
- •Г. Исхакый иҗатының “таңчы”лык дәвере (1905-1911): иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендәге үзгәрешләр. “Алдым-бирдем” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр, конфликт бирелеше.
- •3. 1905-1907 Еллар инкыйлабы нәтиҗәсе буларак татар вакытлы матбугаты барлыкка килү һәм аның әдәбият үсеше өчен әһәмияте.
- •4. Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси, журналистик эшчәнлеге.
- •5. Г.Камал - комедия остасы, пьесаларында көлү, фаш итү объектлары.
- •6. Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты.
- •7. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның формалашуы.Аның асылы, иҗат методы буларак принциплары, тарихи традицияләре.
- •8. Г.Ибраһимовның “Карт ялчы”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә кеше бәхете, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, бу мәсьәләгә автор мөнәсәбәте.
- •9. Татар драматуригиясенең өченче дәвере (1912-1917). К.Тинчуринның 10 нчы еллардагы әдәби эшчәнлеге. “Соңгы сәлам” мелодрамасы.
- •10. Г.Ибраһимовның икенче чор (1912-1917) иҗатындагы сыйфат үзгәрешләре. Язучының әдәби-эстетик, фәлсәфи карашлары. “Табигать балалары», “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәяләре.
- •11. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында романтик шәхесләр, иске татар тормышының гәүдәләнеше, кеше һәм сәнгать мөнәсәбәте.
- •17. Ш. Камал иҗаты. Кеше тормышын, аның күңел дөньясын сүрәтләү үзенчәлекләре. Импрессионализм. (Уяну, Буранда, Сулган гөл)
- •18) Тукай сатирасы. (аның көлү, фаш итү объектлары, алымнары)
- •19) Г. Камалның драмаларын.Конфликт бирелеше һәм күтәрелгән мәсьәләләре.
- •20) Г. Тукай 1910 еллар лирикасындагы мотивлар. (Түбәндәге шиг-р мисалында)
- •21) Дәрдмәнд лирикасы. (Фәлсәфи уйланулар, сагыш.... 1-2 шиг. Яттан сөйләргә)
- •Ш. Әхмәдиев иҗаты: тематик киңлек һәм жанр төрлелеге. “Мөгаллим”, “Кеше”, “Суга баткан килен”, “Шагыйрь моңая” һ.Б.
- •24. Г. Тукай иҗаты. Аны чорларга бүлү мәсьәләсе. Шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләре. Бер-ике шигырен яттан сөйләргә.
- •25. М. Гафури прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше (“Ярлылар яки Өйдәш хатын”). Натурализм.
- •26. Ф. Әмирханның хикәяләре, романтик эстетика сыйфатларының чагылышы (“Кадерле минутлар”, “Яз исереклегендә”)
- •27. С. Рәмиевнең проза һәм драма төрләрендә эшчәнлеге. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәрендә феминистик (хатын-кыз) мәсьәләләрнең чагылышы.
- •28. Г. Газиз (г. Гобәйдуллин) хикәяләре: “Моң”, “Яшьләр кичәсе”, “Скрипкасы Хөсәен”, “Чалбар” һ.Б.
- •29. Ф. Әмирханның “Яшьләр” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның сәнгатьчә хәл ителеше.
- •30. Г. Коләхмәтов драматургиясе. Бу төргә ул алып килгән яңа сыйфатлар. “Яшь гомер” драмасының идея эчтәлеге, пролетар әдәбият билгеләренең чагылышы.
- •31. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең “Хәят” повесте. Яшь кеше кичерешләрен сурәтләүдә әдипнең осталыгы. Әсәрнең иҗат итү ысулы мәсьәләсе.
- •33. Г.Исхакыйның өченче чор иҗаты. “Остазбикә” әсәренең идея-эстетик үзенчәлекләре.
- •34. Г.Исхакыйның “Зөләйха”трагедиясе. Жанр үзенчәлеге. Пьесада әдип мөрәҗәгать иткән алымнар һәм чаралар.
- •35. С.Рәмиев шигъриятендә лирик герой, шәхес бунты, романтик мәхәббәт. Гыйсъянчылык романтизмы (“Таң вакыты”, “Мин”, “Син”, “Ул”, “Алданган”, “Дөньяга”, “Авыл” һ.Б.). Бер шигырьне яттан сөйләргә.
- •36. XX йөз башы татар әдәбияты. Өйрәнелү тарихы. Чор үзенчәлеге. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.
- •37. Татар әдәби тәнкыйтенең формалашуы, бурычлары. (г.Ибраһимов, ф.Әмирхан, г.Тукай, җ.Вәлиди һ.Б.)
