Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
К.э. Ә.Ясәви иҗат...doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
186.37 Кб
Скачать

30

Курс эше Әхмәт Яссәви иҗатында суфичылык мәсьәләләре

Эчтәлек

Кереш.................……………………………………………………………3

Беренче бүлек. суфичылык һәм Әхмәт Яссәви иҗаты

1.1. Суфичылык фәлсәфи юнәлеше..........................................................6

1.2. Әхмәт Яссәви тормышы һәм иҗаты...............................................12

Икенче бүлек. Әхмәт Яссәви иҗатында суфичылык 2.1. Тәүхид – Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеген тану...........17

2.2. Мөхәммәд пәйгамбәрне данлау, үрнәк итеп алу.........................21

Йомгак……………………………………………..................……..........26

Файдаланылган әдәбият исемлеге..........................................28

Кереш

Тикшеренү темасының актуальлеге. Дистә гасырдан артык мөселман дөньясының үзәгендә торган, меңләгән акыл иясе, шагыйрь һәм философка рухи иҗат азыгы биргән гаять тә катлаулы, буталчык, төрле агым-тармакларга бүленгән бик үзенчәлекле фәлсәфи, дини, мәдәни, идеологик бер күренеш бар – ул суфичылык [Сибгатуллина 1994: 182]. Суфичылык – мөселман кешесенең үз-үзен, рухын камилләштерү юлы белән Аллага якынаюын һәм кушылуын күздә тота. Суфичылык VII-VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм VIII-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы һәм таралуы шул дәвердәге феодаль тормыш, социаль тигессезлек, иҗтимагый каршылыклар һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла [Әдәбият белеме сүзлеге 1989: 170]. Суфичылык төп бурыч итеп шәхес иреге принципларын тормышта тәгълимат була­рак ныклап урнаштыруны үз өстенә ала. Суфичылык беренче урынга күңел (кальб) мәсьәләсен чыгара һәм кешенең рухи сафлыгын, җан ире­ген фәлсәфи нигездә аңлата. Мөселман кешесе өчен аның күңел сафлыгы асыл сыйфат буларак күрсәтелә. Кешелекнең асылы пәрәнҗә ябынып йөрүдә түгел, бәлки күңеле-кальбе пәрәнҗәле булуда, дигән формула суфичылык фәлсәфәсенең асылын тәшкил итә [Яхин 2003: 5]. Суфичылык кешегә хис-тойгылары, эмоцияләре аркылы тәэсир итүне өстен күрә. Шуңа күрә ул сәнгать чараларыннан: әдәбият һәм музыкадан, аерым алганда шигърияттән иркен файдалана. Урта гасыр Шәрык дөньясының күп кенә мәшһүр суфилары бер үк вакытта үз чорының күренекле фикер ияләре һәм әдипләре дә булганнар. Гомәр ибне әл-Фәрид (1182-1235), Имам Газали (1058-111), Фәредеддин Гаттар (1119-1220), Җәләлетдин Руми (1207-1273), Мөхәммәд Нәкыйбәд (1314-1389), Габдрахман Җамали (1414-1992), Мирза Бәдил (1644-1721) һ.б. әнә шундыйлардан. Төрки-татар халыклары арасында исә суфичылык Урта Азия суфи шагыйре Әхмәт Яссәви (1091-1166) иҗаты нигезендә таралыш ала [Яхин 2003: 6].

