Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты по татарскому.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
374.78 Кб
Скачать

2. Укытучым.

Менә көз җитте. Укулар башланды.

Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. Аны бик яраталар.

Аның ире очучы икән. Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны куып йөри. Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән ерак татар авылында балалар укыта.

Аңа бик еш хатлар килә. Андый көннәрдә ул бик шат күренә.Ә кайчакта уйчанланып китә. Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңелем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. Мәктәптә очраганда ул минем белән сөйләшергә тырыша. Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. Җитмәсә тагын тотлыгам.

Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. Мондый укытучыны логопед дип атыйлар.

Беркөн ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

Ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата. Язга минем сөйләшүемдә җиңеллек сизелә башлады.

  1. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) Рамилә а) 6, 2, 1, 3, 5, 4, 7.

2) икенче б) 7, 1, 2, 5, 3, 4, 6.

3) күчеп в) 2, 7, 4, 1, 5, 3, 6.

4) Фәрит

5) янына

6) утырды

7) көнне

2. Кушымчаларны язып бетерегез һәм килешен күрсәтегез.

Нәрсәне? Дәрес_____ Юнәлеш килеше

Кая? Дәрес_____ Иялек клеше

Кайдан? Дәрес_____ Төшем килеше

Нәрсәнең? Дәрес_____ Урын-Вакыт килеше

Кайда? Дәрес_____ Чыгыш килеше

3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Без бишенче класста_________. Бүген безнең алты дәрес_______. Беренче дәрес-рус әдәбияты дәресе. Бу дәрестә без рус язучыларының әсәрләрен________, сорауларга_________________.

Икенче дәрес-математика. Дәрестә мәсьәләләр һәм мисаллар_________.

Татар теледәресендә без күнегүләр___________________, татарча_________________.

Рәсем дәресендә без матур рәсемнәр_______________. Җыр дәресендә_____________

Һәм музыка_________________.

1) ясыйбыз; 2) җырлыйбыз; 3)була; 4) өйрәнәбез; 5) укыйбыз; 6) җавап бирәбез; 7) чишәбез; 8) эшлибез; 9) сөйләшәбез; 10) тыңлыйбыз.

Билет№7

1.Казан турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Песнәк”.

3. Биремнәрне үтәгез.

1. Казан турында сөйләгез.

Казан- Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Аңа мең ел булды. Казан бик матур, үзенчәлекле, бай шәһәр. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Казанда тарихи урыннар, музейлар, театрлар күп.

Казан Кремле-иң истәлекле урын.Ул Казансу елгасы буена урнашкан. Кремльнең төп биналарының берсе- Спас башнясы. Аның биеклеге- 46 метр. Янәшәдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан. Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге -58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете- башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Казан-культура үзәге. Казанда профессиональ театрлар эшли: Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Качалов исемендәге театрлар һәм башкалар. Театрга тамашачылар бик яратып йөриләр.

Казанда күренекле кешеләр яшәгән. Аларга багышлап һәйкәлләр, музейлар ачылган. Тукай, Җәлил, Сәйдәшев, Бутлеров, Державин, Шаляпин һәйкәлләре шәһәрне матурлап тора.

Казан шәһәрендә шулай ук зоопарк, цирк, аквапарк, стадионнар, парклар бар. Анда рәхәтләнеп ял итәргә була.

Бауман урамы- шәһәрнең ин матур урамы. Урам төрле кибетләргә, тарихи һәйкәлләргә бай. Анда зур сәгать, чиркәү, фонтаннар, Екатерина II каретасы бар.

2005 елда Казанга 1000 ел тулды. Шәһәр урамнары матурайды, зурайды. Яңа Боз сарае, ипподром, метро төзелде. Киләчәктә Казан тагын да матураер, зураер дип уйлыйм.

Сораулар:

1. Казан нинди шәһәр?

2. Анда күпме халык яши?

3. Казан Кремле кайда урнашкан?

4. Кремль янында нинди биналар урнашкан?

5. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?

6. Кемнәргә багышлап һәйкәлләр куелган?

7. Казанда кайсы урыннарда ял итәргә була?

8. Кайсы урам шәһәрнең иң матур урамы?

9. 1000 еллыкка тагын нәрсәләр төзелде?

10. Сиңа Казан шәһәре ошыймы? Ни өчен?