
- •Билет № 1.
- •1. Мин һәм минем гаиләм.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №2
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Дуслык һәм минем дустым.
- •2.Урман
- •3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Телләр белгән – илләр гизгән.
- •2. Фәнияр казанда.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •2. Укытучым.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Казан турында сөйләгез.
- •2. Песнәк.
- •3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Минем яшәгән җирем.
- •2. Гыйнвар.
- •Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Сәламәтлек - зур байлык.
- •2. Казан.
- •3. 1.Кирәкле сүзне языгыз.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •2. “Рөстәм маҗаралары” ннан.
- •1.Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Киемнәр турында сөйләгез.
- •2. Психолог киңәшләре.
- •3. 1.Дөрес тәрҗемәне күрсәтегез.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Табигать- уртак йортыбыз.
- •2. Дустыма хат.
- •3. 1.Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Сабан туе.
- •3. 1.Кайсы җавап дөрес түгел. Күрсәтегез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •3. 1.Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре.
- •2. Габдулла тукай.
- •1.Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш? Дөрес вариантны табыгыз.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.
- •2. Әдәплелек кагыйдәләре.
- •Җөмләнең ахырын күрсәтегез.
- •Билет №18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Г.Тукай , р.Файзуллин турында.
- •Трамвай.
- •Кайсы тәрҗемә дөрес?
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Габдулла Тукай турында.
- •2. Газета һәм җурналлар.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?Күрсәтегез.
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1.Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
- •2. Бүләк бирү – яхшы гадәт.
- •3. 1.Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була алмый ?
2. Газета һәм җурналлар.
Һава торышының нинди булуына карамастан, көн саен һәр йортка яңа газеталар килә. Газетадан без илебездә, чит илләрдә нинди хәлләр булуы турында укыйбыз. Газета белән безнең йортка гаҗәеп кешеләр килеп керә.
Бу яңалыкларны газета каян шулай тиз белеп тора соң? Дөньяның барлык почмакларында аның үз хәбәрчеләре бар. Сезнең кулыгызда газетаның яңа саны. Зур тираж белән басылганга, аны миллионнарча кеше укый. Газетаны типографиядә машиналар баса. Аннары әзер газеталарны илебезнең төрле почмакларына машиналар, поезд, самолет илтә.
Журнал тышкы кыяфәте белен китапка охшый. Нинди генә журналлар юк! Фән һәм техника, әдәбият, тел, сәнгать, тарих һәм модага багышланган журналлар күп. Кайбер журналлар аз тираж белән чыга, чөнки алар аерым белгечләр өчен генә басыла. Балалар өчен дә махсус журналлар чыгарыла.
Һәр ярты ел саен почта бүлекләренә вак хәрефлөр белән йөзләрчә газета һәм журнал исеме басылган калын китап килә. Үзегез теләгән журнал һәм газетаны сайлап алыгыз һәм язылыгыз. (Кем ул? Нәрсә ул? Китабыннан).
3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?Күрсәтегез.
1) Республикасының а) 9,8,6,1,3,2,7,5,4
2) кызыл б) 6,1,3,2,7,5,9,8,4
3) гербында в) 6,1,3,2,9,8,5,7,4
4) сурәтләнгән
5) җирлегендә
6) Татарстан
7)кояш
8)ак барс
9) канатлы.
2.Чүп сүзен кирәкле формаларда языгыз.
Нәрсә? чүп Нишләр ? ______________
Нинди? ______ Нишләмәс?______________
Нишләргә ? ______ Нишләде?_______________
Нишләмәскә? _______ Нишләгән?______________
Нишләсә? ______ Нишләмәсә? ____________.
3.Сүзләрне сайлап, җөмләләрне язып бетерегез .
Шәһәребездә матур______________ күп була . Һәр көз ________________
Өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки безнең шәһәрдә олы яшьтәге __________күп.
Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе_____________________. Без быел да
бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә __________________ килде.
Без аларны ________________ , мәктәбебезне күрсәттек . ________________ ку-
накларны башта ашханәгә чакырды .Өстәлләрдә тәмле____________ һәм кайнар
чәй иде.
Сүзләр: 1)бәйрәмнәр, 2)кешеләр, 3)мәктәптә, 4) көтәләр,5) каршы алдык, 6) кунак
лар,7)мәктәп директоры, 8) ризыклар.
Билет№20
1.Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев турында сөйлә.
2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит. “Бүләк бирү- яхшы гадәт”.
3. Биремнәрне үтәгез.
1.Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли.
7-8 яшендә М.Ш.Шәймиев олыларга булыша башлый. Ул мәктәпкә киткәнче утын кисәргә, утын ярырга, су китерергә тиеш була. Беренче укытучысы аны укырга-язарга, олылар күзенә туры карарга, бары тик дөресен генә сөйләргә өйрәткән. Беренчедән унынчы сөйныфка кадәр Минтимер Шәймиев гел бишлегә генә укыган. Ул китап укырга бик яраткан. Район китапханәсендә ул укымаган бер генә китап та калмаган. Тукай, Такташ, Җәлил әсәрләрен яратып укыган, хәзер дә яттан белә. М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы.
Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, ике улы бар - Радик һәм Айрат Шәймиевләр.
Тема буенча сораулар.
1) М.Ш.Шәймиев ничәнче елда туган?
2) М.Ш.Шәймиев кайда туган?
3) Ул мәктәптә ничек укыган?
4) Беренче укытучысы аны нәрсәгә өйрәтә?
5) М.Ш.Шәймиевнең мәктәптә укыганда иң яраткан шөгыле нәрсә була?
6) Яраткан шагыйрьләре кем?
7) Югары белемне кайда ала?
8) Ул ничә тапкыр президент булып сайлана?
9) Ничәнче елларны сайлана?
10) М.Ш.Шәймиев нинди президент?