эшенә җавапсыз, аларга вакытында бәя бирә белмәгән яшь егетнең хаталануы ята. Автор улларының бәхетсезлегендә ата-ананың тәрбияли белмәүләреннән дә дип яза. Юкка гына драматург соңгы пәрдәдә Сәгыйть Сабитов сүзләре белән тәмамламый: “ Дөньяда балаларны бигрәк тә ата-ананың тәрбия кыла белмәве хәрап итә!!!”. Ә тәрбия итә белү өчен аңлы белемле зыялы булырга кирәк. Бу яктан Кәрим бай бик кара кеше. Конфликт буларак тәрбия проблемасы беренче планга чыга.

Уйнаш” (1910) – гаиләдә х-кызларның кол хәлендә яшәве, аның тормышы кызыксыз булуы, мәхәббәткә омтылуы, ләкин еш кына бозык күңелле кешеләр кулына эләгеп фаҗигагә юлыгуы турында бара. Төп мәсьәлә шунда. төп конфликт – х-кызның тормышта үз урынын табу.

20) Г. Тукай 1910 еллар лирикасындагы мотивлар. (Түбәндәге шиг-р мисалында)

1910-13 еллар иҗаты. Реализм һәм халыкчанлык чагылышлары. Әсәрләрендә, берьяктан, халык тормышының күңелсез чынлыгына бәйле социаль контраслар көчәюе, икенче яктан, сәламәтлеге какшау сәбәпле, каршылыклы гамьнәргә бирелгән лирик геройның күңел дөньясы катлаулануы.

1911 елның маенда Тукай пароход белән Әстерханга төшеп китә, Идел буйлары б/н таныша. Шул сәяхәттән алган тәэсирләрен “Сафия” шиг-дә чагылдыра. Бу шиг-дә халыкка мәхәббәт, ә аны изүчеләргә нәфрәт б/н сугарылган уй-кичерешләрнең иҗтимагый контрасты, реалистик антитезасы чагыла. “Халык тиресе белән киенгән” байларның, ач, мохтаҗ авылларны һәм мужикларны мыскыл итеп, пароходларда, дачаларда кәеф-сафа чигүләрен һ.б. – менә шундый чынбарлыкны күрә шагырь. Шиг-дә кол хәлендә яшәгән рус крестьяннары килеп баса. Бу халыкчан, гуманистик тойгыларын күрсәткән әсәрләрнең берсе.

Шагырь Ямашев истәлегенә багышланган “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шиг-дә халыкка һәм ватанга саф күңеле б/н хезмәт итеп, тарихта эзен калдырып киткән гуманист көрәшче образы тудыра. Ямашевның образын сүрәтләп Тукай бу революционерга үзенең шәхси мәхәббәтен генә күрсәтми, ә халык бәхете һәм ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән яңа кешенең, заман героенең мәһабәт шигъри һәйкәлен дә иҗат итә.

Гомеренең соңгы елларында язылган лирикасы яшәү һәм үлем, яшәү мәгънәсе, иҗатының әһәмияте кебек фәлсәфи уйлар белән сугарылган (“Кыйтга”-1913)

Үләренә ярты ел кала бер типографиядә корректор булып эшли, буяу исе, тузан, кургаш белән агуланган хәлдә эшли. “Хәстә хәле” (1913) – гаять авыр, куркыныч һәм трагик уй-кичерешләре гомеренең кыл өстендә генә калуын хәбәр итә.

Олугъ юбилей мөнәсәбәтләре белән халык өмидләре”(1913) – патша династиясе идарә итүгә 300 ел тулу уңаеннан бәйрәм итәләр. Шушы уңай белән Тукай татар халкының тарихын һәм аның язмышын күз алдыннан уздыра.Төньяктан (Мәскәүдән) болыт күренсә (хәбәр килсә), без өметләндек, бәхет китерүче хәбәр түгелме дип уйладык. Рус милләте кулы астында үткәрелгән 361 елны Тукай “Мәңге михнәт”, “Мәңге рәнҗеш чоры” дип атый. Аның бетүенә өмет итә. Бәлки халыкның күз яшен киптерердәй манифес чыкмасмы дип өметләнә ул. Ләкин ул өметләр акланмы.

1910 нчы елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал “Ялт-йолт” чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе “Ялт-йолт”та басыла.