Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
К.э. Ә.Ясәви иҗат...doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
186.37 Кб
Скачать

1.2. Әхмәт Яссәви тормышы һәм иҗаты

Әхмәд Яссәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) XI гасыр ахырында, төгәлрәк 1091 елда (һиҗри белән 484), хәзерге Казахстанның төньяк-көнчыгышындагы Яссы елгасы буенда­гы Төркестан шәһәрендә туа [Яхин 2011: 22].

Әхмәт Яссәвинең атасының исеме – Ибраһим Яссы. Әнисе – Гаишә-Хатун (халык аны Карасач-Сылу дип атый). Әхмәт Яссәвинең бертуган апасы – Гәүһәр Шаһназ. Атасы Ибраһим Төркестанда һәм аның тирәсендә Сайрамда шәехлек кылган, күп мөритләрне үз янына җыеп, аларны асраган суфый-ишан була. Риваятьләргә караганда, шәех Ибраһим Яссының атасы Мәхмүд исемле, бабасы Ифтихар исемле булган. Берничә буыннан аларның шәҗәрәсе, ягъни нәселе, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Фатыймага барып тоташа. Шушы сәбәпле Ибраһим Яссының абруе халык арасында мәшһүр була. Ул үзе дә шагыйрь булган дигән хәбәрләр бар, әмма язган әсәрләре әлегә фән өчен мәгълүм түгел, суфый буларак, ул иң беренче философ, дин галиме рә­вешендә күзаллана. Нәселе, бер яктан, Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташса, икенче яктан – күчмә кыпчак кабиләләреннән үк килә, дип билгели Ф.Яхин. Хикмәтләреннән аңлашылганча, Әхмәт Яссәвинең нәселендә төрки ханнар да була [Яхин 2011: 25].

Әхмәт Яссәви яшьтән үк, малай чагыннан ук дин юлына баса. Чөнки атасы Ибраһим исә Яссыда һәм аның тирәсендәге халыкларны ислам диненә күндерә. 4 яшеннән улы Ә.Ясәвине дә Коръәнгә өйрәтә башлый. Әмма үзенең улына зур тәэсир ясарга, аны дин юлында тәрбия итәргә өлгерми кала. Әхмәтне дүрт яшеннән укырга-язарга өйрәтсә дә, аңа алты яшь тулганда үлеп китә. Әхмәт Яссәвигә атасының үлеме бик нык тәэсир итә һәм ул, халыктан аерылып, үзалдына суфый-диндарга әверелә һәм җиде яшеннән Төркестанда Арыслан баба исеме белән дан тоткан икенче бер шәех тәрбиясенә керә.

Төркестанлы Арыслан баба шәех Әхмәт Яссәвигә кардәш бул­у-булмавы билгеле түгел. Әмма ул да Яссәвигә җиде яшь тулганда үлеп китә һәм булачак шагыйрь-философ тагын ялгызы кала, дин юлын ташламаска тырыша. Шагыйрь сигез яшьтән хикмәт әйтә башлый. Җаннарны сугаручы Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтләре нигезендә ислам гыйлемен, Аллаһыга гыйбадәт гыйлемен алуга ирешә.

Моннан соң шагыйрьнең авыр тормыш еллары башлана. Ул үзен әле шайтанга иярүче, әле Аллаһыны кабат табучы кеше итеп сүрәтли. Бу вакытта аңа егерме алты яшь була.

Бу бәлаләрнең сәбәбен Әхмәт Яссәви шәехсез, рухый җитәк­чесез эш йөртүеннән күрә һәм үзенең хикмәтләрендә юлдан адашмас өчен бер-бер шәехнең итәгенә ябышып «йөрү кирәклеген» аңлый. Үзенә рухый җитәкче кирәклеген аңлаганнан соң, Әхмәт Яссәви Бохарага килә һәм монда дан тоткан суфый шәехләрдән Йосыф Хәмәдани хәзрәтләреннән тәсаувыф фәлсәфәсе буенча дәресләр ала, аның мөрите була. Аннан тәсәувыф серләрен өйрәнә, шунда 3 ел буена гомерен бер Аллаһыга гына гыйшык тотуга багышлый. 30-33 яшендә ул яңадан туган ягына, Яссыга кайта һәм, үз тирәсенә мөридләр җыеп, шәех сыйфатында югары дәрәҗәсенә ирешә. Озакламый ул әүлия булып таныла, аның тарафдарлары арта һәм «Мәдинәдә – Мөхәммәд, Төркестанда – Хуҗа Әхмәт!» дигән әйтем халык арасында тарала. Әхмәт Яссәвине пәйгамбәр белән тиңләү очрак­лары да була. Аның нәсыйхәтләре халык арасына тарала. Әхмәт Яссәвинең халыкка танылу сәбәпләреннән берсе – ул төрки телдә иҗат итеп кенә калмый, бәлки хикмәтләрен мөмкин кадәр халыкчан яңгырашта язарга омтыла, гаруз урынына күп очракта төрки кавемнәренә, аларның иҗатларына хас булган бармак үлчәме белән иҗат итә. Аның әсәрләре динамик һәм койле, тәэсирле булулары белән халыкның күңеленә бик тиз үтеп керәләр һәм киң таралыш табалар.