- •38. Милли драматургиянең икенче баскычы (1906-1911). Татар профессиональ театры формалашу һәм аның драматургия үсешенә уңай йогынтысы.
- •39. Г.Камалның күпкырлы эшчәнлеге. Әдипнең башлангыч чор иҗаты (“Өч бәдбәхет”, “Кызганыч бала” һ.Б.)
- •40. Ш.Камалның “Козгыннар оясында”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә” хикәяләрендә бәхет мәсьләсе, конфликт үзенчәлеге.
- •41. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында татар яшьләренең рухи, фикри үсеш баскычларын сурәтләү. Пьесаның сәнгатьчә эшләнеше.
- •42. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә”, “Сүнгәч”, “Татар кызы” хикәяләре. Модернистик агымнарның сыйфатлары.
- •43. Ф. Әмирханның сатирасында көлү, тәнкыйтьләү объектлары, сурәтләү алымнары (“Фәтхулла хәзрәт” һ.Б.).
- •44. Г. Рәхим хиякәяләренең идея-эстетик үзенчәлекләре: “Галия”, “Көзге хикәя”, “Миләүшәләр арасында”, “Хан мәчетендә”, “Артист”.
- •45. Н.Думави хикәяләре: идея-эстетик үзенчәлекләре (реалистик, романтик, модернистик катламнарның чагылышы). “Кем гаепле?”, “Мортый илә Мукай”, “Су кызы”, “Карт мөгаллимнәр” һ.Б.
- •46. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәре: идея-проблематикасы һәм сәнгати үзенчәлекләре. Кешенең эчке һәм тышкы матурлыгына дан җырлау.
- •47. М.Гафуриның шигърияте. Шагыйрь иҗатында шәхес иреге, социаль азатлык турында уйланулар; гомумкешелек кыйммәтләре белән сыйнфый мәнфәгатьләр арасында мөнәсәбәтнең чагылышы.
- •48. Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте. Жанр үзенчәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, әсәрнең автобиографик җирлеге.
- •49. Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрендә иске татар тормышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең сурәтләнеше. Мәхдүм образының бирелеше.
- •50. М.Фәйзинең драматургиясе. “Яшьләр алдатмыйлар”, “Кызганыч” пьесаларының идея-проблематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше.
- •51. Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗаты. Бу этапның төп сыйфатлары. “200 елдан соң инкыйраз” повесте. Аның идея-проблематикасы, жанры, әсәрнең татар әдипләре иҗатына йогынтысы.
Г. Исхакый иҗатының “таңчы”лык дәвере (1905-1911): иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендәге үзгәрешләр. “Алдым-бирдем” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр, конфликт бирелеше.
Г. И. “таңчылык” дәверендә язылган әсәрләрендә социалистик идеалларны чагылдыруга зур урын бирә, чөнки 19 г.а-20 г.б. социалистик хәрәкәт һәм идеологиянең тамырлары шактый тирәнгә киткән була.
Бу елларда Г.И-ң революцион эшчәнлеге тагын да көчәя. 1906 елда әдип татар социал-революционерлар карашларын пропагандалаган “Таң йолдызы”газ-н чыгара башлый.Бу фикер үзгәрешләре әдипнең иҗат эшчәнлегендә дә чагыла. Аның мәгърифәтчелек реализмы кысаларында үскән иҗаты тәнкыйди һәм пролетар әдәбият юнәлешендә үсеш-үзгәреш кичерә. Бу вакытта “Зиндан” (1907) повесте, “Теләнче кыз” ром-ң 2 кисәге, “Алдым-бирдем” (1907), “Тартышу” (1908) пьесалары языла. Аларда җәмгыятьнең байларга-ярылыларга бүленешеннән туган гаделсезлекләр, каршылыклар б-н бергә, феминистик проблемаларның да төп сәбәпләре ачып салына. Хатын-кыз эмансипациясенә социаль үзгәрешләр нәтиҗәсендә генә ирешеп булуы тур-гы революцион фикерләр күтәрелә.
“Алдым-бирдем” драмасында Галия белән Ибраһим мәхәббәте иске тормыш белән каршылыкка керә. Галиянең әнисе Гарифә бу мәхәббәтне танымый. Чөнки Ибраһим андый ук дәрәҗәдә бай кеше түгел. Хәлил (Галиянең әтисе) б-н Гарифәне Галиянең бәхете һәм матур киләчәге түгел, ә байлык кызыксындыра. Кызны бәхетсез итеп, байлык тупларга ниятләгән Гарифә б-н аның фикердәшләре комедиядә көлке хәлгә калдырылалар.
