
- •Билет № 1.
- •1. Мин һәм минем гаиләм.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №2
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Дуслык һәм минем дустым.
- •2.Урман
- •3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Телләр белгән – илләр гизгән.
- •2. Фәнияр казанда.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •2. Укытучым.
- •1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Казан турында сөйләгез.
- •2. Песнәк.
- •3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Минем яшәгән җирем.
- •2. Гыйнвар.
- •Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Сәламәтлек - зур байлык.
- •2. Казан.
- •3. 1.Кирәкле сүзне языгыз.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •2. “Рөстәм маҗаралары” ннан.
- •1.Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Киемнәр турында сөйләгез.
- •2. Психолог киңәшләре.
- •3. 1.Дөрес тәрҗемәне күрсәтегез.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Табигать- уртак йортыбыз.
- •2. Дустыма хат.
- •3. 1.Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Сабан туе.
- •3. 1.Кайсы җавап дөрес түгел. Күрсәтегез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •3. 1.Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре.
- •2. Габдулла тукай.
- •1.Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш? Дөрес вариантны табыгыз.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.
- •2. Әдәплелек кагыйдәләре.
- •Җөмләнең ахырын күрсәтегез.
- •Билет №18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Г.Тукай , р.Файзуллин турында.
- •Трамвай.
- •Кайсы тәрҗемә дөрес?
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1. Габдулла Тукай турында.
- •2. Газета һәм җурналлар.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?Күрсәтегез.
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •1.Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
- •2. Бүләк бирү – яхшы гадәт.
- •3. 1.Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була алмый ?
2. Габдулла тукай.
Яз. Кояшлы көн ... Казанда ел саен апрель ахырында шигырь бәйрәме үткәрелә. Ул Тукайның туган көнендә уздырыла. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.
Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына керә.
Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала. Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда яши башлый. Монда аның тормышы бәхетле була. Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри. Бу авылда һәрнәрсә Тукайны хәтерли кебек .... Бер сукмак музейга алып килә.
Музей 1976 нчы елда ачылган. Бу ике катлы мәһабәт агач йорт ерактан күренеп тора, ә аның янында Тукай һәйкәле урнашкан.
1.Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш? Дөрес вариантны табыгыз.
Рамилә а)6,2,1,3,5,4,7
Икенче б)7,1,2,5,3,4,6
Күчереп в) 2,7,4,1,5,3,6
Фәрит
Янына
Утырды
Көнне
2.Сүзләрне язып бетерегез, тәрҗемәләрен күрсәтегез .
Нишләүче? Кем?
а)телләрне өйрән _______ ________ укыту _________ _______ воспитатель
б)балаларны укыт _______ ________ язу __________ ________ историк
в) хикәя яз ________ ________ тарих ___________ ________ писатель
г) тарихны өйрән ___ ________ тел ____________ ________ языковед
д)балаларны тәрбиялә ___ _______ тәрбия____________ _________ учитель
3. Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.
“Сәләт” лагере – балаларның зур _____________ дәүләте ул. Монда фәннәр буенча
олимпиадаларда__________ , конкурсларда _______________ акыллы һәм сәләтле бала-
лар ял итә. Алар төрле _____________ өйрәнәләр . Кызыклы ____________ белән шө-
гыльләнәләр . Һәр бала татарча _____________ белергә тиеш. Лагерьда ял итүчеләр та-
тар телендә генә _______________.
Сүзләр: 1) катнашучы, 2) һөнәрләргә, 3) фәннәр, 4) сөйләшә, 5) җиңүче, 6) аралашалар,
мөстәкыйль.
Билет№17
1.Милли ашлар турында сөйлә.
2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Әдәплелек кагыйдәләре”.
3. Биремнәрне үтәгез.
1. Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.
Җир шарында аксакаллар күп яши торган районнар билгеле. Аларның берсе- Эквадорда.
Озак яшәүнең сере гади: тауларда яшәргә кирәк, һәрвакыт хәрәкәттә булырга һәм иң мөһиме- дөрес тукланырга кирәк.
Дөрес туклануга нәрсәләр керә? Күбрәк үсемлек ризыклары, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт ризыклары, ә итне бик сирәк ашарга кирәк.
