Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дискуссия как метод.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
44.41 Кб
Скачать

Бүлмәне дискуссия өчен оештыру

Пространственное расположение??

-Дискуссия теләсә нинди класста уздырылырга мөмкин.

-Балалар утырганда бер – берсен күрергә һәм ерак булмаска тиешләр. Өстәлләрне дага яки түгәрәк рәвешендә куярга мөмкин.

-Бүлмәдә шулай ук мәгълүматларны куяр өчен буш урын калырга һәм ул мәгълүматлар һәр балага куренергә тиеш.

Буш урынны дөрес оештыруы тотрыклы мәктәптә эшләп килгән стереотипны җиңеп чыгарга булыша: укытучы сыйныф каршында басы тора һәм сораулар бирә, теләүчеләр аңа җавап бирәләр.

Мондый стиль укытучы һәм һәр бала арасында бәйләнеш(или как?) табырга булыша. Әгәр дә баланың игьтибарына укытучыдан башка аның классташлары да керсә, дискуссия уңышлырак килеп чыга.

Дискуссиянең башлануы(башы или как)

Дискуссиянең ничек башланып китүеннән бик күп нәрсә тора. Укучылар теманы аңларлармы, проблема аларны кызыксындырырмы – боларның барысы да уйлашуга тәэсир итә. Дискуссия уңышлы үтсен өчен, (необходимо эмоционально и интеллектуально настроиться на проблему). Укытучы проблеманың мөһимлеген һәм укучыларга кызыклы икәнендә ышанса, укучылар моны сизеп алалар һәм шунда ук проблема турында уйлый башлыйлар һәм үз сорауларын әзерләп куялар. Алай булса, уйлашу үз – үзеннән башланып китә.

Әгәр дә дискуссинең темасы балаларга кызыклы һәм кирәкле булмаса, дискуссияне кызыграк башлап китергә кирәк. Укытучы берәр кечкенә һәм кызыклы текст укып китә ала яки үзләре теләк белдергән балалар берәр нинди (сценка) күрсәтә алалар. Мөмкинлек булса, укучыларга берәр видеофрагмент күрсәтергә була. Эксперт (махсус кунак яки укучы) проблема турында кыскача сөйләп китә ала.

Һәрхәлдә, балаларның хисләренә кагылып китергә кирәк һәм аларда кызксынуны уятырга. Предметның темасы яшәү белән бәйле икәнен күрсәтергә.

Теманы чагылдырган вакытта, проблеманың төрле аспектларын Иң яхшысы – теманы һәм аның подтемаларын тактада язырга.Тема сорау яки раслау рәвешендә язылган булса, тагын да әйбәтрәк.

Ирекле дискуссияне тәртипкә китерү ысуллары

Дискуссия дөрес төзелмәгән булса, берничә актив аралашучан укучылар барлыкка килә, калганнары эндәшмиләр. Укытучы аларга булыша ала, эндәшмәүчеләрне активлаштыра ала. Монда түбәндәге булышала ала:

1)«Тавышлар». Бу ысул берничә актив бала булган, калган балаларны бастыра торган сыйныфка хас.

Һәрбер дискуссиядә катнашучы балага карточка-тавыш бирелә. Бер карточка-бер фикер. Фикереңне әйттең-карточканы алып баручыга кайтардың. Шулай итеп, иң сөйләшүчән балаларда карточкалар беткәч, пассив булган укучылар үз фикерләрен әйтә алалар.

2)«Картчока-сигнал». Дискуссиядә катнашучылар бер-берсен тыңламаганда һәм кычкырышканда кулланыла.

Һәрбер дискуссиядә катнашкан кешегә карточкалар җыелмасы әзерләнә. Яшел карточка-сөйләгән кеше белән ризалыкны белдерә, кызыл-риза булмаганлыкны, сорау билгесе сурәтләнгән карточка- сорау бирү теләген белдерә, өндәү билгесе сурәтләнгән карточка- үзеңнең әйтеп бирү теләген белдерә.

3)«Микрофон». Укытучы бер балага микрофонны бирә һәм укучы үз фикерен әйтә. Ул моментта калганнар дәшми утыралар, кулына микрофон тоткан кеше генә сөйли ала. Үз фикерен әйтеп бетергәч, микрофонны башка кешегә бирә. Микрофон урынына теләсә нинди предметны кулланырга була.

4) «Сөйләм этикеты». Еш кына балалар үз фикерләрен әйтергә теләп, бер-берсен тыңламыйлар һәм классташлары әйткән фикерләрне кабатлыйлар. Балалар кеше фикерен тыңларга өйрәнсен өчен, мондый кагыйдә кертергә була: фикерен әйтергә теләгән кеше, сүзен болай дип башларга тиеш: ”Минем хөрмәтле коллегам әйтеп узганча...” – соңыннан классташы әйткән фикерне кыскача аңлатып бирергә тиеш. Сөйләмен болай дәвам итергә тиеш: «Минем уйлавымча...».

5) «Рольләр». Бөтен балаларны дискуссиядә катнаштырыр өчен тагын бер ысул - катнашучыларга берәр нинди рольне тәкъдим итү. Оештыручы һәм мәгьнәле рольләр була ала. Оештыручы рольләр: «протоколист», «хронометрист». «Протоколист» - кыскача итеп әйтелгән фикерләрне язып бара, «хронометрист» - чыгышның вакытын күзәтә. Мәгьнәле рольләр укучыларның дискуссия барышында үзләрен ничек тотуын билгели. Мәсәлән, “бар нәрсәдән шикләнүче”, “бар нәрсәгә сокланучы” кеше рольләре һ.б.