Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Практ.занятия.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
401.92 Кб
Скачать

Тема 9 Культура речи.

Практикум по выявлению и исправлению ошибок.

Типичные ошибки словоупотребления.

Ошибки использования фразеологических средств.

Татарский речевой этикет.

Упражнения - Күнегүләр

1. Образуйте от данных слов форму множественного числа и составьте с ними сложные предложения

Мәҗлес, кунак, йөзем, ризык, батон, автобус, күпер, күргәзмә, газон, үлән, иген, сандугач, каен, яфрак, тукран.

2.Постройте правильные предложения из данных слов и переведите их на русскийязык.

1.Чит, ил, аң-белемле, Казан, сокланганнар, кешеләренең, булуына,кешеләре.

  1. Мәскәүдә, түгел, халык, күптән, музыка, коралларында, булды, Бөтенроссия, уйнаучыларының, конкурсы.

  2. Австриянең, шәһәрендә, сәнгать, электрон, ел, Линд, саен, буенча фестиваль, үткәрелә, халыкара.

  1. булачак тантаналы, иртәгә, мәктәбебездә, җыелыш.

  2. иттем, китап, котлап, бүләк, белән, көне, туган, әниемә, мин.

3.Закончите предложения.

1. Казан ханлыгы үз вакытында Көнчыгыш Европаның көчле.һәм алдынгы дәүләтләреннән (считался).

  1. Сабан туенда ин зур урынны милли көрәш (занимает).

  2. Аларның күбесе Мәскәү радиосының алтын фондында (хранятся).

  3. Мәрьям Рахманкулова музыкаль әсәрләр иҗат. итүче буларак та бай мирас (оставила).

  4. Киләсе атнада алар чаңгы ярышларында (будут участвовать).

4. Поставъте вопросы к выделенным словам.

        1. Казан кызы Лидия Аверьянова - дөньяда ин көчле ишкәкчеләрнең берсе.

  1. Казан губернасы авылларында һәм шәһәрләрендә нинди генә һөнәр ияләре яшәмәгән.

  2. Азия халыкларының күбесендә бу үрнәкләрне очратырга мөмкин.

  3. һәр югары уку йорты үзенең шәкертләре белән горурлана.

5. а) Прочтите и устно переведите 1,2,4 абзацы текста. Перепишите и письменно переведите 3-ий абзац.

б) Прочтите последний (4-ый) абзац текста и ответьте письменно на следующий вопрос;

Рудольф Нуриев үзен кем булып тоя?

СӘХНӘЛӘРДӘ ОЧКАН КОШ

  1. Гади татар гаиләсендә туып үскән Рудольф Нуриев Франция, Италия, Америка кебек илләрнең тамашачыларын тезләндерде. «Оча торган татар» бик күп илләр гизде, дөньяның иң зур театр сәхнәләрендә биеде, дан, дәрәҗә дә яулады.

  2. Бервакыт Париж тамашачылары, аягүрә басып, Рудольф Нуриевны ярты сәгать алкышлап торалар. Бу вакыйга гиннесның рекордлар китабына кертелә.

3. Бөтен дөньяга танылу аңа җиңел генә бирелми. Рудольфның балачагы фәкирлектә үтә. 17 яшендә ул Ленинградның (хәзерге Петербург) хореография училищесына укырга керә. Үзенең феноменаль сәләте аркасында һәм талантлы педагог Александр :Пушкин ярдәмендә, 8 еллыккурсны 3 елда бетерә. 1958 елда Нурие» Мәскзүдә Бөтенсоюз биючеләр конкурсында катнаша һәм күпләрне гаҗәпләндерә. 19б1нче елда Киров исемендәге балет театры белән ул Парижга килә. «Йокыга талган гүзәл» спектаклендә Принц ролен триумф белән башкара һәм Парижда кала.Рудольф Нуриеф 20 елдан артык әнисе, апалары белән күрешә алмый. Хатлар яза - җавап килми. Бары тик 25 елдан соң гына Нуриев, азга гына булса да, илгә кайту бәхетенә ирешә.

4. Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабыңда: «... Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман гаиләсеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным-тәнем белән тоям», - дип яза.

6. Укыгыз. Түбәндәге фразеологик әйтелмәләрне төркемләп чыгыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз һәм аларга синонимнар табып, дәфтәрләрегезгә язып алыгыз.

Үрнәк. 1. Ике кисәге дә исемнән торган әйтелмәләр: уч ялкыны...;

2. Беренчесе сыйфат, икенчесе исем булган фразеологик әйтелмәләр: керсез ант...;

3. Соңгы компоненты фигыль булган тезмәләр: күңел канатлану...

Үч ялкыны, иркә гөл, керсез ант, канлы яшь, күңел даруы, үлем шәүләсе, күңел гөле, хаклык байрагы, сөю ялкыны, нәфрәт уты, дуслык анты, изге ант, җанлы әкият, сөяксез тел, изге туганлык, алтын яз, канлы үч, керсез йөрәк, күңел канатлану, мәңге үлмәс яшәү, җанны бәләкләү, илне саклау анты, юлдан тайпылу, ата туфрагы, борчак пешмәү, йөрәк җылысы, керсез намус, кара пәрдә, көрәш теләге, күңел сере, үч кылычы, ил дошманы, ил теле, тойгы чәчәк ату, базары төшү, дан тоту, чырай китү, кот чыгу, коелып төшү, йөрәк ярылу, куян йөрәк, тимер йөрәк, батыр каны, акыл керү, буй бөгү, көч түгү, җан талашу, җил куу, эшкә чуму, терсәк тешләү, ант эчү, тукран тәүбәсе, җан тартмау, җилгә китү.