Алдым-бирдем процессы – тормышта татар кызынннан “җанлы курчак” ясый торган, шул процессларның ахырына нокта куя торган күренешләрнең катгые. Галия үз бәхете, хокуклары өчен иҗтимагый тәртипләргә каршы аяусыз көрәшергә әзер, көчле рухлы итеп тасвирлана. Бу – хатыннар хәрәкәтенең икенче баскычка күтәрелүе. “Алдым-бирдем”дә бу этап – х-к эмансипациясендә төп момент.
Драмада автор х-к азатлыгы мәсьәләсенә каршы булырлык киртәләрне саный.1)х-к карата начар мөнәсәбәт яшәп килә; 2) җәмгыятьнең сыйныфларга бүленеше (бу х-кызларга үзләре теләгән гамәлләрне кылырга ирек бирми, Ибраһим образында чагыла). Күп очракта кияүгә бирү кызны мәһәргә алыштыру рәвешендә бара, ул сату-алу процессын күрсәтә. Галия шушы күренештән котылырга тели. Моның бердәнбер юлы – ата-ана сүзенә каршы килеп, үзе сөйгән егеткә чыгу. Бу “ ябышып чыгу” д.а. “Ябышып чыккан” кызлар күбесенчә, гаиләдә үзләрен ирләр б-н бертигез дәрәҗәдә тотканнар.”Иргә буйсыну” дигән сүз мондый гаиләләрдә аңа “курчак” ролен үтәүне түгел, иргә иптәш итеп, ихтирам б-н карауны аңлата.
“Алдым-бирдем” драмасында никах, мәхәббәт, кеше хокуклары проблемалары куелган, бу мәсьәләгә “аталар” б-н балалар”, кадимчеләр б-н җәдитчеләр, консерваторлар б-н европалашкан зыялылар арасында тартыш-көрәш күрсәтелгән.
2. Н.Думави шигърияте (“Берлек-иттифак”, “Революция заманы”, “Эч поша, күңел болгана”, “Мәңгелек мәхбүс”. “Бизмә дөньядан”, “Беренче кар”, “Мзхзббәт”, “Сугыш”, “Сгуыш тәэссораты” һ.б.). Экспрессионизм.
ХХ йөз башы поэзиясе зур сыйфат үзгәрешләре кичерә. Ауропа һәм урыс әдәбиятларындагы кебек, жанрлар иҗадилыкка корыла, мотивлар һәм алымнар иреклеге күзәтелә, сәнгатьчә фикерләүдә дә яңадан-яңа алымнар барлыкка килә. Татар әдәбиятында Ауропа тибындагы реализм һәм романтизм формалаша. Аларның һәр икесе акмеизм, импрессионизм, символизм, экзистенциализм, экспрессионизм кебек модернистик стильләр, алымнар белән үрелеп бирелә башлый.
Н.Думави иҗатында реализмының һәм романтизмының бер үзенчәлеге – аның экспрессионестик образлылык белән мөнәсәбәткә керүе.
«Экспрессионизмның төп темасы — капитал дөньясының, империалистик сугышның хезмәт ияләренә иксез–чиксез социаль һәм рухи изү, бәла-казалар, физик һәм рухи гариплекләр алып килүен күрсәтү, буржуаз җәмгыятьнең вәхшилеген, ерткычлыгын тасвирлау, аның кеше бәхетенә, матурлыкка дошман икәнлеген ачып бирү». Аның әдәби иҗатын кайгы–хәсрәт белән сугарылган. Үзәк мотив — халык мәнфәгатьләрен яклау, кырыс капитал дөньясын кискен тәнкыйтьләү.
Беренче рус революциясе алдыннан әдәбиятка килгән Н.Думави рус–япон сугышы һәм беренче рус революциясенең җиңелү фаҗигаләрен үз йөрәге аша үткәрде. Патша самодержавиесенең һәм аның бюрократиясенең инкыйлабта катнашучылардан рәхимсез үч алуын мәхбүс темасына язылган шигырьләрендә аеруча ачык чагылдырды.
Бу авыр елларда «зур бер төркем булып, аның поэзиясенә реакция символлары — золмәт, төн, җан кыеп йөрүче ябалаклар, кан коючы вәхши палачлар, төрмә сакчылары, казаклар, елан-чаянлы дөнья, юлсыз-маяксыз хәят образлары килеп керә». Мисал итеп, шагыйрьнең «Золым», «Һәр көн укырга ярый…», «Төн», «Себер», «Мәхбүс», «Тавыш» һәм башка шундый шигырьләрен китерергә була.
Мәсәлән, «Золым» шигырендә Н.Думави буржуаз җәмгыятьтә көчлеләрнең көчсезләрне рәхимсез изүе, иҗтимагый гаделлекнең булмавы, кеше хакларының җиргә салып тапталуы, инсаннарның хокукларыннан мәхрүм ителүләре турында яза.
