Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты по татарскому.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
374.78 Кб
Скачать

2. “Рөстәм маҗаралары” ннан.

Моннан берничә ай элек, кышкы салкыннарның берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезлек белән көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды һәм көн саен иртә белән:

— Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! — дип әйтә торды.

Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа шатланды. Әби­сен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште. Әби аңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.

Шәфкатьле әбисен Рөстәм элек-элек тә күргән иде. Үткән җәйне ул аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм дә бер-берсен аңламыйлар, сөйләргә дә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер ... . Хәзер бөтенләй башкача. Рөстәм дәресләрен әзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап җибәрә. Моңлы итеп җырлый ул!

Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың, ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! (Г.Кутуйдан)

3.

1.Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

Бертуктаусыз, менә, яуды,өч, яңгыр,көн,инде.

2.Фигыльләр кайсы сорауларга җавап бирә.Фигыльләрнең тәрҗемәсен тап.

а)җыештырса _________________ нишләсен? ______________ убираешь

б)җыештырсын _________________ нишлисең?_______________убирает

в)җыештырасың_________________ нишли? ________________ пусть убирает

г) җыештыра __________________ нишләсә? ________________ если уберет

3.Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.

Өченче уку чирегендә Азат яңа мәктәптә укый башлады. Аның әтисе хәрби , шуңа күрә

аларның гаиләсе башка шәһәрдән ____________ килде. Яңа мәктәпкә малай бераз ______

_____ һәм куркып килде. Ләкин классташлары малайны ______________ каршы алды.

Азат та алар белән ___________ тырышты: туган шәһәре, элекке классы , нәрсә белән

кызыксынуы турында сөйләде. Балаларның уртак шөлыльләре дә табылды, яхшы_______

____ урнашты.Тиз дуслашырга класс җитәкчесе дә ________________. Укучылар тәнәфестә дә , дәрестән соң да күп вакытны бергә уздырдылар. Тиздән Азат класста____

________ булып китте.

Сүзләр:

  1. дусларча, 2) күчеп, 3) мөнәсәбәт, 4) дулкынланып, 5) ярдәм итте, 6) аралашырга,

  1. үз кеше.

Билет №12

1.Киемнәр турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит. “Психолог киңәшләре”.

3. Биремнәрне үтәгез.

1. Киемнәр турында сөйләгез.

Бик борынгы заманнарда кешеләр тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән саклау өчен кием уйлап тапканнар. Кием ул-тәнне саклау чарасы. Ул кешенең зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Кием –кешене бизәү чарасы. Кешене кием бизи, матурлый. Һәркемнең үз стиле, һәр киемнең үз урыны булырга тиеш. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше зәвыклы, дөрес кием сайларга тиеш. Кайда булуына карап киемнәр төрле була. Мәсәлән, бәйрәм киеме, эш киеме, спорт киеме, мәктәп формасы һ.б.

Бәйрәм киемен кунакка, театрга, бәйрәмгә барганда кияләр. Мондый кием затлы, матур кием диеп атала. Бәйрәм киеме зәвыклы, модалы, заманча, пөхтә булырга мөмкин.

Өйдә, бакчада, урамда эшләгәндә уңайлы, гади кием кияләр.

Спорт белән шөгыльләнгәндә спорт костюмы, красовкалар, төрле футболкалар кияләр. Спорт киеме дә уңайлы, пөхтә булырга тиеш.

Өйдә дә гади, иркен, уңайлы кием кияләр. Хатын- кызлар, гадәттә, халат, аякка башмак кия, ә ир- атлар футболка, шорты, күлмәк, трико кияләр.

Мәктәптә укучылар махсус форма киеп йөриләр. Малайлар костюм-чалбар, галстук, бер төсле күлмәк, кара ботинка кия. Ә кызлар ак яки кара алъяпкыч, караңгы төстәге күлмәк, уңайлы аяк-киеме кияләр. Мәктәптән кайткач, мәктәп формасын салып куярга кирәк.

Ел фасылына карап кышкы, җәйге киемнәр кияләр. Кыш көне җылы киемнәр, ә җәй көне җиңелчә, юка киемнәр кияләр.

Дөрес, матур киенәсең килсә, мода журналлары сиңа ярдәм итәр.

Сораулар:

1. Кием кешене нәрсәдән саклый?

2. Кеше ничек киенергә тиеш?

3. Нинди төрдәге киемнәр була?

4. Бәйрәм киеме нинди булырга тиеш?

5. Спорт белән шөгыльләнгәндә нәрсә кияләр?

6. Өйдә нәрсәләр кияргә була?

7. Сезнең мәктәптә мәктәп формасы бармы?

8. Мәктәптә малайлар һәм кызлар нәрсәләр кияләр?

9. Ел фасылына карап нинди киемнәр кияләр?

10. Мода журналы нәрсәгә әйрәтә?