Теманың өйрәнелү торышы. Соңгы елларда татар әдәбиятының борынгы катламнарын өйрәнүдә әһәмиятле үсеш күзәтелә. Х.Й.Миңнегулов, Н.Ш.Хисамов, Р.К.Ганиева, М.В.Гайнетдинов, А.Х.Алиева, Р.Ф.Исламов, Ф.З.Яхин хезмәтләрендә татар әдәбиятының шактый киң катламнары өйрәнелеп халыкка кайтарылды. Шулай да, бүгенге җәмгыяттә дин үсеше һәм таралышы көчәйгән чорда әдәбият өлкәсендәге, аерым алганда борынгы әдәбияттагы ислам традицияләрен кабаттан барлау, фикер үзгәрешләрен ачыклау кирәк. Ә.Яссәви, С.Бакыргани, С.Аллаһияр, Мәҗлиси, К.Сайади, Һәмдәми иҗатла­рын яңадан карыйсы, тикшерәсе, анализлыйсы бар [Яхин 2003: 9]. Урта гасырларга карган әлеге шагыйрьләр арасында төрки халыклар әдәбиятында бигрәк тә Әхмәд Яссәви иҗатына игътибар бирелә башлады. 1990 елдан башлап, һәр ел саен халыкара Ә.Яссәви симпозиумнары оештырыла, 1993 елны Төркия җөмһүрияте Ә.Яссәви елы итеп игълан итте һәм күпләгән тантаналар гыйльми конференцияләр, симпозиумнар уза [Сибгатуллина 1994: 184]. Ә.Яссәви иҗатын ныклап торып өйрәнә башлау татар әдәбияты тарихына күп кенә ачыклыклар һәм төгәллекләр кертергә ярдәм итә [Хисамов 1994: 35; 2004: 163; 2012: 27]. Ә.Яссәви бөтен төрки халыклар иҗатына, шул җөмләдән татар халык иҗатына һәм әдәбиятына зур йогынты ясаган, аларны тема, образ-сурәтләр белән баеткан – бөек тәсәүвыф – суфый шагыйре булган. Аның бөтен иҗаты дини фоль­клор, бигрәк тә дини мифология белән сугарылган. Чөнки ул бик күп урта гасыр ша­гыйрьләренең рухани җитәкчесе, иҗатларының эталоны [Садыйкова 2008: 16] булып торган. Төрек галиме Фоад Көпрүлү [Цитата алынды: Садыйкова 2008: 16] Ф.З.Яхин [1994: 171-176; 2003: 45-97; 2011: 22-34] һәм Ә.Сибгатуллина [1998; 1999, 2000, 2001] хезмәтләрендә анализ ясалып, моның шулай икәне расла­на. Алар Яссәвинең тәсәувыф шагыйре бу­луын, иҗатының суфичылык, ислам идеяләре белән тирән сугарылганын дәлилле итеп күрсәтәләр. Тикшеренүчеләр аның тәрҗемәи хәлен, тормыш кыйссаларын әтрафлы бәян итәләр. Шулай ук, Ә.Яссәви иҗатын төрле яссылыкта өйрәнүдә Н.Ш.Хисамов [1994: 25-39; 2004: 163-168; 2012: 27-32] , М.В.Гайнетдин [2001:86-97] А.Х.Садыйкова [2008: 16-20] әдәбият галимнәренең хезмәтләре, монографияләре, мәкаләләре бар. Шуның белән бергә, Ә.Яссәви иҗаты, аерым алганда иҗатындагы суфичылык мәсьәләләре филология фәненең җитди өйрәнү объекты булып кала. Тикшерүгә алынган хезмәтнең темасы: «Әхмәт Яссәви иҗатында суфичылык мәсьәләләре» дип билгеләнде.

Максатыбыз – Ә.Яссәви иҗатында суфичылык мәсьәләләрен тикшерү.

Әлеге максатка ирешү юлында, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) суфичылык тәгълиматын ачу;

2) Ә.Яссәвинең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау;

2) Ә.Яссәви иҗатында суфичылык мәсьәләләре бирелешен анализлау.

Чыганаклар. Яссәви Хуҗа Әхмәтнең хикмәтләре.

Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезен Ф.З.Яхин, Ә.Сибгатуллина, А.Х. Садыйкова хезмәтләре тәшкил итә.

Тикшеренү методлары. Курс эшен язуда фәнни чыганакларны өйрәнү, анализ ясау методларына таянылды, шулай ук тикшеренү элементларыннан файдаланылды.

Эшнең практик әһәмияте. Тикшеренү материалларын урта һөнәри белем бирүче уку йортларында Әхмәд Яссәви иҗатын өйрәнү дәресләрендә файдаланып була.

Курс эше кереш, ике бүлек, йомгак өлеше һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Керештә теманың актуальлеге билгеләнде, теманың өйрәнелү торышы күрсәтелде, максат һәм бурычлар билгеләнде, чыганаклар һәм тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезе, тикшеренү методлары күрсәтелде. Беренче бүлектә суфичылык фәлсәфи юнәлешенә аңлатма бирелде һәм Әхмәд Яссәви тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясалды. Икенче бүлектә Әхмәд Яссәви иҗатында суфичылык мәсьәләләре бирелеше тикшерелде. Йомгакта, гомуми нәтиҗәләр китерелде. Файдаланган әдәбият исемлегенә эш барышында кулланылган чыганаклар һәм фәнни әдәбият теркәлде.