Әхмәт Яссәви 1166 елда вафат була. Аны Яссы шәһәрендә олылап дәфен кылалар. Атасы шәех Ибраһим Яссы, анасы Гаишә-Хатун (Карасач-Сылу) да шунда җирләнгән. Ул каберләр изге урынга әверелә, Әхмәт Яссәви кабере суфый дәрвишләрнең Хак Тәгалә серләренә төшенү җире булып тора.

Урта гасырлар суфый шагыйре Ә.Ясәви әсәрләрен төрки телдә иҗат итә. Аның әсәрләре телдән-телгә, кулъязмадан-кулъязмага күчә-күчә, фольклорлаша, шомартыла. Шагыйрьнең даны кыпчак далаларында, Мәвараэннәһер, Төньяк Хорәсән, Идел буе, Азәрбайҗан, Анадолуда да билгеле була, яратып укыл­а. Төрки дөньядагы беренче мөселман тарикатенә – Ясәвиягә нигез салучы да Ясәви үзе була [Садыйкова 2008: 17]. Төрки халыклар арасында киң таралыш алган Ясәвия тарикате Әхмәд Ясәви исеме белән бәйләнгән беренче төрки суфи оешмасы булып тора. Аның «әйдаманы» Ә.Ясәви үз фикерләрен, гыйлемен халыкка хикмәтләре аша җиткерә. Ясәвия тарикате Аллаһка булган мистик мәхәббәт һәм аның белән кушылырга омтылу максаты тора. Ясәвия орденының бер үзенчәлеге булып аның монистик рухлылыгы тора, ягъни ул ислам дине кысаларында бераллалык идеясен алга сөрә [Сибгатуллина 2000: 85].

Ясәвия тарикате юнәлештәге суфичылык кеше әхлагын төзәтүне алга куя: байлыкка кызыкмаска, хәрам мал тупламаска, нә­фескә иярмәскә өнди, Аллаһ каргышыннан куркып яшәргә чакыра. Шуңа мөнәсәбәттә камиллек иясе булырга омтылу, Хакка кушылырга теләү, аңа бул­ган мәхәббәтне белдерүче зикер фарыз итеп куела. Ясәвия тарикатенең тагын бер үзенчәлеген әүлия­лек культы хасил итә. Суфичылыктта әүлияләр югарылыгына «илаһи гыйшык юлы»н сайлаган, һәртөрле гөнаһ­лардан арынган, әхлакый чистарынган изге затлар күтәрелә. Әхмәд Ясәви шундый затларның берен­чесе һәм иң бөеге санала. Ясәвия тарикате үз шәйхләренә «фарыз» сыйфатларны да булдыра. Төрле баскычлар – мәкамнәр аша күтәрелгән шәйхнең Аллаһ белән кушыла, аның ризалыгын ала белүе, дин гыйлемендәге тирәнлеге, йомшак холыклы, сабыр, ихлас булуы мактала. Аның төп вазифасы булып хакыйкать дәрәҗәсенә ирешә алмаганнарга шул югарылыкка күтәрелергә ярдәм итү, Аллаһка якынаюда арадашчы булу торса, мөридләргә исә үзен бөтенләе белән шәйх кулына тапшыру, үз шәх­си фикерләреннән арыну, аңа буйсыну максат ителә [Әдәбият белеме 2007: 183]. Ясәвия тарикате Яссәвинең шәехләре һәм дәрвишләре аша бөтен ислам дөньясына тарала, Хәрәзм һәм Идел буе Болгарстанына килеп җитә [Садыйкова 2008: 17]. Ясәвинең тәсәувыф тарикате күчмә ха­лыкларны, бигрәк тә монгол явыннан соң, исламга күчерүдә һәм төрки телнең һәм мәдәниятнең ныгуында зур роль уйный.

