Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты по татарскому.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.01.2020
Размер:
374.78 Кб
Скачать

2. Казан зоопаркы.

Кичтән әтием безгә болай диде:

- Балалар, иртәгә зоопаркка барабыз. Иртәрәк торырсыз.

Иртә белән без зоопаркка киттек. Билет алдык һәм зоопаркка кердек. Зоопарк Һади Такташ урамында урнашкан.

Башта зоопарк эчендәге матур чәчәкләргә һәм төрле агачларга игътибар иттек. Аларны бик тәрбияләп үстерәләр икән.

Аннары без кошларны карадык. Мондагы тавыклар, әтәчләр, фазаннар, казлар, үрдәкләр, бөркетләр, ябалаклар төрле җирләрдән китерелгәннәр. Тутый кошны да күрдек. Күл буенда аккошлар да бар икән.

Аннары без төрле хайваннарны карап йөрдек. Төлкеләрне, бүреләрне, аюларны күрдек. Хәтта ак аюлар да яши икән монда. Су эчендә бегемот та бар. Ул судан башын гына чыгарып ята.

Зоопаркта фил дә яши. Аның янында да озак басып тордык. Ишәкләр дә берничә.

Маймыллар янына да барып килдек. Алар читлек эчендә гел йөреп торалар.Үзләре зур түгел.

Иң соңыннан үсемлекләр дөньясына-теплицаларга кердек. Монда нинди генә үсемлекләр юк! Алар дөньяның төрле якларыннан китерелгәннәр. Кыш көне дә аларны саклап үстерәләр.

    1. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

  1. Барачакмын а) 3, 6, 1, 4, 5, 2.

  2. шәһәренә б) 5, 2, 6, 3, 1, 4.

  3. җәйге в) 3, 5, 4, 6, 2, 1.

  4. мин

  5. каникулда

6)Казан

  1. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишләүче ? шатлан ____ сыйфат фигыль

Нишләргә ? шатлан ____ хикәя фигыль

Нишләп ? шатлан ____ хәл фигыль

Нишләгез ? шатлан ____ инфинитив

Нишләгән ? шатлан _____ исем фигыль

Нишләү ? шатлан _____ боерык фигыль

3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Минем абыем кечкенәдән ______ кеше булырга хыялланды. Ул хәзер кадетлар ________ укый. Абыема хәрби кием бик ________ . Шуңа күрә ул кызларга да бик _______. Кызлар, абыемны еш _______ аптыратмагыз әле. Аның бер дә____ юк, чөнки кадетлар мәктәбендә _______ җиңел түгел.

Сүзләр: 1) мәктәбендә, 2) хәрби, 3) вакыты, 4) килешә, 5) шалтыратып, 6) уку, 7) ошый.

Билет №5

1.Телләр турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Фәнияр Казанда”.

3. Биремнәрне үтәгез.

1. Телләр белгән – илләр гизгән.

Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Беренче сүзен шушы телдә әйтә. Ата-аналар теле – барлык милләт кешеләре өчен дә җанга якын тел. Һәр милләт кешесе шушы телдә аңлый башлый, беренче китабын укый, шушы телдә ишетә һәм сөйләшә.

Мин үзем рус милләтеннән. Минем туган телем - рус теле. Мин Татарстанда яшим. Татарстанда күп милләт кешеләре яши, алар барысы да татар телен өйрәнәләр. Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Мин дә татар телен өйрәнәм.

Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бүгенге көндә татар телендә 7 миллионнан артык кеше сөйләшә. Шуның ике миллионга якыны – Татарстанда, калганы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Финляндия, Төркия, Кытай, Америка, Германия, Япония, Австралия, Румыния, Польша кебек чит илләрдә яши.

Теләге булган кешегә телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә. Мин телләрне тырышып өйрәнәм, чөнки телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык.Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.

Чит телдә сөйләшергә өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык, яхшы хәтер кирәк. Чит телне өйрәнергә теләгән кеше башта шушы тел фонетикасының, грамматикасының башлангыч курсын һәм күпмедер сүз өйрәнергә тиеш. Һәр телнең актив сүзлеге бар. Актив сүзлек ул – иң кирәкле, шушы телдә еш әйтелүче сүзләр. Бу сүзләр ярдәмендә без гади сораулар бирә алабыз һәм гади сорауларга җавап бирә алабыз. Чит тел өйрәнүнең башлангыч курсын өйрәнү безгә шушы телдә аралашырга, аңлашырга мөмкинлек бирә.

Нинди дә булса чит тел өйрәнәсебез килсә, безгә шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңларга, телевидение тапшырулары карарга, магнитафон язмалары тыңларга кирәк. Телне даими өйрәнергә кирәк, һәр көн яртышар сәгать өйрәнү яхшырак. Тел өйрәнү өчен кирәкле материалларның һәрвакыт үзең белән булуы, мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалы үткәрергә була. Бу вакытны тел өйрәнүгә файдаланырга була.Менә шулай эшләгәндә телләрне өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.

Тема буенча сораулар:

1)Ни өчен Татарстанда рус телен дә, татар дә өйрәнергә кирәк?

2)Сезнең мәктәбегездә нинди телләр өйрәтәләр?

3)Ә син нинди телләр өйрәнәсең?

4)Син ул телләрне ничәнче сыйныфтан өйрәнәсең?

5)Кайсы телдән яхшы тәрҗемә итәсең?

6)Нинди телдә яхшы сөйләшәсең?

7)Телләрне ничек өйрәнәсең?

8)Сиңа нинди телне өйрәнү ошый?Ни өчен?

9)Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр була?

10)Кайсы көннәрне була?

11)Өй эшләрен җиңел эшлисеңме?

12)Татар теле дәресендә нәрсәләр эшлисез?

13)Син ничә телдә сөйләшә аласың?

14)Гаиләгездә нинди телдә аралашасыз?

15)Телләр белү нәрсә өчен кирәк?