«Һәр көн укырга ярый...» шигырендә тоткынны җәзага алып бару күренешләре экспрессионистларча бик тә куркыныч итеп тасвирланган. Автор хокукларыннан мәхрүм ителгән тоткынның авыр хәлен, җан ачысы белән өзгәләнүен гиперболага корылган сурәтләр ярдәмендә куертып күз алдына китереп бастыра. Җәза мәйданына киемен көчләп салдырып, кул аякларын бәйләп, камчылар белән кыйнап, каннарын коеп алып барган мәхбүсне күргәч тә, аны кызганудан мәйданга куып китерелгән халыкның да башы иелә. Үлемгә дучар ителгән тоткын да бу вәхшәтне карарга мәҗбүр ителүчеләргә тилмереп карый. Бу авыр күренешләрнең шаһиты булган лирик геройның коты оча һәм ул, Аллага мөрәҗәгать итеп, бу мескен мәхбүскә рәхим–шәфкать сорап ялвара. Шул рәвешчә, шигырь тукымасына кызгандыру хисләре белән белдерелгән сентиментализм элементлары да килеп керә. Экспрессионистик стильгә корылган бу романтик шигырьдә төрле башлангычлар бергә килеп кушыла. Мондый хәл экспрессионизм алымына корылган шигырьләрдә еш күзәтелә.
Шагыйрьнең «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт мәхбүс әйтә» шигырьләрендәге геройлар да чарасызлыктан, Артур Шопенгауэр фәлсәфәсендәгечә, универсаль төшенкелеккә бирелгәннәр, иректәге тормышларын искә төшереп, якыннарын сагынып, күз яшьләрен түгәләр.
Немец философы Шопенгауэр кешенең табигате явыз һәм вәхши булуы турында язган иде. Аныңча, яшәештә берәүләр —корбаннар, икенче берәүләр — ерткычлар, шуларның икенчеләре беренчеләр хисабына көн күрә. Шопенгауэрның бу фәлсәфи уйланулары Думавиның төрмә темасын яктырткан башка шигырьләренә дә хас.
Думавиның мондый әсәрләрендә мәхбүсләр гомер кичерә торган шартларның, тәртипләрнең коточкыч авыр булуы, төрмә сакчыларының вәхшилеген күрсәткән сурәтләр, бик тә куертылып, берсе өстенә икенчесе өеп бирелгән, ямьсез, авыр куркыныч тасвирлар, детальләр ярдәмендә экспрессионист язучылардагыча гәүдәләнгән.
Төрмә тормышын ифрат үзенчәлекле итеп сурәтләве белән Думави башка татар язучыларыннан аерылып тора. Резеда Ганиева язганча, әдип «хәбес – мәхбүс» (төрмә-тоткын) мотивын экспрессионистик чаралар белән куерта: төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгына һәм авырлыгына басым ясый».
Думавиның шигырьләрендә мәхбүс темасы ике аспекта — реалистик һәм романтик яссылыкта яктыртыла. Шагыйрь, лирик геройларын психологик яктан тулы яктырту өчен, романтикларча бирелгән шартлылыкка һәм контраст сурәтләү алымнарына мөрәҗәгать итә. «Мәңгелек мәхбүс» шигырендә, мәсәлән, ул «уй кошы» образын тудыра.
Ә «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...» шигырендә, матур табигать күренешенә капма-каршы итеп, бер төрмәдән икенче төрмәгә казаклар тарафыннан куылып барылган мәхбүс образы куела. «Мәхбүс» (1908) шигырендә дөньяга якты нурларын чәчә торган зур кояш белән караңгы төрмә бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләнә. Мондый мисалларны Думави шигырьләреннән күпләп китерергә була.
Н.Думавиның мәхбүс турындагы шигырьләренә күз ташлагач та, түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин: аларның барысында да иҗтимагый гаделсезлеккә, шәхеснең хокуксызлыгына басым ясала. Күпчелек очракларда иҗтимагый гаделлек тарафдарларының, хезмәт ияләренең изелүе, мыскыллануы, төрмәләргә ыргытылуы, кыйналулары, сугылулары, тирән психологизм белән сугарылып, сентименталь элементлар белән үрелеп, романтик ысул белән тасвирлана. Кайбер шигырьләрдә төрмә темасы реалистларча натуралистик детальләр белән дә үрелеп бирелә. Язучы нинди генә иҗат ысулы белән язмасын, ул һәр очракта да диярлек экспрессионизм стиль чараларыннан баш тартмады. Шул рәвешчә, Думави ХХ гасыр башы иҗтимагый тормышының ирек сөюче шәхескә дошман икәнлеген тасвирлады.