Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Практ.занятия.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
402 Кб
Скачать
☆

Тема 8. Особенности разговорного стиля. Чистота речи.

  1. Морфологические нормы: употребление форм глагола.

  2. Речевая избыточность и речевая недостаточность.

  3. Стилистическая оценка жаргона.

  4. Знаки препинания в сложносочиненном предложении.

Упражнения - Күнегүләр

1. Укыгыз. Әдәби кулланылышка кереп китмәгән гади сөйләм сүзләрен табыгыз, аларның мәгънәсен аңлатып бирегез.

1. Алагаемга сөйрәлеп барган арба алгы тәгәрмәче белән кинәт бер төп башына эләкте. (Ш. Ман-р) 2. Сары әрсез буксирлары һәм яр буенча тезелгән әкиятләрдәге әзмәверләрдәй җанлы порталь краннары озатып калды. (А. Р.) 3. Ул идәнгә төшеп киткән журналын кабаланып кулына алды һәм, кызарынганбүртенгән хәлдә, каударланып журнал битләрен актара башлады. (А. Р.) 4. Бу хәйләне фәлсәфүн Кәбир кирәген­нән артык яхшы белә иде. (Г. Ә.) 5. Ачык тәрәзәләрдән диңгездәй җәйрәп яткан Иделкәйнең сәрин сулышы килеп орынды... һава тын, ләкин сәрин, рәхәт иде. (А. Р.) 6. Барысы да ширлекле тавыш белән килешеп алдылар. (Ш. Ман-р) 7. — Күрмәгән кая, өлкәнейший,—диде миңа капитан. «Өлкәнейший» дип ул миңа кәефе килгән чакны гына әйтә торган иде. Кешеләр алдында: «Иптәш өлкән сержант»,—дип, миңа устав буенча эндәшә. (А. Ә.) 8, Чанага аркасын терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы көпәш итеп төргән, мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара. (Г. А.) 9. Тастымалдан каймаклы катыкны, Мәүдидә җиңгә пешереп биргән арыш кабартмасын алып бик әйбәтләп мүкелдәтергә тотындылар. (Г. А.) Ю. Шулай үз-үзен онытып, шаяруга каршы шаяртып, кыланчыкланып, кемгә булса да ирәя алырмын дип уйламаган иде. (М. Хәб.)

2. Укыгыз. Халык сөйләү телендә йөргән сүзләрнең кулланылышына игътибар итегез, аларның әдәби тел белән мөнәсәбәтен билгеләгез һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

1. Агачлар куелыгыннан чыгуга, биткә мең төрле чәчәкләр хуш исе белән төнәртелгән җылы һәм коры алан һавасы ки

леп бәрелде. (Г. Б.) 2. Алган җылы тәэсире дә күңелне сөендерүче нур булып келпеп калган. (Ф. X.) 3. Ул талант ияләренә һәм батырларга нәрсәләр зәмин һәм җим булган. (Г. Б.) 4. Агач кайрысы чак кына эресүеп, кайры астындагы бөҗәкләр ныграк хәрәкәткә килә башладылар. (Ф. X.)

Таҗи сөймәнне дә үзе белән алып, арырак китте. (М. Ә.) Ахырысы, егет чынлап та, берәр эш майтарырга җыена иде.(Ф. X.) 7. Үзе каударлануы өчен, картыннан гафу үтенгән кебек, берөзлексез тәкрарлый иде. (Ф. X.) 8. Тавыш Тәминдар байның калай түбәле, ике катлы йортларына, кибетләренә, Аксагыз тауларына һәм ерак урманнарга бәрелеп,шаңдау булып кире кайтты. (Г. А.) 9. Менә каян килеп чыкты бу эшләрнең очы!—диде ул, сер ачучыдай комарланып.(Г. М.) Ю. Ачык тәрәзәдән диңгездәй җәйрәп яткан Иделкәйнең сәрин сулышы килеп бәрелде. (А. Р.) 11. Егермешәр-утызар машина, бер борылышка бөялеп, алга да, артка да китә алмыйча азаплана торган булдылар. (Г. А.)12. Мансур, күзләрен мөлтәйтеп, аңа бераз карап торды да, артка чигеп, караватка утырды. (Г. Ә.) 13. Театрдан кайткач, кухняда мәйхана килеп ашлар җылытып йөрде. (А. Р.) 14. Алар бөтен цехны яңабаштан үзгәртеп кору белән әвәрә килеп йөриләр. (Г. Ә.) Сабир тегенең авызына бишне китереп чәпи. (Ф. X.) 15. Өстәлгә куйганның һәммәсен тәвәккәл генә сыпырып торам. (М. Ш.) 16. Пенсиягә чыксаң да харам булмас тагы,—дип, үзенекен сукалый башлады. (Г. Г-й)17. Баҗай, пункттан очкансың дип ишеттем. (Г. М.) 18. Иркен кырда алтын сыман Башаклар җемелдиләр: «Безнең янда зирекмәссең, Кил, басуга кил!»—диләр. (Ә. Ер.) 19. Таңга чаклы борсаланып ятты. Күңеле нидер сизенә, нидер көтә иде. (Г. А.) 20. «Менә ул нинди бит хезмәт кешесенең куллары»,—дип уйлады Кәфия, карчыкның сырланып, кантарланып беткән кулын карый-карый. (М. Хәб.) 21. Мин, үземнән шәүрәк малайларга ияреп, скрипкәче бабай җырын тыңларга киттем. («С. Т.»)