Баллы ашамлыклар тешләргә бик зарарлы, ә камыр ризыклары ашкайнату органнарына зарарлы. Ә менә коко-кола кебек эчемлекләрне химик препаратларга тиңлиләр. Чит илдә кока-коланы машина моторларын юарга, туалет һәм ванна юарга да, аварияләрдән соң юллардагы канны юарга да тоталар.Чипсы нерв системасын какшата һәм төрле теш авырулары китереп чыгара.
Пепси-кола аллергия, шикәр диабеты, ашказаны һәм бавыр авырулары, баш авырту китереп чыгара, хәтерне начарайта, күрү сәләтен киметә.
Димәк, дөрес тукланмау сәламәтлеккә бик зарарлы тәэсир итә. Шуңа күрә, дөрес туклану мөһим. Шуңа карамастан, һәр халыкның яраткан яраткан ашы була .Татар халкының да төрледән-төрле ризыклары бар. Алар: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, токмачлы аш, бәлеш, чәкчәк һ.б.
Минем гаиләм рус- гаиләсе. Рус гаиләсе булса да, татар халык ашларын ашарга да, пешерергә дә яратабыз. Иң яраткан азыгыбыз өчпочмак. Бу ризыкны без ял көннәрендә гаиләбез белән әзерлибез. Әнием камыр баса, камыр җәя. Әтием ит турый. Ә мин бәрәңге, суган әрчим һәм турыйм. Әнием камыр басканда, суга яки сөткә май, йомырка, тоз сала һәм камырны өлешләргә бүлеп җәя. Аннары әтием белән эчлекне әзерлибез. Туралган бәрәңге, ит, суган һәм тәмләткечләр салабыз да өчпочмаклар ясыйбыз. Өчпочмаклар 40-46 минут духовкада пешә. Алар пешкәч, майлыйбыз һәм табынга куябыз. Әтием өчпочмакны сөт белән, әнием һәм мин чәй белән ашарга яратабыз. Өчпочмак пешкән көн- безнең өчен бәйрәм көн кебек. Бәйрәмнәргә без гаилә белән пилмән, төрле салатлар ясарга яратабыз. Ә чәй эчәргә әнием чәк-чәк пешерә белми. Шуңа күрә без анны кибеттән сатып кына алабыз. Әгәр әниемнең вакыты булса, ул тортны үзе ясый. Үзе ясаган торт бигрәк тә тәмле була. Кибеттән сатып алган торт вакытны алмый һәм бәясе дә шулай ук «Үзеңә ясап торасы да юк»,- ди әнием.
Рус халык ашларын без һәркөнне әзерлибез. Аңа пилмән, кәбестә ашы, чөгендер ашы, кәбестә һәм балык пироглары керә. Әбием кайнар ашлар әзерләргә, пироглар пешерергә ярата. Әтием нәрсә пешерсәк тә, рәхмәт әйтеп, яратып ашый.
Минемчә, татар халык ашлары рус халык ашларына караганда тәмлерәк, чөнки мин камыр ашларын яратам. Аларны әзерләргә авыррак булса да, ашарга тәмлерәк. Ә ашларны пешерергә җиңелрәк, шуңа күрә без көн саен төрләндерәбез. Ашлар камыр ризыкларына караганда файдалырак. Минемчә, көндәлек ашка һәркөн кайнар аш ризыклары, төрле яшелчә салатларын кертергә кирәк Алар организмда җиңел үзләштерелә.
Тема буенча сораулар:
-Дөрес туклануга нәрсәләр керә?
-Нәрсәләр организмга зарарлы?
- Татар халык ашларына нәрсә керә?
- Сез нинди татар халык ашларын яратып әзерлисез?
- Рус халык ашларына нәрсәләр керә?
- Сезнең гаиләгез кайсы рус халык ашларын яратып әзерли?
- Синең яраткан ризыгың нинди? Син аны пешерә беләсеңме? Ничек пешерәсең?
- Синеңчә, нинди ашны әзерләү җиңелрәк?
- Бәйрәмнәрдә ризыкларны үзегез әзерлисезме, әллә сатып кына аласызмы?
- Гаиләгездә кемнәр нәрсә ашарга ярата?