Суфичыл шигърият төрле телләрдә иҗат ителә. IX гасырда гарәп телендә мистик ши­гырьләр яңгыраш ала, XI гасырдан башлап алар фарсы телендә иҗат ителә. Мондый әсәрләр төрки, һинд һәм башка телләрдә XIII гасырда языла башлый, дип хәбәр итәләр Көнчыгыш белгечләре. Әмма Аурупа галимнәре төрки телле шигърияткә тирән ке­реп тормыйлар, күбрәк гарәп-фарсы ша­гыйрьләренә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә европалы тикшеренүчеләрдә Әхмәт Ясәви иҗаты телгә алынмый. Бу шагыйрь XII гасырда ук шигърияткә зур өлеш кертә, аның иҗатында суфи шагыйрьләргә хас булган барлык жанрлар да чәчәк ата. Гарәп һәм фарсы шигъриятенең төп жанрлары булып касыйдә, газәл, робагый, мәснәви (эпик по­эма) тора.

Хуҗа Әхмәт Ясәвинең «Ике дәфтәре» безнең көннәргә хәтле килеп җиткән. Беренче дәфтәр – «Дәфтәри әүвәл» проза белән язылган, ул «Ясәвия тарикате» буенча белешмә-өйрәтмә рәвешендә төзелгән, икен­чесе – «Дәфтәри сани» (Икенче дәфтәр) ши­гырь белән язылган, бу җыентык «Диваны хикмәт» («Хикмәтләр җыентыгы»), дип атала [Садыйкова 2008: 16, 17]. 2000 елда Ә.Ясәвинең «Хикмәтләр» җыентыгын Ф.Яхин һәм С.Гыйлаҗетдинов бастырып чыгардылар.

Бүгенге көндә Әхмәт Яссәви хикмәтләре «Мирас» журналы битләрендә, борынгы үрнәкләрне туплап чыгарган җыентыкларда урын ала. Әхмәт Яссәвинең хикмәтләре «Бакырга китабы» дип йөртелгән китапта урын алган. «Бакырган китабы» үз эченә 143 шигъри әсәрне теркәгән борынгы татар язма истәлеге булып тора. Ул Идел буе җир­легендә төзелгән һәм күчерелеп киленгән. Бүтән төрки тө­бәкләрдә аның кулъязма күчермәләре таралмаган, шунлыктан ул татар китабы дип атап йөртелергә тиешле. «Бакырган китабы» беренче тапкыр Казанда 1847 елда басылып чыга һәм күп мәртәбәләр кабат-кабат дөнья күрә. Әхмәт Яссәвигә килсәк, тупланмага аның 12 хикмәте ур­наштырылган. Шуларның беренчесендә генә ул үзен «Хуҗахмәт» дип, калганнарында исә «Кол Әхмәт» дип атый. Хик­мәтләре Яссәвинең диваннарына кертелгән, әмма биредә ре­дакцион үзгәрешләр булуы да күренә [Бакырга китабы 2000: 3, 4]. «Бакырга китабы» текстлары Фәрит Яхин тарафыннан әзерләнеп 2000 елда нәшер ителде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Хуҗа Әхмәд Яссәви 1091 елда Яса (Яссый) дигән төбәктә туа. 1105-1166 елларда Бохара һәм Төркестан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Төрки халыклар арасында Әхмәд Ясәви төрки суфи оешманың җитәкчесе, Ясәвия тарикатенә нигез салучы булып тора. Бу тәрикать ислам дине кысаларында бераллалык идеясен алга сөрә. Кеше әхлагын төзәтүне алга куя. Әүлия­лек культы хасил итә. Әхмәт Ясәвинең «Ике дәфтәре» безнең көннәргә хәтле килеп җиткән. Беренче дәфтәр – «Дәфтәри әүвәл» проза белән язылган, ул «Ясәвия тарикате» буенча белешмә-өйрәтмә рәвешендә төзелгән, икен­чесе – «Дәфтәри сани» (Икенче дәфтәр) ши­гырь белән язылган, бу җыентык «Диваны хикмәт» («Хикмәтләр җыентыгы»), дип атала. 2000 елда «Хикмәтләр» җыентыгы Ф.Яхин һәм С.Гыйлаҗетдинов тарафыннан бастырып чыгарылдылар.