3. Укыгыз. Сөйләү стиленә хас сүзләрне аерып алыгыз, аларның кулланылу үзенчәлекләрең аңлатыгыз.

1. Агачлар астына сыгна балалар барчасы бергә. (Г. Т.) 2. Йөрәгеннән әллә нәрсә умырган кебек була. (Г. К-в) 3. Гаеп итмә, Биби әби, сине өшәндердем. (Ф. Х-и) 4. Тик торасың күз челәйтеп гыйш-гыйшрәтне карап. (Г. Т.) 5. Бер нәрсә булды исә, күзләре тәмам аташлана. (Г. К-л) 6. Мәлҗегәнмен, утырган җирдә шунда калгыганмын. (Г. Т.) 7. Кы­сылды тын: яңгыр көтә җирнең йөзе комарланып. (Д.)

4.Укыгыз. Язучыларның индивидуаль стилендә, аерым әсәрләрдә неологизмнарның һәм гади сөйләм сүзләренең тоткан ролен билгеләгез һәм аларга аңлатма бирегез. (Өзекләр Дәрдмәнд шигырьләреннән алынды.)

1. Гөл кипте, Сабагында кинә калды, Былбыл. Сиңа бер бөртек инә калды. («Җәй үтте») 2. Бер туган чит тибәдер, Дәүләт тигез булмаса. Ана сөтен айры имә, Бала игез бул-маса. («Бертуганың...») 3. Куанып йөгерә киек иркен чүлдә, Каңгылдап аккош йөзә аукан күлдә... («Яз») 4. Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер бер үк, уканлаган аксак ишәк тул-пар түгел. («Кемнәр әйтмәс...») 5. Биренмә ул кадәр зарга, сиңа көндәш түгел карга, Вәли бик калкынып очма—сакын тап булма шоңкарга. («Шагыйрьгә») 6. Канча тартсаң, и мөхәррир, сүзне чит тел сибенә, Тел ясалмас, гәр туган сүз ятмаса үз ибенә. («И мөхәррир») 7. Бер кызардым, бер бүзердем... Ни таныйм?., тапалмадым. («Бүзләрем мана алмадым») 8. Сабыйлар бер куреп кырда монарны, Диештеләр—күрәмсез анда карны? («Сабыйлар») 9. Агарды чәч, Куарды баш, Сары юллар сызылды. («Өмитләр») 10. Агач, таш эчләре шаңрап, Киләдер бер нида яңрап, («Исәрме җил...»)

  1. Объедините 2 предложения

  1. Табигать ямьләнде. Яз җитте.

  2. Әни эштән кайтты. Без озак сөйләшеп утырдык.

  3. Поезд килде. Алар утырып киттеләр.

  4. Дусларыбыз фестивальгә китте. Без аларны озатып калдык.

  5. Татар теле авыр. Без аны яратып өйрәнәбез.

  6. Быел җәй матур була. Без авылга әбиләргә кайтырбыз.

  7. Мәскәүнең бөтен истәлекле урыннары белән танышмадык. Без анда өч көн генә булдык.

6. Вставьте пропущенные буквы и знаки препинания

СОФИЯ ГОБӘИДУЛЛИНА

Мәскәү... яшәүче мәшһүр композитор София Гобәйдуллина Казанда ту... Ул халык көйләр... Салих Сәйдәшев Фәрит Яруллин Мансур Мозаффаров моңнарын тыңлап үскән. Музыка мәктәбе. Консерватория. Аннары. Мәскәү. Анда ул укуы... дәвам итү өчен кит... Консерватория... композиторлык факультетын тәмамлый. Аннан соң аспирантурада белем ал...

София ханым музыка өлк.хендә үз юлын сала. Музыка даһи... Бах Бетховен Моцарт Веберн әйтмәгәннәрне мин әйтергә тиеш дип сан... София Гобәйдуллина һәм Альфред Шнитке әсәрләрен музыка белгеч... яңа юнәлеш дип бәялиләр.

Тамашачылар аны кино композиторы буларак та белә. Маугли Балаган Вертикаль Кафедра Чучело фильмнары... музыканы ул язган.

Мәскәүдә яшәсә дә ул татар мәдәния... белән һәрвакыт таныш. Татар композиторларының уңышлары... сөенә.

Ана дөнья... күп илләрендә булырга туры килә. Канада... һәм Америка... Швейцария... һәм Финляндия... Италия... һәм Германия... композиторны көтеп алалар. Анда София Гөбәйдуллинага багышлан... фестивальләр үткәрелә.

Аның музыкасында кешелек... мәңгелек темалары мәхәббәт сагыш ялгызлык өмет...

.7. Переведите письменно 1,4,5 абзацы текста.

8.Составьте и напишите диалог на тему «Татарская музыка».

Контрольные вопросы:

  1. Расскажите о современных нормах употребления глагола.

  2. Что такое речевая избыточность? Приведите свои примеры.

  3. Что такое речевая недостаточность? Приведите свои примеры.

  4. Сформулируйте свое отношение к употреблению жаргонной лексики. Существуют ли какие-нибудь стилистические ограничения в ее употреблении?

  5. Расскажите об основных правилах расстановки знаков препинания в сложносочиненном предложении.