Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты по татарскому.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.01.2020
Размер:
374.78 Кб
Скачать

2.Урман

Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә: су агышын җайга сала, эрозияне киметә, климатны яхшырта. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыра.

Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утырталар.

Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Урманда уйнап йөрүче балалар, ял итәргә чыккан яшүсмерләр еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, бакаларны, еланнарны үтерәләр, шуңа күрә урманга зыян килә. Урманда ут ягу да куркыныч. Утта үсемлекләрнең тамырлары пешә, агач һәм куаклар корый. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.

Урман хайваннарын , бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк.

Татарстанда Идел-Кама тыюлыгы бар. Монда ау белән шөгыльләнү ,балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөхсәт ителми.

Урманны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш!

3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

- Әйе, бер ай элек сатып алдык.

А) Сез компьютерны кайсы кибеттән сатып алдыгыз?

Б) Сез инде компьютер сатып алдыгызмы?

В) Сез компьютерны кайчан сатып алдыгыз?

2. Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә____ аралашу шарт фигыль

Нишлә____ аралашса боерык фигыль

Нишлә ____ аралашсын сыйфат фигыль

Нишлә____ аралашкач хәл фигыль

Нишлә ____ аралашучы инфинитив

Нишлә ____ аралашырга исем фигыль

3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Мин _______ йөрергә яратам. Андагы______, кош- кортларга сокланам. Беркөнне мин урманда _______ малайны күрдем. Аларның кулларында рогаткалар, ә аяк асларында үтерелгән ________ ята иде. Алар үзара: “Кемнең рогаткасы яхшы? Кем ничә кош бәреп төшергән?” – дип ________. Мин малайларның _____ катып калдым.

Сүзләр: 1) бәхәсләшәләр, 2) вәхшилегеннән, 3) кошлар, 4) өч, 5) бөҗәкләргә, 6) урманда.

Билет №3

1.Мәктәбең турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Җиңү бәйрәме”.

3. Биремнәрне үтәгез.

1. Мәктәп.

Безнең мәктәп Разведчиклар урамында урнашкан. Ул 3 катлы, сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Безнең мәктәп – фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, гомуми белем бирүче дәүләт мәктәбе.Теләгән һәр укучы безнең мәктәптә укый ала, уку түләүсез. Мәктәптә барлыгы 656 укучы белем ала. Мәктәбебез –рус мәктәбе, руслар белән бергә татарлар, чувашлар, марилар һәм башка күп төрле милләт балалары бездә белем ала. Мәктәптә махсус мәктәп формасы кию мәҗбүри. Укучылар бик рәхәтләнеп формадан йөриләр. Безнең мәктәптә дәресләр иртән сәгать 8 дә башлана, 6 нчы дәрес көндезге сәгать1 тулып 25 минутта бетә. Мәктәбебезнең директоры Хәмитов Рафаэль Рәхим улы. Мәктәптә барлыгы 48 укытучы балаларга белем бирә. Мәктәптә 2 спортзал, актлар залы, бай китапханә, зур ашханә бар. Китапханә заманча җиһазландырылган, Интернеттан төрле үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырга була.. Мәктәптә төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, КВНнар гел үткәрелеп тора.

Безнең мәктәп-миллионер мәктәп, төрле конкурсларда даими катнашып килә. Кабинетлар яңача җиһазландырылган.3 кабинетта интерактив такта, инглиз теле кабинетында һәр укучыга җитәрлек ноутбук бар. Минемчә, белем алу өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпнең үзенең инструменталь вокал ансамбле бар.Мәктәбебез Германиянең Вальхайм шәһәре укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптәге чисталыкка үзебез җавап бирәбе.з Атна саен график нигезендә дежур итәбез.

Минем исемем Оля. Миңа 14 яшь. Мин рус милләтеннән, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта 25 укучы,шуларның унысы- малайлар. Безнең сыйныф бик тату. Уку елы дәвамында театрларга, музейларга йөрибез. Математиканы быел яңа укытучы Марина Леонидовна укыта. Безнең сыйныфка яңа укучылар килде. Алар икәү: Слава һәм Фирүзә. Слава-Чаллыдан, Фирүзә үзебезнең шәһәрдә 2 нче мәктәптә укыган.

Мәктәптә минем дусларым күп, ләкин иң якыны бер генә. Аның исеме- Валя. Ул рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнаша. Ул яхшы кыз. Валя чиста һәм пөхтә киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти-әнисенә булыша. Ул һәрвакыт яхшы күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт! Без аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз.Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисаллар чишәбез, язма эшләргә әзерләнәбез

Мин төгәл фәннәрне яратам. Мин тырышып укыйм, дәресләрне һәрвакыт әзерләп килергә тырышам. Без рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәбез. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, Интернет аша дусларым белән аралашам, әнигә булышам

Миңа мәктәбем бик тә ошый, шуңадыр ул миңа бик тә кадерле.

Тема буенча сораулар:

1) Сезнең мәктәптә нинди чит телләр өйрәнелә?

2) Мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?

3) Мәктәбегездә Белем көне ничек үтте?.

4) Дүшәмбе көнгә уку расписаниесен әйт.

5) Син мәктәптә һәм уку кабинетында үзеңне ничек тотасың?

6) Синеңчә, мәктәп һәрвакыт матур,чиста булсын өчен нишләргә кирәк?

7) Дежур укучы сыйныфта нинди эшләр башкара?

8) Синең начар билгеләр алганың бармы?

9) Сиңа нинди фәннәр авыр бирелә?

10) Сезнең мәктәптә тәнәфесләр ничек үтә?

11)Сездә мәктәп формасы бармы?

12) Син нинди фән белән кызыксынасың?

13) Ничек уйлыйсың,син әдәпле, тәрбияле укучымы?

14) Син мәктәпкә теләп йөрисеңме?

2. ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ.

Яңа ел киче якынлашты. Мөнирә бик-бик көтте ул кичне. Әнисе аңа үзе зур гына чыршы алып кайттты.

Чыршы-җылы бүлмәдә. Аның көмеш шарлары нур сибеп тора. Шунда - ап-ак мамыкка төрелгән кар кызы. Хәзер инде алар, өчәүләшеп, Яңа елны көтәләр. Яңа ел белән бергә, бәлки, әтиләре дә кайтыр.

Аннары тагын бер бик күңелле көн килде. Мөнирә ул көнне бервакытта да , беркайчан да оныта алмас. Бу-Тугызынчы май көне иде.

Әминә өстенә аксыл-зәңгәр күлмәген киде, аннары Мөнирәне киендерде.

Ана белән кыз шулай Җиңү бәйрәме тантанасына кушылдылар. Ул көнне кайда гына булмадылар алар, кемнәрне генә күрмәделәр. Вокзалга таба агылучылар ташкынында җиңүчеләр кайтканны каршыларга да бардылар.

Бу көнне алар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. Мөнирә бик алҗыган иде. Шулай да ул: “Әнием, солдатлар кайтты бит. Безнең әти ник кайтмады?”-дип сорамыйча түзмәде. “И кызым, кайтасы солдатлар әле бик күп бит анда”,- дип Әминә кызын юатты.