7. Укыгыз. Үзегез укыган әсәрләрдән фразеологик әйтелмәләр кергән җөмләләр язып алыгыз, аларнын нинди мәгънә белдерүләрен аңлатыгыз.

8. Укыгыз. Бирелгән җөмләләрдә фразеологик чараларны табыгыз, әларның сөйләмдә тоткан ролен аңлатыгыз.

1. Хәят портретны бик озаклап карады, иң вак нәрсәләрне дә күзеннән төшереп калдырмаска тырышты. (Ф. Ә.) 2. Кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйлар­ның да,; Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. (Г. К-л1) 3. Кичә ул урманнан бик куркып кайтты. Шуңа күрә бер әби аңа куркулык койды. (С. т.) 4. Минем эчемне баядан бирле мәчеләр тырный инде... Саксызлыгым аркасында минем бер тапкыр авызым пешкән иде инде. (А. Р.) 5. Бер генә тапкыр басмаска да антлар эчте. (Г. Ә.) 6. Сөн елгасы буенда гомер бакыеңа сөрелмәгән җирләр бар. («С. Т.») 7.—Ни генә әйтмә, без бит синең белән яшьлекне бер лаеш сулары эчеп уздырдык. (А. Р.) 8. Аның тамырын корыту өчен инде күп вакыт калмады. («А. х.») 9. Ул элек-электән көнчелек уты белән яши. (Р. г.) 10. Апа күңеле нечкәреп китүдән җылынып киткән күзләре белән аңа һәм балаларына карады. («А. х.») 11. Ул табын белән кухня арасын әллә ничә кат урап, үзе әйтмешли, киләп сарып йөрде. (Ш. Бикч.) 12. Ул уйный белсен һәм көлә белсен, Ил арбасына җигелә белсен. (Ә. Ер.) 13. Үзен белән илне бизәп яшә, Үзең белән җирне матурла. (Г. Аф.)

9. кыгыз. Фразеологик әйтелмәләрне табыгыз, алар- ның мәгънәләрен һәм кулланылышын аңлатыгыз.

1. Дусларның хәзергә кадәр кызып китә алмаган сөйләшүләренә дә җан керде. (Ф. Ә.) 2. Эчендәге «нәмәхрәм»гә дошманлык уты һаман да ялкынлана иде. (Г. Г-з) 3. Бер көн теге Кәримулла хаҗиның Әсмасы синең хакта ашта сөйләп утырды: бернәрсә сөйләшми, һаман сәгать, әллә инде үзенә сәгать пәрие кагылган, дип әйткәннәр, ди. (Г. Г-з) 4. Ышна таный белүчеләргә инде бу елмаюның ачулану җирлегендә туган булуы бик яхшы беленә инде. Аның күз карашының сөңгеләнеп торуы ук моны әйтеп тора иде. (Г. Т~й) 5. Зур эшләр торгызасы бар, монда да муеннан эш. (Г. Т-й) 6. Без­нең Әлмәндәрнең сыртларын җиргә салганы, йөзебезгә кызыллык китергәне юк. (А. Ш.) 7. Ишнияз, башта бабайның сүзләренә колак сәлмаса да, картка җиңел түгел икәнен аңлады. (Ф. С.) 8. Башында чуаланып киткән уй киләбен никадәр бергә җыеп рәтләргә тырышса да, инде алар Сәгатькә буйсынмыйлар иде. (Ф. С.) 9. «Атланыгыз атларыгызга, тагыгыз чукмарларыгызны,—дип, сөрән салыр идем мин,—бүре ауларга барабыз». (М. Ә.) 10. Артыннан тере саескан очыра ул. Ул үзе мәсьәләнең ничек булганын бик яхшы белә. (М. Ә.) 11.—Саматовка аю хезмәте күрсәткәнбез. (Г. Ә.) 12. Бабасы да, ул да уч тутырып салкын су эчәләр, тешләр Шәкертләр үзләренең мескеннәр түгеллекләрен күрсәтә-чәкләрдер. (Г. Т.) Дус-иш алдында туйны да кеше туе төсле итәсе киләдер. (Ф. К-и) Бу кушымча исемнәргә һәм башка сүз төркемнәренә дә ялгана. Мәсәлән: Бер тавыш бар ирсз, ул да кызларның киндер тукмаган тавышларыдыр . (3. һ.) Бер Зөләйха гына түгелдер, алар бик күптер. (Г. К-в) Хәзерге әдәби телдә киң кулланылмаса да, ул бөтенләй үк югалмаган. Бу кушымча, халык сөйләмендә, кайбер стильләрдә әле дә очрый: Андый эшне барча кеше күрәдер хуп. («С. Т.») Менә шулай бөтен эшләрен ярты юлда калдырып китеп барадыр кеше. (Ш. Г.)

-Мы/-ме кисәкчәләре, төрле сүз төркемнәреңә ялганып, сорау төшенчәсен белдерәләр: Килеп чыгарга Вакыт тапмыймы, Сәфәрдә булса, Тиздәнме кайтыр? (Г. X.)—Атаң биргән атмы әллә? Хөррият атын кызганган була?—дип куйды. (К. Т.) Сөйләү телендә кисәкчәләр төшеп калырга да мөмкин: Ул авыру?—Әйе, ләкин больницага мохтаҗ түгел. (Г. Ә.) Сез бит аны беләсез? (С. т.)

Контрольные вопросы:

Что такое фразеологический оборот?

Какова стилистическая функция в речи фразеологизмов?

Расскажите о выразительных возможностях лексики и фразеологии

Раскройте содержание понятия “культура речи”

Расскажите о предмете и задачах учения о культуре речи

Расскажите о татарском речевом этикете и его отличия от русского.